Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Көринтлеләргә 7
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

2 Көринтлеләргә 7:1

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 40 дәрес

    «Уяныгыз!»,

    № 3 2019 4, 5 б.

    «Аллаһы мәхәббәте», 93—95 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.11.2006, 26 б.

    «Гаилә бәхете», 45—48 б.

    «Аллаһы яки кеше сүземе?», 166 б.

2 Көринтлеләргә 7:5

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.6.2014, 23 б.

2 Көринтлеләргә 7:6

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 166 б.

2 Көринтлеләргә 7:7

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 166 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
2 Көринтлеләргә 7:1–16

2 Көринтлеләргә

7 Шулай итеп, кадерле кардәшләр, шундый вәгъдәләргә ия булганбыз икән, әйдәгез, тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк һәм Аллаһыдан куркуыбызны күрсәтеп, изгелегебезне камилләштерик.

2 Йөрәкләрегездә безгә урын бирегез. Без һичкемгә явызлык эшләмәдек, һичкемне бозмадык, үзебезгә файда эзләп һичкемне алдамадык. 3 Моны сезне хөкем итеп әйтмим, чөнки, инде элек әйткәнемчә, үлсәк тә, яшәсәк тә, сез йөрәкләребездә калачаксыз. 4 Сезнең белән ап-ачык сөйләшә алам. Сезнең белән бик горурланам. Күңелем юаныч белән тулы, бар кайгы-хәсрәтләребездә чиктән тыш куанам.

5 Чыннан да, Македониягә килгәч, тынычлык тапмадык, киресенчә, безне һәр яктан кысрыклап тордылар: тышкы яктан — каршы килүләр, эчке яктан — куркулар. 6 Шулай да боекканнарны юатучы Аллаһы Титусны җибәреп безне юатты: 7 безне аның килүе генә түгел, ә сезнең турында белеп юаныч алуы да юатты. Чөнки ул мине сагынуыгыз, сезнең тирән кайгыруыгыз, минем хакка эчкерсез кайгыртуыгыз турында безгә хәбәр итте, һәм мин тагын да күбрәк сөендем.

8 Шуңа күрә үз хатым белән сезне боектырсам да, моңа үкенмим. Хәтта башта үкенгән булсам да (хатымның сезне вакытлыча гына булса да боектырганын күреп торам), 9 хәзер инде мин куанам, ләкин сез боекканга түгел, ә боегуыгыз тәүбәгә китергәнгә шатланам. Чөнки боегуыгыз Аллаһы хуп күргәнчә булды һәм сезгә булышты, шулай итеп әйткәннәребез сезгә бернинди зыян китермәде. 10 Чөнки Аллаһы хуп күргән боегу котылуга илтә торган тәүбәгә китерә, һәм моңа үкенәсе юк; ә бу дөньяга хас боегу үлемгә китерә. 11 Күрегез: Аллаһы хуп күргән боегуыгыз сездә нинди тырышлык тудырды, ничек сезне сафландырды, сездә бозык нәрсәләргә карата нинди ачу уятты, нинди курку, тәүбә итәргә нинди көчле теләк, нинди ашкыну тудырды, сезне ничек төзәтте! Сез шушы эштә саф булуыгызны һәрьяктан күрсәттегез. 12 Сезгә язсам да, моны явызлык кылган кеше хакына да, зыян күргән кеше хакына да түгел, ә сүзләребезне тыңлар өчен куйган эчкерсез тырышлыкларыгыз Аллаһы каршында ачык күренсен өчен яздым. 13 Шуңа күрә без юаныч алдык та.

Ә юангач, Титус шатлыгын күреп, тагын да күбрәк куандык, чөнки сез барыгыз да аның рухын яңарткансыз. 14 Мин сезнең хакта аның алдында мактанган булсам да, оятка калмадым, киресенчә, сезгә сөйләгән бар сүзләребез дөрес булган кебек, Титус алдында мактап әйткән сүзләребез дә дөрес. 15 Ул сезнең барыгызның тыңлаучан булуыгызны, үзен курку катыш тирән хөрмәт белән кабул итүегезне исенә төшерә, һәм андый вакытларда аның сезгә карата назлы хисләре тагы да көчәеп китә. 16 Куанам, чөнки сезнең кылган һәр гамәлегез миңа көч өстәп тора.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу