Римлыларга
4 Шулай булгач, атабыз Ибраһим турында нәрсә әйтик? 2 Әгәр Ибраһим үз эшләре нигезендә тәкъва дип игълан ителгән булса, аның мактаныр өчен сәбәбе булыр иде, әмма Аллаһы каршында ул мактана алмас иде. 3 Чөнки Язмада нәрсә әйтелә? «Ибраһим Йәһвәгә иман итте һәм моның өчен тәкъва дип танылды». 4 Эшчегә түләнә торган хезмәт хакы бүләк* итеп түгел, ә бирелергә тиешле нәрсә итеп санала. 5 Үзенең кылган эшләренә таянмаган, ә бозыкны тәкъва дип игълан итүче Затка иман иткән кеше исә үз иманы аркасында тәкъва дип санала. 6 Кылган эшләренә карамыйча Аллаһы тарафыннан тәкъва дип танылган кешене Давыт та бәхетле дип атый: 7 «Явыз эшләре һәм гөнаһлары кичерелгән кешеләр бәхетле. 8 Гөнаһлары Йәһвә тарафыннан исәпкә алынмаган кеше бәхетле».
9 Бу бәхеткә сөннәтлеләр генә ия буламы, я сөннәтсезләр дәме? Без бит: «Ибраһим иман итте һәм моның өчен тәкъва дип танылды»,— дибез. 10 Ул кайчан тәкъва дип танылган? Сөннәтле булгачмы я сөннәтле булганчымы? Сөннәтле булгач түгел, ә сөннәтле булганчы танылган. 11 Һәм аңа билге итеп, мөһер итеп сөннәтләү бирелгән. Бу мөһер шуны күрсәтә: ул әле сөннәтсез булганда, Аллаһы аны иманы аша тәкъва дип санаган. Шулай итеп сөннәтсез һәр иман итүче тәкъва дип танылсын өчен, Ибраһим аларга ата булып киткән. 12 Ул сөннәтле буынга да ата булган. Шул буын сөннәткә дә утыра, иман юлы буйлап та тугры бара; ә андый иман атабыз Ибраһимда ул әле сөннәтсез чагында булган.
13 Аллаһының, дөнья синеке булыр, дигән вәгъдәсе Ибраһимга һәм аның токымнарына канунны үтәгәннәре өчен түгел, ә иман аша тәкъва булганнары өчен бирелгән. 14 Чөнки мирасчылар булып канун буенча яшәүчеләр саналса, ул чакта иман файдасыз һәм вәгъдә буш булып чыга. 15 Канун Аллаһының ярсуын тудыра, ә канун булмаса, җинаять тә юк.
16 Шуңа күрә вәгъдә иман аша, Аллаһы юмарт игелекле булганга бирелгән. Шулай итеп аның бар токымнары да — Канун буенча яшәүчеләре генә түгел, ә Ибраһим иманына ия булганнары да — шул вәгъдәне алган. Ибраһим — безнең барыбызга ата. 17 (Чөнки: «Мин сине күп халыкларның атасы итеп куйдым»,— дип язылган.) Бу вәгъдә үлеләрне терелтүче һәм әле үтәлмәгәнне инде үтәлгән дип атаучы Аллаһы, Ибраһим иман иткән Зат, алдында бирелгән булган. 18 Өмет өчен нигез булмаса да, өмет ярдәмендә Ибраһимның иманы булган, шулай итеп ул: «Токымың күп санлы булачак»,— дип әйтелгән сүзләр буенча, күп халыкларның атасы булып киткән. 19 Аның иманы зәгыйфьләнмәсә дә, ул, якынча йөз яшендә булганга, үз тәнен дә, Сара́ карынын да үле дип санаган. 20 Ләкин Аллаһыдан вәгъдә алгач, ул иманын югалтмаган һәм икеләнеп тормаган, ә Аллаһыны данлап 21 һәм аның үз вәгъдәсен үти алачагына инанып, иманы ярдәмендә ныгыган. 22 Ул «моның өчен тәкъва дип танылган».
23 Ләкин «танылган» дигән сүз аның өчен генә түгел, 24 ә безнең өчен дә, танылырга тиешле кешеләр өчен язылган, чөнки без Хуҗабыз Гайсәне үледән терелтүчегә ышанабыз. 25 Гайсә ялгышлыкларыбыз өчен үлемгә тапшырылган һәм, без тәкъва дип игълан ителсен өчен, үледән терелтелгән булган.