2 Көринтлеләргә
10 Мин, Паул, юаш һәм игелекле Мәсихнең үрнәген тотып, үзем сезгә ялварам. Мин сезнең белән булганда, сез мине тыйнак, ә булмаганда кыю дип саныйсыз. 2 Яныгызга килгәч, безне тән теләкләренә ияреп эш итүчеләр дип санаган кайберәүләргә каршы каты чаралар кулланырга уйлыйм, шулай да сезгә каршы аларны кулланырга туры килмәс дип өметләнәм. 3 Чөнки без тәндә яшәсәк тә, бу дөнья кешеләре кебек сугышмыйбыз. 4 Сугышта кулланган коралыбыз — бу дөнья коралы түгел, ә ныгытмаларны җимерер өчен, Аллаһы биргән куәтле корал. 5 Без хаталы фикер йөртүләрне, Аллаһы турындагы белемгә каршы торган һәркайсы киртәне җимерәбез, һәр фикерне, Мәсихкә тыңлаучан итәр өчен, әсир итәбез 6 һәм, сез һәрьяктан тыңлаучан булып киткәч, һәркайсы тыңламаучанлыкны җәзага тартырга әзер торабыз.
7 Сез килеш-килбәткә карап хөкем йөртәсез. Берәрсе үзен Мәсихнеке дип бер дә шикләнмичә саный икән, шуның турында уйлансын: ул Мәсихнеке булган кебек, без дә Мәсихнеке. 8 Һәм Хуҗабыз сезне җимерер өчен түгел, ә ныгытыр өчен безгә биргән вәкаләт белән аз гына артыграк мактанып алсам да, оятка калмаячакмын. 9 Үз хатлары белән безне куркытырга тырыша, дип уйлый күрмәгез. 10 Чөнки кайберәүләр: «Аның хатлары төпле итеп язылган һәм көчкә ия, ә үзе, килгәндә, булдыксыз, юньләп сөйли дә алмый»,— диләр. 11 Андый кеше шуны белсен: сездән читтә булып хатларыбызда ничек язган булсак, сезнең арада шулай эш итәчәкбез дә. 12 Без үзебезне масаеп йөрүчеләргә тиңләргә яки үзебезне алар белән чагыштырырга батырчылык итмибез. Алар исә, үзләрен үз үлчәмнәре белән үлчәп һәм үзләрен үзләре белән чагыштырып, аңлау сәләтләренең юклыгын күрсәтәләр.
13 Ә без үзебезгә билгеләнгән чикләрдән читкә чыкмыйча, Аллаһы үзебезгә билгеләгән территория чикләрендә калып мактаначакбыз. Сез дә аның бер өлеше бит. 14 Һәм без сезгә килеп, үзебезгә билгеләнгән чикләрдән чыкмыйбыз, чөнки без сезгә Мәсих турындагы яхшы хәбәрне игълан итүче беренче кешеләр булдык. 15 Без башкаларның хезмәте белән түгел, ә үзебез башкарган хезмәт белән мактанабыз һәм шуңа өметләнәбез: иманыгыз артыр, һәм сез башкарган хезмәтебезне бик кадерләрсез. Шунда без тагы да күбрәкне башкарып, 16 сездән читтәге илләрдә дә яхшы хәбәрне игълан итә алырбыз һәм барысы да инде әзер булган кеше территориясе белән мактанмабыз. 17 «Мактанучы — Йәһвә белән мактансын». 18 Чөнки үз-үзен мактаучы түгел, ә Йәһвә мактаган кеше хуплана.