1 Тисалуникәлеләргә
1 Бу хатны күктәге Атабыз Аллаһы һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсих белән бердәмлектә торучы Тисалуникәдәге җыелышка Паул һәм Силуа́нус белән Тимути́ яза.
Юмарт игелек һәм иминлек сезгә.
2 Сезнең барыгызны догаларыбызда искә алганда, без һәрчак Аллаһыга рәхмәтләребезне белдерәбез, 3 чөнки без сезнең иманнан килүче эшләрегезне, мәхәббәттән чыгып башкарылган хезмәтегезне һәм чыдамлыгыгызны һәрвакыт истә тотабыз. Сез чыдам, чөнки сез күктәге Атабыз Аллаһы алдында Хуҗабыз Гайсә Мәсихкә өмет итәсез. 4 Аллаһы яраткан кардәшләр, без беләбез: ул сезне сайлаган, 5 чөнки без, сезгә яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, моны сүз аша гына түгел, ә шулай ук кодрәт, изге рух һәм нык ышаныч белән җиткердек. Безнең сезнең хакка нәрсә башкарганыбызны сез үзегез дә беләсез. 6 Шулай итеп, сез күп эзәрлекләүләр кичергәндә, Аллаһы сүзен изге рухтан килгән шатлык белән кабул итеп, бездән һәм Хуҗабыздан үрнәк ала башладыгыз 7 һәм Македония белән Ахаядагы бар иман итүчеләргә үрнәк булдыгыз.
8 Сез сөйләгән Йәһвә сүзе Македо́ния һәм Аха́я белән генә чикләнмәде, Аллаһыга иман итүегез турында бар җирдә яшәүче кеше ишетте, шуңа күрә безгә инде аларга бернәрсә дә сөйлисе юк. 9 Чөнки алар үзләре сезнең белән беренче очрашуыбыз һәм сезнең потлардан Аллаһыга борылуыгыз турында сөйлиләр. Сез моны тере һәм хак Аллаһының коллары булыр өчен 10 һәм аның Улын күкләрдән көтәр өчен эшләдегез. Аллаһы аны, үзенең якынлашып килүче ачуыннан безне коткаручы Гайсәне, үледән терелтте.