Семья тормышын нәрсә бәхетле итә?
Сезнеңчә...
сөю,
акча,
башка берәр нәрсәме?
ЕВАНГЕЛИЕДӘ БОЛАЙ ДИП ӘЙТЕЛӘ:
«Ходай сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» (Луки 11:28, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»)
БУ СҮЗЛӘРНЕ ҮТӘСӘГЕЗ...
семьягызда чын сөю булыр (Эфесянам 5:28, 29).
эчкерсез хөрмәт хөкем сөрер (Эфесянам 5:33).
һәркем үзен тыныч хис итәр (Марка 10:6—9).
БИБЛИЯГӘ ЫШАНЫП БУЛАМЫ?
Әйе. Аста моңа ике сәбәп китерелә.
Семьяга нигезне Алла салган. Библиядә «һәр семьяга исемне» Йәһвә Алла биргән дип әйтелә (Эфесянам 3:14, 15). Бу шуны аңлата: семья төзелешен Йәһвә гамәлгә керткән. Ни өчен моны белү мөһим?
Әйтик, сезнең тәмле бер ризык ашаганнан соң, аны ничек пешергәннәрен беләсегез килә, ди. Моның турында кемнән сорарсыз? Әлбәттә, ул ризыкны әзерләгән кешедән.
Ә семья тормышын ничек бәхетле итәргә икәнен белер өчен семья төзелешенә Нигез Салучы Йәһвәдән сорарга кирәк (Бытие 2:18—24).
Алла сезнең хакта кайгырта. Библиядә Йәһвә Алла «безнең хакта кайгырта» дип әйтелә, шуңа күрә аның киңәшләрен тотып яшәүче семьялар акыл белән эш итә (1 Петра 5:6, 7). Йәһвә безгә чын күңелдән иң яхшысын гына тели, аның киңәшләре һәр чакта файда китерә! (Притчи 3:5, 6; Исаия 48:17, 18)
НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ:
Яхшы ир, яхшы хатын я яхшы әти-әни булыр өчен нәрсә эшләргә?
Библиядә бу сорауга җавап бар. ЭФЕСЯНАМ 5:1, 2 һәм КОЛОССЯНАМ 3:18—21 не карагыз.