Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Көринтлеләргә 11
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

2 Көринтлеләргә 11:3

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Аллаһы мәхәббәте», 192 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.2.2003, 8 б.

2 Көринтлеләргә 11:7

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 148—150 б.

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    4/2019, 4 б.

2 Көринтлеләргә 11:9

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 151 б.

2 Көринтлеләргә 11:14

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Рухи сорауларга җавап», 171 мәкалә

    «Күзәтү манарасы»,

    1.5.2004, 4, 5 б.

    1.5.2002, 26 б.

2 Көринтлеләргә 11:23

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    10/2021, 26 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
  • 31
  • 32
  • 33
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
2 Көринтлеләргә 11:1–33

2 Көринтлеләргә

11 Бераз акылсызланып алуыма түземлерәк булыгыз инде. Дөресен генә әйткәндә, сез болай да миңа түземлелек күрсәтәсез! 2 Мин сезнең турында, Аллаһы кайгырткан кебек, бик кайгыртам, чөнки мин үзем сезне бер иргә — Мәсихкә ярәштем һәм сезне аның алдына саф гыйффәтле кыз итеп китерәсем килә. 3 Әмма шуннан куркам: елан Хауваны үз хәйләсе белән юлдан яздырган кебек, берәрсе сезнең дә акылларыгызны Мәсих лаек булган эчкерсезлектән һәм сафлыктан читкә алып китеп бозмасын тагын. 4 Берәрсе килеп, без вәгазьләгән Гайсәне түгел, ә башкасын вәгазьләсә, я сез кабул иткән рухны түгел, ә башкасын бирсә, я үзегез кабул иткән яхшы хәбәрне түгел, ә башкасын җиткерсә, сез андый кешене түзеп торасыз бит. 5 Әмма үземне «атаклы» рәсүлләрегездән бер ягым белән дә ким түгел дип саныйм. 6 Сөйләргә оста булмасам да, белемем бар, һәм без моны сезгә төрлечә һәрьяктан ачык күрсәттек.

7 Сезгә Аллаһының яхшы хәбәрен шатлык белән бушлай игълан итеп һәм сез югары күтәрелсен өчен, үземне басынкыландырып, гөнаһ кылдыммы әллә? 8 Сезгә хезмәт итәр өчен, башка җыелышларның ярдәмен кабул итеп, аларны талап яшәдем дип әйтеп була. 9 Шулай да сездә, мохтаҗлык кичергәндә, һичкемгә йөк булмадым, чөнки Македониядән килгән кардәшләр миңа кирәклесен, хәтта артыгы белән дә бирделәр. Әйе, мин сезгә һичнәрсәдә дә йөк булмаска тырыштым һәм шулай дәвам итәчәкмен дә. 10 Мәсих шәкерте булганга, мин хакыйкатьне сөйлим һәм Ахая якларында миңа һичнәрсә моның белән мактанырга комачаулый алмаячак. 11 Ни өчен мин алай эшләдем соң? Сезне яратмагангамы? Аллаһы белә: яратам мин сезне.

12 Кайберәүләр мактанып үзләрен рәсүлләр дип атыйлар һәм шулай итеп үзләрен безгә тиңлиләр. Аларга мактанырга мөмкинлек бирмәс өчен, мин моңарчы ничек эшләгән булсам, моннан ары да шулай эшләячәкмен. 13 Алар — ялган рәсүлләр, башкаларны алдап йөрүчеләр, алар Мәсихнең рәсүлләре булып кылана гына. 14 Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Шайтан үзе яктылык фәрештәсе булып кылана 15 һәм шуңа күрә аның хезмәтчеләренең дә тәкъвалык хезмәтчеләре булып кылануларына шаккатасы юк. Әмма ахырлары эшләренә күрә булачак.

16 Кабат әйтәм: һичкем дә мине акылсыз дип санамасын. Ә инде андый дип саныйсыз икән, ул чакта мине акылсызны кабул иткәндәй кабул итегез, шунда мин дә алар кебек аз гына мактанып алырмын. 17 Бу сүзләрне Хуҗабызның үрнәге буенча түгел, ә акылсыз кешеләр сыман, үзләренә чиктән тыш ышанган мактанчыклар кебек әйтәм. 18 Күпләр бу дөнья әйберләре белән мактанып яши бит, шуңа күрә мин дә мактанам. 19 Шулкадәр «акыллы» икәнсез, ни өчен соң акылсызларны түзеп торырга ризалашасыз? 20 Сез бит үзегезне коллыкка төшерүчене, милкегезне талаучыны, сезнекен үзенеке итүчене, үзен сездән өстен куючыны, йөзегезгә сугучыны түзеп торасыз.

21 Оят булса да әйтим: кайберәүләр безне үз хакимлекләрен куллана алмый торган, җебегән кешеләр итеп күрәләр.

Ә инде берәрсе кыю эш итә икән, ул чакта акылсыз кеше сыман әйтәм: мин дә шундый ук кыюлык белән эш итәм. 22 Алар еврейләрме? Мин дә. Исраиллеләрме? Мин дә. Ибраһимның нәселеме? Мин дә. 23 Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Акылсыз сыман әйтәм: мин күпкә күренеклерәк, чөнки күбрәк эшләдем, күбрәк төрмәләрдә утырдым, күп тапкырлар кыйналдым һәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым. 24 Яһүдләрдән миңа биш тапкыр эләкте: һәрберсендә утыз тугызар мәртәбә суктылар. 25 Өч тапкыр мине чыбыкладылар, бер тапкыр ташлар атып кыйнадылар, мин өч мәртәбә кораб һәлакәтенә дучар булдым, бер төн һәм бер көнне ачык диңгездә үткәрдем. 26 Күп сәяхәт иттем, елгаларда, юлбасарлардан, үз халкымнан, башка халыклардан, шәһәрләрдә, чүлләрдә, диңгезләрдә, ялган кардәшләрдән хәвеф-хәтәр янады, 27 тырышып һәм хәлдән тайганчы эшләдем, төннәремне еш кына йокысыз үткәрдем, ачлык һәм сусау кичердем, күп тапкыр ашарга ризыгым булмады, суыкка түздем һәм кияргә киемем булмады.

28 Боларның барысыннан тыш, мин һәр көн барлык җыелышлар хакында борчылып яшим. 29 Берәрсе хәлсезләнсә, мин дә газап чикмимме? Берәүне иманнан ваз кичәргә этәрсәләр, ачуым чыкмыймы?

30 Инде мактанырга икән, ул чакта хәлсез кеше икәнемне күрсәтүче нәрсәләр белән мактаначакмын. 31 Хуҗабыз Гайсәнең Аллаһысы һәм Атасы мәңге данлансын, ул минем ялганламаганымны белә. 32 Әритә́с патша куйган идарәче Дәмәшекътә мине тотар өчен шәһәрне сак астына куйды, 33 әмма мине үрелгән кәрзингә утыртып, стена буйлап тәрәзәдән төшерделәр, һәм мин аның кулына эләкмәдем.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу