Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Көринтлеләргә 3
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Көринтлеләргә 3:6

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    7/2021, 3 б.

1 Көринтлеләргә 3:7

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.7.2008, 12, 16 б.

1 Көринтлеләргә 3:8

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    5/2018, 15 б.

    «Аллаһы Патшалыгы идарә итә!», 92 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.7.2008, 14 б.

1 Көринтлеләргә 3:9

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    7/2021, 3 б.

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 21 дәрес

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    8/2018, 23 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.11.2012, 16, 17 б.

1 Көринтлеләргә 3:12

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Гаилә бәхете», 55 б.

1 Көринтлеләргә 3:19

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз», 5 мәкалә

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    5/2019, 21—25 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
1 Көринтлеләргә 3:1–23

1 Көринтлеләргә

3 Кардәшләр, мин сезнең белән рухи кешеләр белән сөйләшкәндәй сөйләшә алмадым, ә бу дөньяга хас карашлы кешеләр белән, Мәсих юлындагы сабыйлар белән сөйләшкәндәй сөйләштем. 2 Мин сезгә каты ризык түгел, ә сөт бирдем, чөнки сез каты ризык ашарлык хәлдә түгел идегез. Дөресен генә әйткәндә, сез хәзер дә аны ашарлык хәлдә түгел, 3 чөнки әле дә бу дөньяга хас карашлы кешеләр булып каласыз. Көнләшеп, тарткалашып яшисез икән, ул чакта сез бу дөньяга хас карашлы кешеләр түгелме һәм бу дөнья кешеләре кебек эш итмисезме? 4 Чөнки берегез: «Мин — Паулныкы», ә икенчегез: «Мин — Аполлосныкы» дигәндә, сез бу дөнья кешеләре кебек буласыз түгелме?

5 Кем соң Аполло́с? Кем соң Паул? Алар — Раббы безгә тапшырган эшне башкаручы хезмәтчеләр, һәм алар аша сез иман итүчеләр булдыгыз. 6 Мин утырттым, Аполлос су сипте, әмма үстерүен Аллаһы үстерде. 7 Шуңа күрә утыртучы да, су сибүче дә мактауга лаек түгел, үстерүче Аллаһы мактауга лаек. 8 Утыртучы белән су сибүче бердәм эш итә, әмма һәркем әҗерен эшенә карап алачак. 9 Чөнки без — Аллаһының хезмәттәшләре, ә сез — Аллаһының иген кыры, Аллаһының корылмасы.

10 Аллаһы миңа үзенең юмарт игелеген күрсәткәнгә, мин, төзелеш эшләренең зирәк җитәкчесе буларак, нигез салдым, ә башка берәү шуның өстенә төзи. Әмма һәркем үзенең төзү эшен ничек башкарганына игътибар итсен. 11 Чөнки һичкем дә салынган нигездән башка бүтәнен сала алмый, ә ул нигез — Гайсә Мәсих. 12 Кем дә булса шул нигез өстенә алтын, көмеш, асылташлар кулланып, ә кем дә булса агач, печән, салам кулланып төзесә, 13 сынау көне килгәч, һәркемнең эше ачык күренәчәк, чөнки ут һәрнәрсәне ачыклаячак, һәм ут һәркемнең эшен сынаячак. 14 Әгәр кешенең шул нигезгә салынган эше утта янмаса, ул үз әҗерен алачак; 15 әгәр эше утта янса, ул зыян күрәчәк, ә үзе котылып калачак. Шулай да ул уттан коткарылган кеше кебек булачак.

16 Сез — Аллаһының гыйбадәтханәсе, һәм сездә Аллаһы рухы яши. Әллә сез моны белмисезме? 17 Берәрсе Аллаһының гыйбадәтханәсен җимерсә, Аллаһы аны юк итәчәк, чөнки Аллаһы гыйбадәтханәсе изге, һәм ул гыйбадәтханә — сез.

18 Беркем дә үз-үзен алдамасын: берәрегез бу дөнья төзелешендә үзен зирәк дип саный икән, чын мәгънәдә зирәк булыр өчен, акылсыз булсын. 19 Чөнки бу дөнья зирәклеге — Аллаһы каршында акылсызлык. Болай дип язылган бит: «Аллаһы зирәкләрне үзләре корган хәйләле тозакларына эләктерә». 20 Шулай ук: «Йәһвә акыл ияләренең уйлары буш икәнен белә»,— диелгән. 21 Шуңа күрә һичкем кеше белән мактанмасын, чөнки барысы — сезнеке. 22 Паулмы, Аполлосмы, Кифасмы, дөньямы, тормышмы, үлемме, хәзергеме яки киләчәктәгеме — барысы сезнеке. 23 Сез исә — Мәсихнеке, ә Мәсих — Аллаһыныкы.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу