Ачылыш
8 Шунда Бәрән җиденче мөһерне кубарды, һәм күктә якынча ярты сәгатькә тынлык урнашты. 2 Мин Аллаһы алдында басып торган җиде фәрештәне күрдем, аларга җиде быргы бирелде.
3 Һәм төтәсләү өчен алтын савыт тоткан бүтән бер фәрештә килеп корбан китерү урыны каршына басты. Аңа тәхет алдындагы алтыннан ясалган корбан китерү урынында төтәсләр өчен күп итеп фимиам бирелде, шул вакыт барлык изгеләрнең догалары ишетелеп тора иде. 4 Шул фәрештә кулыннан Аллаһы каршына фимиам төтене һәм изгеләрнең догалары күтәрелде. 5 Шуннан соң фәрештә төтәсләү савытын алды да, аны корбан китерү урынындагы ут белән тутырып, утны җиргә ыргытты. Күк күкрәде, авазлар ишетелде, яшен яшьнәде, җир тетрәде. 6 Шунда һәрберсендә быргы булган җиде фәрештә быргы кычкыртырга әзерләнде.
7 Беренчесе быргысын кычкыртты: боз белән ут барлыкка килде, алар кан белән катнаштырылган иде. Моның барысы җиргә ыргытылды. Шунда җирнең өчтән бер өлеше янып бетте, агачларның өчтән бер өлеше янып бетте, һәм бөтен яшел үсемлек янып бетте.
8 Икенче фәрештә быргысын кычкыртты. Шунда ялкынланып торган зур тауга охшаш нәрсә диңгезгә ыргытылды, һәм диңгезнең өчтән бер өлеше канга әйләнде, 9 диңгездәге җан ияләренең өчтән бер өлеше һәлак булды, ә корабларның өчтән бер өлеше җимерелде.
10 Өченче фәрештә быргысын кычкыртты. Шунда күктән яктырткыч кебек янып торган зур йолдыз елгаларның өчтән бер өлешенә һәм чишмәләргә төште. 11 Шул йолдызның исеме — Әрем. Шунда суларның өчтән бер өлеше әрем сыман әче булды, һәм кешеләрнең күбесе шул судан үлде, чөнки бу су әче иде.
12 Дүртенче фәрештә быргысын кычкыртты. Шунда кояшның өчтән бер өлешенә, айның өчтән бер өлешенә, йолдызларның өчтән бер өлешенә зарар килде. Бу аларның өчтән бер өлеше караңгылансын өчен һәм көн белән төн яктылыкның өчтән бер өлешен югалтсын өчен башкарылды.
13 Шунда мин күктә, югарыда очып барган бөркетне күрдем һәм аның көчле тавыш белән: «Җирдә яшәүчеләргә калган өч фәрештәнең быргы тавышыннан кайгы, кайгы, кайгы! Алар инде быргыларын кычкыртырга әзер»,— дигәнен ишеттем.