Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Көринтлеләргә 2
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Көринтлеләргә 2:3

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.7.2008, 27 б.

1 Көринтлеләргә 2:10

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.7.2010, 20—24 б.

    1.11.2007, 28—30 б.

1 Көринтлеләргә 2:12

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Аллаһы мәхәббәте», 53—56 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.10.2012, 13 б.

    15.7.2010, 3, 4 б.

    1.10.2006, 26, 27 б.

    1.6.2004, 18—22 б.

1 Көринтлеләргә 2:14

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    2/2018, 19 б.

1 Көринтлеләргә 2:15

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    2/2018, 19, 20 б.

1 Көринтлеләргә 2:16

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    3/2022, 9 б.

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    2/2018, 22 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.10.2015, 13 б.

    15.10.2010, 3—7 б.

    15.7.2008, 27 б.

    1.6.2002, 18 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
1 Көринтлеләргә 2:1–16

1 Көринтлеләргә

2 Кардәшләр, яныгызга Аллаһының изге серен игълан итәргә дип килгәч, мин купшы сүзләр сөйләмәдем һәм зирәклегемне күрсәтергә тырышмадым. 2 Чөнки сезнең янда булганда, мин Гайсә Мәсихкә генә һәм аның баганага кадаклап үтерелгәненә генә игътибар итәргә булдым. 3 Мин яныгызга көчсез, курыккан хәлдә һәм бик калтыранып килдем; 4 сезгә сөйләгәндә һәм вәгазьләгәндә, кеше зирәклегенә хас ышанычлы сүзләр кулланмадым, сүзләрем һәм вәгазем Аллаһы рухының кодрәтен исбат итте. 5 Бу иманыгыз кеше зирәклегенә түгел, ә Аллаһы кодрәтенә нигезләнеп торсын өчен булды.

6 Без җитлеккәннәр арасында зирәклек турында сөйлибез. Әмма бу зирәклек — бу дөнья төзелешенең зирәклеге я бу дөнья төзелешенең юкка чыгачак идарәчеләренең зирәклеге түгел, 7 ә изге сер, Аллаһының яшерелгән зирәклеге. Аллаһы бу зирәклек буенча эш итүне әле дөнья төзелешләре бар булганчы без данлансын өчен ниятләп куйган. 8 Шул зирәклекне бу дөнья төзелешенең бер идарәчесе дә танып белмәде, чөнки танып белсәләр, данлыклы Хуҗабызны баганага кадаклап үтермәс иделәр. 9 Болай дип язылган бит: «Аллаһы үзен яратучыларга әзерләгәнне күз дә күрмәгән, колак та ишетмәгән һәм бу турыда кеше күңелендә уй да тумаган». 10 Ә Аллаһы безгә моны үз рухы аша ачты, чөнки рух һәрнәрсәне, хәтта Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен дә тикшерә.

11 Кешедәгене аның үз рухыннан башка нинди кеше белә? Аллаһыдагыны да Аллаһы рухыннан башка һичкем белми. 12 Ә без, Аллаһының үзебезгә биргән бүләкләрен белер өчен, бу дөнья рухын түгел, ә Аллаһыдан килгән рухны кабул иттек. 13 Өстәвенә, без болар турында кеше зирәклеге өйрәткән сүзләр белән түгел, ә рух өйрәткән сүзләр белән сөйлибез. Моны без рухи нәрсәләрне рухи сүзләр белән аңлатып эшлибез.

14 Әмма үз теләге буенча яшәүче кеше Аллаһы рухыннан килгәннәрне кабул итми, чөнки аның өчен алар — акылсыз нәрсә; ул аларны аңлый да алмый, чөнки аларны тикшереп бәяләр өчен Аллаһы рухы кирәк. 15 Рухи кеше исә бар нәрсәне тикшереп бәяли ала, ә аның үзен һичкем тикшереп бәяли алмый. 16 Чөнки «Йәһвәгә күрсәтмәләр биреп торыр өчен, аның уй-фикерләренә кем төшенгән?» Ә без Мәсихнең уй-фикерләренә ия.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу