2 Көринтлеләргә
13 Сезгә инде өченче мәртәбә килергә җыенам. «Әйтелгән һәр нәрсә ике яки өч шаһит белән расланырга тиеш». 2 Үзем хәзер яныгызда булмасам да, сүзләрем яныгызга икенче мәртәбә килеп әйткәндәй яңгырасын. Элек гөнаһ кылганнарны һәм башкаларны кабат кисәтәм: яныгызга янә килә алсам, сезне кызганмам 3 һәм шулай итеп сезгә минем аша Мәсих сөйли икәнен исбат итәчәкмен. Ул сезгә карата көчсез түгел, ул сезнең арада көчле. 4 Әйе, ул көчсез булганда баганага кадаклап үтерелде, әмма хәзер Аллаһы кодрәте белән яши. Шунсы да хак: без дә ул элек көчсез булган кебек көчсез, ләкин без арагызда эш итүче Аллаһы кодрәте ярдәмендә аның белән бергә яшәячәкбез.
5 Иман юлыннан йөримме дип үз-үзегезне тикшереп, нинди кеше икәнегезне белер өчен үзегезне сынап торыгыз. Гайсә Мәсихнең үзегез белән бердәмлектә торуын танымыйсызмы әллә? Әмма Аллаһы сезне хупламаса, Мәсих сезнең белән бердәмлектә калмаячак. 6 Шуңа чын күңелдән өметләнәм: сез Аллаһының безне хуплаганын танырсыз.
7 Сез бернинди дә яманлык кылмасын дип, Аллаһыга дога кылабыз һәм моны башкалар безне хупланган итеп күрсен өчен түгел, ә, башкалар безне хупламаса да, сез игелек кылсын өчен эшлибез. 8 Чөнки без хакыйкатькә каршы һичнәрсә дә эшли алмыйбыз, ә хакыйкать өчен генә эшли алабыз. 9 Үзебез көчсез, ә сез көчле булганда, без һәрвакыт сөенәбез һәм сез фикер йөртүегезне яңарта барсын өчен дога кылабыз. 10 Шунлыктан, үзем сезнең яныгызда булмасам да, болар турында сезгә язам. Моны шулай ук, сезнең янга килгәч, Хуҗабызның җимерү өчен түгел, ә ныгыту өчен биргән вәкаләтен кулланганда үземне кырыс тотмас өчен эшлим.
11 Ниһаять, кардәшләр, шатланып, фикер йөртүегезне яңартып, юаныч алып, бер фикердә булып, тыныч-тату яшәгез, һәм мәхәббәт белән тынычлык Аллаһысы сезнең белән булыр. 12 Бер-берегезне үбеп сәламләгез. 13 Бар изгеләр сезгә үз сәламнәрен тапшыра.
14 Сезгә Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең юмарт игелеге, Аллаһының мәхәббәте күрсәтелсен һәм изге рух аша килгән фатихалар бирелсен.