Көләсәйлеләргә
4 Хуҗалар, күктә сезнең дә Хуҗагыз барлыгын истә тотып, колларыгыз белән үзегезне гадел һәм намуслы тотыгыз.
2 Өзлексез дога кылыгыз, дога турында әйткәндә, уяу торыгыз һәм рәхмәтле булыгыз. 3 Шул ук вакыт безнең турында да дога кылыгыз, без Мәсих турындагы изге серне игълан итә алсын өчен, Аллаһы безгә үз сүзен вәгазьләргә ишек ачсын дип сорагыз (мин шул сер хакына төрмәдә богауланып утырам да), 4 һәм мин серне тиешенчә, ягъни ачык итеп сөйли алырмын.
5 Җыелыштан булмаганнар белән үзегезне зирәк тотыгыз, вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз. 6 Сүзегез һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булсын, шунда сез һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белерсез.
7 Минем турында барысын сезгә яраткан кардәшем һәм Хуҗабызга тугры хезмәт итүче хезмәттәшем Ту́хик хәбәр итәр. 8 Мин аны сез безнең хәлләребез турында белсен өчен һәм ул сезнең күңелләрегезне юатсын өчен сезнең янга җибәрәм. 9 Аның белән бергә сезнең яклардан булган тугры һәм яраткан Анисимусны да җибәрәм. Алар сезгә мондагы бар хәлләрне сөйләп бирер.
10 Минем белән бергә төрмәдә утыручы Ариста́рх, Барнабның туганы Марк (аның турында, яныгызга килсә, аны кабул итегез диелгән иде) 11 һәм Юсты́с дип аталган Гайсә (алар сөннәтләнгәннәрдән) сезгә сәламнәрен тапшыралар. Алар гына — Аллаһы Патшалыгы хакына минем белән бергә хезмәт итүче кардәшләрем, һәм алар миңа зур юаныч булдылар. 12 Сезнең яклардан булган Ипафра́с, Мәсих Гайсәнең хезмәтчесе, сезгә үз сәламнәрен тапшыра. Ул, Аллаһының ихтыяры белән бәйле булган бар нәрсәдә ышанычыгыз нык булсын өчен һәм сез җитлеккән мәсихчеләрчә какшамас торсын өчен, бар көчен куеп һәрвакыт сезнең турында дога кыла. 13 Аның турында шаһитлек бирәм: ул сезнең хакка, Лауди́кия һәм Һираполистагылар хакына зур тырышлыклар куя.
14 Яраткан табибыбыз Лүк һәм Дима́с сезгә сәламнәрен җибәрә. 15 Лаудикиядәге кардәшләргә, Нимфәгә һәм аның өендәге җыелышка миннән сәлам әйтегез. 16 Сез бу хатны укыгач, аны Лаудикиядәге җыелышта да укысыннар, ә Лаудикия җыелышына язылган хатны сез дә укыгыз. 17 Әрхипкә: «Хуҗабызның шәкерте буларак кабул иткән хезмәтне тиешенчә үтәр өчен, игътибарлы бул»,— диегез.
18 Бу сәламләү сүзләрен мин, Паул, үз кулым белән язам. Минем төрмәдә богауланып утыруымны истә тотыгыз. Сезгә Аллаһының юмарт игелеге күрсәтелсен.