Рәсүлләр
25 Фисте́, провинциягә килеп идарә итә башлаганнан соң өч көн үткәч, Кайсариядән Иерусалимга китте. 2 Баш руханилар һәм яһүдләрнең башлыклары, аның янына килеп, Паулга каршы шикаятьләрен һәм үз үтенечләрен җиткерделәр. 3 Алар үзләренә илтифат күрсәтүне сорадылар һәм Паулны Иерусалимга китерергә кушуын үтенделәр. Ә үзләре аны юлда сагалап үтерергә сүз куештылар. 4 Әмма Фисте Паулны Кайсариядә калдырырга кирәклеген һәм тиздән үзенең дә шул шәһәргә китәргә җыенганын әйтте. 5 «Шулай итеп,— диде ул,— җитәкчеләрегез минем белән барсыннар да, шул кеше берәр начарлык кылган булса, аны гаепләсеннәр».
6 Фисте аларда иң күбе сигез-ун көн торганнан соң, Кайсариягә китте. Ә икенче көнне ул хөкем итү урынына утырып, Паулны китерергә кушты. 7 Паул кергәч, Иерусалимнан килгән яһүдләр аны урап алдылар һәм күп кенә җитди нәрсәләрдә гаепләделәр, ләкин әйткәннәрен исбат итә алмадылар.
8 Паул үзен яклап: «Мин яһүдләр Канунына да, гыйбадәтханәгә дә, кайсарга каршы да һичнинди гөнаһ кылмадым»,— диде. 9 Фисте, яһүдләрнең күңелен табарга теләп, Паулдан: «Сине гаепләп минем алда хөкем итсеннәр өчен, Иерусалимга барырга телисеңме?» — дип сорады. 10 Паул аңа болай диде: «Мин кайсарның хөкем итү урыны алдында, үзем хөкем ителергә тиешле урында басып торам. Мин яһүдләргә бернинди дә начарлык эшләмәдем. Сез моны үзегез дә бик яхшы беләсез. 11 Ә инде мин чыннан да җинаятьче икән һәм үлемгә хөкем ителерлек берәр нәрсә кылганмын икән, үлемнән баш тартмыйм. Ә инде аларның гаепләүләре буш икән, мине беркем дә, аларның күңелен табар өчен, аларга тапшыра алмый. Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!» 12 Шунда Фисте, киңәшчеләре белән сөйләшеп алды да: «Кайсар алдында хөкем ителәсең килсә, кайсар янына китәрсең»,— диде.
13 Берничә көннән соң, Фистене тәбрикләргә дип, Кайсариягә Бәрникә́ белән Әгри́п патша килде. 14 Алар анда берничә көнгә калдылар, һәм Фисте патшага Паулның эшен сөйләп бирде:
«Монда Феликә́с тоткынлыкта калдырган бер кеше бар. 15 Мин Иерусалимда булганда, яһүдләрнең баш руханилары һәм өлкәннәре, аны хөкем итүне таләп итеп, шикаять белән килгәннәр иде. 16 Ләкин мин аларга римлыларда, гаепләнүчегә үз гаепләүчеләре белән йөзгә-йөз очрашып, аларның гаепләүләренә каршы җавап кайтару мөмкинлеген бирмичә, берәр кемнең күңелен табар өчен генә, кешене җәзага тарту гадәте юк дидем. 17 Шуңа күрә алар монда килгәч, мин һич тә кичектермичә, икенче көнне үк, хөкем итү урынына утырып, шул кешене алып килергә куштым. 18 Гаепләүчеләр, торып басып, аны гаепләсәләр дә, мин көткән гаепләүләрнең берсен дә китермәделәр. 19 Алар үз илаһларына табынуга, шулай ук үлгән, әмма Паул тере дип санаган ниндидер Гайсәгә кагылышлы мәсьәләләрдә бер-берсе белән риза түгел иделәр. 20 Бу каршылыкны хәл итү юлын белмәгәнгә, мин Паулдан, аны гаепләп хөкем итсеннәр өчен Иерусалимга барырга телиме дип сорадым. 21 Әмма Паул, Галиҗәнап бу мәсьәләне хәл иткәнче, сак астында калырга теләде. Шуңа күрә мин аны, кайсар янына җибәргәнче, сак астында тотарга куштым».
22 Әгрип Фистегә: «Минем дә ул кешене тыңлыйсым килә»,— диде. «Иртәгә сез аны тыңларсыз»,— дип җавап бирде Фисте. 23 Икенче көнне Әгрип белән Бәрникә, гаскәр башлыклары һәм шәһәрнең иң күренекле кешеләре, бергәләп бик купшыланып залга керделәр. Шунда Фисте әмере буенча Паулны алып килделәр. 24 Фисте болай диде: «Әгрип патша һәм биредә утыручылар! Бу кеше аркасында Иерусалимда да, монда да күп кенә яһүдләр миңа мөрәҗәгать итте һәм аның яшәргә хакы юк дип кычкырды. 25 Ләкин аның үлемгә хөкем ителерлек бернәрсә дә эшләмәгәнлеген аңлагач, мин аны Галиҗәнап янына, ул үзе аның алдында хөкем ителергә теләгәнгә, җибәрергә булдым. 26 Ләкин аның хакында Әфәндемә нәрсә язарга да белмим. Шуңа күрә, бу эшне тикшергәннән соң, язарлык берәр нәрсә булсын дип, мин аны сезнең алдыгызга, бигрәк тә, Әгрип патша, сезнең каршыгызга китердем. 27 Чөнки тоткынны, аның нинди эштә гаепләнүен күрсәтмичә, Римга җибәрү, минемчә, акылсыз булыр иде».