Яхъя
9 Үтеп барышлый, Гайсә тумыштан сукыр бер кешене күрде. 2 Шунда шәкертләре аңардан: «Остаз, бу кеше үз гөнаһы яки ата-анасының гөнаһы аркасында сукыр булып туганмы?» — дип сорадылар. 3 Гайсә болай дип җавап бирде: «Бу аның үзенең дә, ата-анасының гөнаһы аркасында да түгел, бу хәл кешеләр Аллаһы эшләрен күрсен өчен булган. 4 Көн үткәнче без мине җибәрүченең эшләрен башкарырга тиешбез. Төн җитә, ул чакта беркем эшли алмас. 5 Мин дөньяда яшәгәндә, мин — дөнья өчен яктылык». 6 Шулай дигәннән соң ул җиргә төкерде дә, төкереге белән лай ясады, аннан соң лайны сукырның күзләренә сөртте. 7 «Силуа́м сулыгына барып юын»,— диде ул аңа (Силуам «Җибәрелгән» дип тәрҗемә ителә). Тегесе барып юынды да, кире кайтты: күзләре күрә иде.
8 Шунда аның күршеләре һәм аның элек хәер сорашып утыруын күргән кешеләр: «Бу хәер сорашып утырган теге кеше түгелме?» — дия башладылар. 9 Кайберләре: «Әйе, ул», ә кайберләре: «Юк, ул аңа охшаган гына»,— диделәр. Сукыр үзе исә: «Мин ул кеше»,— диде. 10 Алар аңардан: «Күзләрең ничек ачылды соң?» — дип сораша башладылар. 11 Ул болай диде: «Гайсә исемле кеше лай ясап күзләремә сөртте дә: „Силуам сулыгына барып юын“,— диде. Мин барып юындым һәм күзләрем ачылды». 12 Шунда аңардан: «Кайда соң ул кеше?» — дип сорадылар. «Белмим»,— дип җавап бирде ул.
13 Элек сукыр булган бу кешене фарисейлар янына алып киттеләр. 14 Ә Гайсә лай ясап сукырның күзләрен ачкан көн — Шимбә көне иде. 15 Фарисейлар да аңардан ничек күрә башлавы турында сораша башладылар. Ул аларга: «Ул күзләремә лай сөртте, мин юындым да, күрә башладым»,— диде. 16 Шунда фарисейларның кайберләре: «Бу кеше Шимбә көнен тотмый, шуңа күрә ул Аллаһыдан түгел», ә башкалары: «Гөнаһлы кеше мондый могҗизаларны ничек кыла алсын?» — дия башладылар. Һәм алар арасында бәхәс чыкты. 17 Шуңа күрә алар сукыр кешедән кабат: «Күзләреңне ачкан кеше турында син нәрсә әйтерсең»,— дип сорадылар. «Ул — пәйгамбәр»,— диде тегесе.
18 Әмма яһүдләрнең җитәкчеләре ул кешенең сукыр булганына һәм күрә башлавына ышанмый иделәр. Алар аның ата-анасын чакырдылар да: 19 «Тумыштан сукыр дигән улыгыз шушымы? Ничек соң ул күрә башлады?» — дип сорадылар. 20 Ата-анасы аларга мондый җавап бирде: «Әйе, бу безнең улыбыз, һәм аның тумыштан сукыр булганын без беләбез. 21 Ә аның ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканын да белмибез. Ул инде үсеп җиткән, аның үзеннән сорагыз, үзе өчен үзе җавап бирсен». 22 Аның ата-анасы яһүдләрдән курыкканга күрә шулай диде. Чөнки яһүдләр Гайсәне Мәсих дип танучы һәркемне синагогадан куып чыгарырга инде сүз куешкан иделәр. 23 Шунлыктан аның ата-анасы: «Ул инде үсеп җиткән, аның үзеннән сораштырыгыз»,— диделәр.
24 Шунда алар элек сукыр булган кешене кабат чакырып, аңа: «Аллаһы каршында дөресен әйт. Без ул кешенең гөнаһ кылучы икәнен беләбез»,— диделәр. 25 Тегесе исә: «Ул гөнаһ кылучымы, түгелме, анысын белмим. Шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм»,— дип җавап бирде. 26 Алар аңардан: «Ул сиңа нәрсә эшләде? Күзләреңне ничек ачты?» — дип сорадылар. 27 «Мин сезгә сөйләдем бит инде, ә сез тыңламадыгыз. Ни өчен кабат моны ишетәсегез килә? Әллә сез дә аның шәкертләре булырга җыенасызмы?» — дип әйтте ул аларга. 28 Алар аны сүгеп болай диделәр: «Син ул — шул кешенең шәкерте, ә без — Муса шәкертләре. 29 Мусага Аллаһы сөйләгән, без моны беләбез, ә бу кешене кем җибәргәнен без белмибез». 30 Моңа теге кеше болай диде: «Шунысы гаҗәеп тә: сез аны кем җибәргәнен белмисез, ә ул минем күзләремне ачты. 31 Без Аллаһының гөнаһ кылучыларны тыңламавын беләбез. Әмма Аллаһыдан куркып яшәүчеләрне һәм аның ихтыярын үтәүчеләрне ул тыңлый. 32 Кемнең дә булса тумыштан сукыр кешенең күзләрен ачуы турында борынгы заманнардан бирле беркемнең дә ишеткәне юк. 33 Ул кеше Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде». 34 Алар аңа: «Син баштанаяк гөнаһлы булып туып та, безне өйрәтәсеңме?» — диделәр һәм аны куып чыгардылар.
35 Гайсә, аны куып чыгарганнарын ишеткәч, аны очратып: «Кеше Улына иман итәсеңме?» — дип сорады. 36 «Кем соң ул, әфәндем? Мин аңа иман итсен өчен, әйтче»,— дип җавап бирде тегесе. 37 Гайсә аңа: «Син аны күрдең, һәм ул синең белән сөйләшеп тора»,— диде. 38 Теге кеше: «Иман итәм, әфәндем»,— диде дә, аңа сәҗдә кылды. 39 Шунда Гайсә: «Мин бу дөньяга кылган эшләрем күрми торганнарны — күрә торган, ә күрә торганнарны сукыр итсен өчен килдем»,— дип әйтте. 40 Аның янындагы фарисейлар, моны ишеткәч: «Әллә без дә сукырмы?» — дип сорадылар. 41 «Сукыр булсагыз, гөнаһлы булмас идегез; ә сез: „Күрәбез“,— дигәнгә, гөнаһыгыз кичерелми кала»,— дип әйтте аларга Гайсә.