Эфеслеләргә
3 Шуңа күрә мин, Паул, сезгә, башка халык кешеләренә, ярдәм иткәнгә, Мәсих Гайсә хакына төрмәдә утырам. 2 Һичшиксез, сезгә шул билгеле: сезгә Аллаһының юмарт игелегеннән файда алырга булышыр өчен, миңа җаваплылык йөкләнде 3 һәм, инде кыскача язып киткәнемчә, изге сер ачылды. 4 Шуңа күрә, моны укыганда, сез шуны күрерсез: мин Мәсих турындагы изге серне аңлыйм. 5 Бу сер хәзер изге рух аша аның изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачык билгеле булды, үткән буыннарга исә ачык билгеле түгел иде. 6 Ул шуннан гыйбарәт: Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торучы башка халык кешеләре аның варисташлары һәм бер тәннең әгъзалары булачак. Алар да яхшы хәбәр аша безгә вәгъдә ителгәннәрне алачаклар. 7 Аллаһының юмарт игелеге миңа бүләк ителгәнгә, мин шул сернең хезмәтчесе булдым. Ул миңа бу бүләкне үз кодрәтенең чагылышы итеп бирде.
8 Миңа, бар изгеләрнең иң кечесеннән дә кечерәгенә, шул юмарт игелек күрсәтелде. Бу мин халыкларга Мәсихнең акыл ирешмәслек байлыклары турындагы яхшы хәбәрне игълан итсен өчен, 9 бар нәрсәне бар иткән Аллаһы инде күптән яшереп тоткан изге сернең ничек җитәкчелек ителүен кешеләргә күрергә булышсын өчен 10 һәм шулай итеп хәзер җыелыш аша Аллаһының күпкырлы зирәклеге күкләрдәге хөкүмәтләргә һәм хакимиятләргә билгеле булсын өчен башкарылды. 11 Бу Мәсихкә, безнең Хуҗабыз Гайсәгә, кагылышлы Аллаһының мәңгелек нияте буенча булды. 12 Аның ярдәмендә безнең бу сөйләү ирегебез бар, һәм без Аллаһыга ышаныч белән якынлаша алабыз, чөнки Мәсихкә иман итәбез. 13 Шуңа күрә сезнең хакка чиккән газапларым күңелегезне төшермәсен, үтенәм, чөнки минем газапларым сезгә дан китерә.
14 Шул сәбәпле күктәге Ата алдында тез чүгәм: 15 ул җирдәге һәм күктәге һәр гаиләгә исем биргән, 16 ул, дан-шөһрәткә бай булганга, үз рухының кодрәте аша сезне эчтән куәтле итсен дип 17 һәм йөрәкләрегездә Мәсих, мәхәббәт яшәсен дип дога кылам. Ул сезгә иманда тамырланырга, нык нигездә торырга 18 һәм моның ярдәмендә бар изгеләр белән бердәмлектә киңлекне, озынлыкны, биеклекне һәм тирәнлекне тулысынча аңларга сәләтле итсен дип, 19 шулай ук сез, белемнән өстенрәк торган Мәсих мәхәббәтен белсен өчен һәм нәтиҗәдә Аллаһы биргән бар тулылык белән сугарылсын өчен үтенеп сорыйм.
20 Аллаһы үзебездә эш итүче кодрәте ярдәмендә без сораган яки уйлаган бар нәрсәләрдән күпкә күбрәкне эшли ала. 21 Шуңа күрә аңа җыелыш аша һәм Мәсих Гайсә аша буыннан-буынга мәңге дан булсын. Амин.