Еврейләргә
5 Һәр иң баш рухани, кешеләр арасыннан сайланып, кеше файдасына Аллаһыга хезмәт итәр өчен билгеләнә. Ул гөнаһлар өчен бүләкләр һәм корбаннар китерә. 2 Ул үзен белемсезләр һәм хата эшләүчеләр белән йомшак тота белә, чөнки үзенең дә кимчелекләре бар. 3 Шуңа күрә ул, халыкның гөнаһлары өчен корбаннар китергән кебек, үз гөнаһлары өчен дә корбаннар китерергә тиеш.
4 Кешене бу вазифага кеше үзе түгел, ә Аллаһы, Һарунны билгеләгәндәй, билгеләп куя. 5 Мәсихне дә иң баш рухани вазифасына ул үзе түгел, ә Аллаһы билгеләп данлаган һәм аның турында: «Син — минем улым, бүген мин сиңа ата булдым»,— дигән. 6 Тагын бер урында ул болай ди: «Син Мәликсадыйк шикелле рухани һәм мәңгегә рухани булачаксың».
7 Җирдә яшәгәндә, Мәсих үзен үлемнән Коткара алучыга ялварып һәм үтенеп, ачы тавыш белән һәм елый-елый дога кылган. Аллаһыдан куркып яшәгәнгә, Ул аны ишеткән. 8 Мәсих Аллаһының Улы булса да, кичергән газаплары аша тыңлаучан булырга өйрәнеп, 9 бу яктан камиллеккә ирешкәннән соң, үзенә тыңлаучан булган һәркемнең мәңгегә котылуы өчен җаваплы булып китте, 10 чөнки Аллаһы аны Мәликсадыйкка охшаш иң баш рухани итеп билгеләде.
11 Аның турында күп сөйләр идек, ләкин аңлатуы бик кыен, чөнки колакларыгыз саңгырауланган. 12 Сез инде өйрәтүчеләр булырга тиеш идегез, әмма үзегез яңадан Аллаһының изге сүзләренең башлангыч тәгълиматларына өйрәтүчегә мохтаҗ булып киттегез. Сезгә каты азык түгел, ә янә сөт кирәк. 13 Ә сөт белән туклануын дәвам итүче һәркем Аллаһының тәкъва сүзе белән таныш түгел, чөнки ул сабый. 14 Каты азык исә җитлеккәннәр өчен; алар үз сизгерлекләрен, куллану аша, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткәннәр.