Рәсүлләр
24 Биш көннән соң өлкәннәр һәм Терту́л исемле оста сөйләүче бер кеше белән иң баш рухани Һанани́ килделәр һәм идарәче алдында Паулга каршы шикаятьләрен җиткерделәр. 2 Тертулны чакырдылар, һәм ул Паулны гаепли башлады:
«Мөхтәрәм Феликә́с, без сезнең җитәкчелек астында тыныч-тату яшибез, һәм сез алдан күреп эш иткәнгә, халык тормышы үзгәрешләр кичерә. 3 Һәм без бөтенебез моның барысы өчен бик рәхмәтле. 4 Сезнең күп вакытыгызны аласым килми, шуңа күрә игелекле булыгыз һәм безне бераз тыңлагызчы. 5 Без бу кешенең җәмгыятьнең чире, бөтен җиһанда яшәүче яһүдләр арасында чуалыш күтәрүче һәм насаралыларның сектасы башлыгы булуын ачыкладык. 6 Ул гыйбадәтханәне нәҗесләргә тырышты, һәм без аны кулга алдык. 7* —— 8 Үзегез аңардан сорау алсагыз, безнең аны нәрсәдә гаепләвебезне белә алырсыз».
9 Шунда яһүдләр дә, гаепләүләргә кушылып, бу сүзләрне раслый башладылар. 10 Идарәче Паулга, сөйләргә мөмкин дип, ишарә ясагач, Паул болай диде:
«Мин сезнең күп еллар буе бу халыкка хаким булып хезмәт итүегезне беләм, шуңа күрә мин үземне сезнең алдыгызда якларга шатмын. 11 Аллаһыга табыныр өчен Иерусалимга килгәнемә унике көннән дә артык булмады. Моны сез үзегез дә тикшерә аласыз. 12 Минем гыйбадәтханәдә берәрсе белән бәхәсләшкәнемне дә, синагогаларда я шәһәрнең үзендә халыкны котыртып йөргәнемне дә күргән кеше юк. 13 Алар хәзер миңа ташлаган гаепләүләрен дә исбат итә алмыйлар. 14 Әмма сезнең алда шуны таныйм: мин, алар „секта“ дип атаган юлдан барып, ата-бабаларым Аллаһысына изге хезмәт башкарам, Канунда һәм пәйгамбәрләр китапларында язылганнарның барысына ышанам. 15 Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип, алар кебек үк, мин дә Аллаһыга өмет баглыйм. 16 Шуңа күрә мин һәрвакыт Аллаһы һәм кешеләр алдында саф вөҗданымны сакларга тырышам. 17 Инде күп кенә еллар узгач, мин үз халкыма хәер һәм бүләкләр китерергә дип Иерусалимга килгән идем. 18 Алар мине гыйбадәтханәдә, мин пакьләнү йоласын үтеп анда булганда очраттылар. Анда халык та җыелмаган, шау-шу да юк иде, ләкин анда А́сия өлкәсеннән килгән яһүдләр бар иде. 19 Алар, мине гаепләрлек берәр нәрсәләре булса, сезнең каршыгызга килеп, мине гаепләргә тиеш иделәр. 20 Яисә бу кешеләр, мине Югары киңәшмәдә хөкем иткәндә, миндә нинди гаеп тапканнарын әйтсеннәр. 21 Мин анда булганда: „Мине үлеләрнең терелүенә өметләнгәнем өчен хөкем итәләр!“ — дип кычкырган идем, алар мине шул сүзләрне әйтүдә генә гаепләр».
22 Әмма шул Юл* хакында шактый күп белгән Феликәс: «Сезнең эшегез буенча гаскәр башлыгы Ли́сиас килгәч карар чыгарырмын»,— дип, аларның эшен кичектерде. 23 Ә йөзбашына Паулны сак астында тотарга, аңа кайбер яклардан ирек бирергә һәм аның дусларына аңа хезмәт күрсәтүдә комачауламаска кушты.
24 Берничә көннән соң Феликәс үз хатыны Дрөсилә́ белән килде, аның хатыны яһүд иде. Ул Паулны чакыртып алды да, аның Мәсих Гайсәгә иман итү турында сөйләгәнен тыңлап утырды. 25 Әмма Паул тәкъвалык, тотнаклылык һәм булачак хөкем хакында сөйләгәнгә, Феликәс куркып калды һәм: «Хәзер китсәң дә була, уңайлы вакыт тапкач, сине тагын чакыртырмын»,— диде. 26 Ә үзе, Паул аңа акча бирер дип өметләнә иде, шуңа күрә аны тагы да ешрак чакыртып, аның белән әңгәмәләр корды. 27 Әмма ике ел узгач, Феликәс урынына По́рки Фисте́ килде. Феликәс, яһүдләргә ярарга тырышып, Паулны төрмәдә калдырды.