2 Тисалуникәлеләргә
3 Ниһаять, кардәшләр, безнең турында өзлексез дога кылыгыз. Моны Йәһвә сүзе тиз таралсын өчен, сездә данланган кебек данлансын өчен, 2 шулай ук без куркыныч һәм явыз кешеләрдән азат ителсен өчен эшләгез, чөнки кайбер кешеләр иман итми бит. 3 Ләкин Хуҗабыз тугры, һәм ул сезне ныгытачак һәм Явыздан саклаячак. 4 Без, Хуҗабызның шәкертләре буларак, шуңа ышанабыз: сез кушканнарыбызны үтисез һәм алга таба да үтәп барачаксыз. 5 Сез Аллаһыны яратсын өчен һәм Мәсих хакына чыдам булсын өчен, Хуҗабыз киләчәктә дә сезнең йөрәкләрегез белән җитәкчелек итсен.
6 Кардәшләр, сезгә Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеменнән шуны кушабыз: тәртип бозучы һәм без әйткәнне үтәмәүче һәркайсы кардәштән читләшегез. 7 Сез үзегез дә бездән ничек үрнәк алырга кирәк икәнен беләсез, чөнки без сездә үзебезне тәртипле тоттык, 8 беркемнең дә икмәген бушлай ашамадык. Киресенчә, берегездән дә үз хакыбызга чыгымнар таләп итмәс өчен, көне-төне талчыкканчы тырышып эшләдек. 9 Сорарга хакыбыз булмаганга түгел, ә сез без эш иткәнчә эш итсен, үрнәк булсын дип моны эшләдек. 10 Әле яныгызда булганда, без сезгә: «Эшләргә теләмәүче ашамасын да»,— дигән сүзләрне боерык итеп әйтә идек. 11 Ә безгә кайберләрегез тәртипне боза, һич тә эшләми һәм кеше эшенә тыкшынып кына йөри дигән хәбәрләр ирешә. 12 Андый кешеләргә Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеменнән үзләре эшләп алганны ашасыннар һәм тыныч кына эшләсеннәр дигән әмер бирәбез, аларны шулай эшләргә үгетлибез.
13 Ә сез, кардәшләр, яхшылык кылуыгызны дәвам итегез, бирешмәгез. 14 Ә инде берәрсе бу хатта әйтелгәнгә буйсынмаса, аңа оят булсын өчен, аның белән аралашмагыз һәм кисәтү астында тотыгыз. 15 Ләкин аны дошман дип санамагыз, ә кардәшне үгетләгәндәй үгетләгез.
16 Тынычлык чыганагы — Хуҗабыз үзе сезгә һәрвакыт һәм һәр эштә тынычлык биреп торсын. Хуҗабыз барыгыз белән дә булсын.
17 Бу сәламләү сүзләрен мин, Паул, үз кулым белән язам, һәм бу һәр хатның миннән булуын күрсәтә. Мин шулай язам.
18 Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең юмарт игелеге сезнең барыгызга күрсәтелсен.