ИКЕНЧЕ КИСӘК
Кем чын Алла?
Бер генә чын Алла бар һәм аның исеме Йәһвә (Псалом 83:18). Ул тын, без аны күрә алмыйбыз. Ул безне ярата һәм безгә дә аны һәм башкаларны яратырга куша (Матфея 22:35—40). Ул — Югарыдагы Алла, бар булганның Барлыкка Китерүчесе.
Беренче итеп Алла бер көчле тынны булдырган. Соңрак шул зат Иисус Христос дип аталган. Йәһвә шулай ук фәрештәләрне барлыкка китергән.
Йәһвә күктәге... ...һәм җирдәге бар нәрсәне барлыкка китергән (Откровение 4:11)
Йәһвә Алла йолдызларны, Җирне һәм андагы бар нәрсәне булдырган (Бытие 1:1).
Ул җир туфрагыннан беренче кеше Адамны ясаган (Бытие 2:7).