Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Көләсәйлеләргә 2
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Көләсәйлеләргә 2:1

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.7.2009, 3, 4 б.

Көләсәйлеләргә 2:2

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.7.2009, 3, 4 б.

Көләсәйлеләргә 2:3

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.7.2009, 3—7 б.

Көләсәйлеләргә 2:8

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    6/2019, 2—7 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.8.2008, 28 б.

    1.10.2001, 19 б.

Көләсәйлеләргә 2:9

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.7.2009, 4, 5 б.

Көләсәйлеләргә 2:17

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    10/2023, 25 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.10.2002, 13 б.

Көләсәйлеләргә 2:18

Искәрмәләр

  • *

    Яки «үз күргәннәренә керә». Мәҗүсиләрнең багышлану йоласыннан алынган төшенчә.

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    11/2017, 25—29 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.8.2008, 28 б.

Көләсәйлеләргә 2:23

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Рухи сорауларга җавап», 182 мәкалә

    «Күзәтү манарасы»,

    15.8.2008, 28 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Көләсәйлеләргә 2:1–23

Көләсәйлеләргә

2 Шуны белегез: мин сезнең хакка, Лаудикиядәгеләр хакына һәм мине күргәннәре булмаган барлык кешеләр хакына бөек көрәш алып барам. 2 Мин моны аларның күңелләрен юатыр өчен, алар мәхәббәттә берләшкән булсыннар өчен һәм шулай итеп бөек байлыкка ия булсыннар өчен эшлим. Ә ул байлык алар үзләре тулысынча ышанган хакыйкатьне аңлаудан килә. Шулчак алар Аллаһының изге серен — Мәсихне төгәл беләчәкләр. 3 Аңарда зирәклекнең һәм белемнең бөтен хәзинәләре яшеренгән. 4 Мин моны, сезне беркем дә ышандырырлык сүзләр китереп алдамасын өчен әйтәм. 5 Әйе, мин үзем сезнең янда түгел, әмма рухым белән сезнең яныгызда һәм сездәге яхшы тәртипне, Мәсихкә иманыгызның ныклыгын күреп куанам.

6 Шуңа күрә Хуҗабыз Мәсих Гайсәне ничек кабул иткән булсагыз, алга таба да аның белән бердәмлектә шулай йөрегез, 7 үзегезне ничек өйрәткән булсалар, шулай аңарда тамырланыгыз, төпләнегез, иманда тотрыклы булыгыз, һәм Аллаһыга рәхмәтләр укыганда иманыгыз арта барсын.

8 Сак булыгыз, Мәсих тәгълиматына түгел, ә кеше йолаларына һәм дөньяның төп карашларына нигезләнгән фәлсәфә, буш алдау аша сезне беркем дә үз әсире итмәсен. 9 Чөнки Аллаһының асылы Мәсихтә бөтен тулылыгы белән гәүдәләнеп яши. 10 Сез дә аның — һәркайсы хөкүмәт белән хакимлекнең башы ярдәмендә, тулылыкка ия. 11 Сезнең аның белән мөнәсәбәтләрегез булганга, сезне дә сөннәткә утырттылар, әмма бу сөннәт — кул белән башкарылган сөннәт түгел, ә тәнне гөнаһлы юлларыннан арындыру. Мәсих хезмәтчеләре шулай сөннәтләнә дә. 12 Сез ул үткән суга чумдырылуны үттегез, һәм шулай итеп Аллаһы сезне аның белән бергә җирләде. Һәм аны үледән терелткән Аллаһы аның ярдәмендә сезне аның белән бергә терелтте, чөнки сез Аллаһының кодрәтле эшләренә иман итәсез.

13 Сез ялгышлыкларыгыз аркасында үле һәм сөннәтсез идегез, әмма Аллаһы сезне аның белән бергә терелтте. Ул бар ялгышлыкларыбызны ихлас күңелдән кичерде, 14 һәм безгә каршы шаһитлек биргән кануннар кулъязмасын тулысынча гамәлдән чыгарды. Ул аны җәфалану баганасына кадаклап юк итте. 15 Ул хөкүмәтләр белән хакимлекләрне ялангач калдырды һәм һәркем күрсен өчен, аларны шул багана ярдәмендә җиңгәнен күрсәтеп, тоткыннарны үткәргәндәй тантана белән үткәрде.

16 Шуңа күрә ашаган ризыгыгыз һәм эчкән эчемлегегез яки нинди дә булса бәйрәм, я Яңа ай, я Шимбә көнен үткәрү турында сүз барамы, сезне һичкем дә хөкем итмәсен. 17 Болар — киләчәкнең күләгәсе, ә чынбарлык — Мәсихтә. 18 Ясалма тыйнаклыктан һәм фәрештәләргә табынудан ләззәт табучы һичкем сезне үзегезгә биреләчәк бүләктән мәхрүм итмәсен. Андый кешеләр үзләренең күргәннәрендә үҗәтләнеп торалар*, камил булмаган кешеләргә хас уйлары белән бер сәбәпсез масаеп йөриләр 19 һәм безнең чын Башыбызга иярмиләр, ә нәкъ аның ярдәмендә бөтен тән буыннар һәм сеңерләр белән үзара беркетелеп ныгытылган һәм Аллаһы ярдәме белән үсә бара.

20 Әгәр сез, бу дөнья карашларын кире кагып, Мәсих белән бергә үлгәнсез икән, ни өчен соң сез әле дә бу дөньяның өлеше булгандай: 21 «Кагылма, татыма, тимә»,— дигән кагыйдәләргә буйсынып яшисез? 22 Бу кагыйдәләр ашап-эчү аша юк ителә торган нәрсәләр турында һәм кеше уйлап чыгарган әмерләр һәм тәгълиматлар бит. 23 Алар кешеләрнең үзләренчә табынуына, ясалма тыйнаклыкка, тәнне кырыс тотуга китерә, һәм бу тышкы яктан гына зирәклек булып күренә, әмма тән нәфесләре белән көрәшүдә аларның бернинди файдасы юк.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу