БИШЕНЧЕ КИСӘК
Су басу. Кем тыңлаучан булган, ә кем тыңлаучан булмаган?
Ной көннәрендә күпчелек кеше явызлык эшләгән (Бытие 6:5)
Адам белән Еваның балалары туган, һәм җирдә кеше саны үрчегән. Вакыт узу белән кайбер фәрештәләр Шайтан ягына баскан.
Алар җиргә төшкәннәр һәм хатын-кызларга өйләнер өчен үзләренә кеше тәннәре алганнар. Шул хатын-кызлардан әзмәверләр — көчле һәм мәрхәмәтсез кешеләр туа башлаган.
Дөнья явыз кешеләр белән тулган. Библиядә шул заман турында: «Кешеләр җирдә явызлыкка баткан һәм күңелләрендәге барлык уй-фикерләре һәрвакыт начарлыкка гына юнәлгән»,— дип әйтелә.
Ной Алланы тыңлап көймә төзегән (Бытие 6:13, 14, 18, 19, 22)
Ной яхшы кеше булган. Йәһвә аңа үз ниятен — җир йөзен су белән каплап явыз кешеләрне юк итәргә ниятен җиткергән.
Алла аңа шулай ук гаять зур көймә төзеп, анда үзенә һәм семьясына керергә кушкан.
Ной кешеләрне булачак Су басу турында кисәткән, ләкин алар моңа колак салмаган. Кайберәүләр Нойдан көлгән, башкалары аны нәфрәт иткәннәр.
Ной көймәне төзеп бетергәч, анда җәнлекләрне керткән.