1 Көринтлеләргә
16 Изгеләр өчен акча җыюга килгәндә, Гәләтиядәге җыелышларга биргән күрсәтмәм буенча эш итегез. 2 Мин яныгызга килгәч, сез акча җыеп йөрмәсен өчен, һәр атнаның беренче көнендә һәрберегез, үз хәленә карап, акчаның бер өлешен аерып куйсын. 3 Ә килгәч, шул юмарт бүләгегезне тапшырыр өчен, сез хатларыгызда хуплаган кешеләрне Иерусалимга җибәрермен. 4 Ләкин миңа да анда барырга кирәк булса, алар минем белән бергә барырлар.
5 Мин Македония аша үтәргә җыенам, шуңа күрә Македония аша үткәндә сезгә кереп чыгармын 6 һәм, бәлки, сездә тукталырмын яки хәтта кышны да сездә үткәрермен, һәм шулай итеп сез, миңа ярдәм күрсәтеп, мин барачак җиргә мине бераз озата барыр идегез. 7 Чөнки сезнең белән узышлый гына очрашасым килми, әмма, Йәһвә рөхсәт итсә, сездә берникадәр вакытка тукталырга өметләнәм. 8 Ә Эфестә Илленче көн бәйрәменә кадәр калырмын, 9 чөнки минем алда хезмәт итәргә мөмкинлек бирүче зур ишек ачылды, шулай да дошманнар күп.
10 Ләкин Тимути́ килсә, арагызда хәвефләнеп йөрмәсен өчен, аның белән хезмәттәшлек итегез, ул да бит, минем кебек, Йәһвә эшләрен башкара. 11 Шуңа күрә һичкем дә аңа түбәнсетеп карамасын. Ул минем янга исән-сау гына килеп җитсен өчен, аны бераз озата барыгыз, чөнки без кардәшләр белән аны көтәбез.
12 Ә кардәшебез Аполло́с турында әйткәндә, мин аңардан кардәшләр белән бергә яныгызга баруын бик нык үтенгән идем, әмма аның әлегә яныгызга барасы килми; ләкин моңа мөмкинлек тугач барыр.
13 Уяу булыгыз, иманда нык торыгыз, батыр булыгыз, ныгыгыз. 14 Һәрнәрсәне мәхәббәт белән башкарыгыз.
15 Сез белгәнчә, Стифәнәснең өендәгеләре Ахаяның беренче җимешләре булдылар һәм үзләрен изгеләргә хезмәт итүгә багышладылар. Шуңа күрә сездән үтенәм: 16 сез дә андый кешеләргә, һәр хезмәттәшегезгә һәм тырышып эшләүчегә күндәм булыгыз. 17 Стифәнә́с, Фәртүнә́т һәм Әхә́йк минем янымда, шуңа күрә мин шатмын, чөнки алар сез монда булмаганга миңа күрсәтә алмаган ярдәмне күрсәттеләр. 18 Алар минем һәм сезнең рухыгызны яңартып җибәрделәр. Шуңа күрә андый кешеләрне кадерләгез.
19 Асиядәге җыелышлар сезне сәламли. Әки́л белән Прискә́, шулай ук аларның өйләрендә җыела торган җыелыш сезгә үзләренең кайнар мәсихче сәламнәрен тапшыра. 20 Сезне бар кардәшләр сәламли. Бер-берегезне үбеп сәламләгез.
21 Бу сәламләү сүзләрен мин, Паул, үз кулым белән язам.
22 Берәрсе Хуҗабызны яратмаса, аңа ләгънәт төшсен. Хуҗабыз, кил! 23 Сезгә Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең юмарт игелеге күрсәтелсен. 24 Минем мәхәббәтем сезнең барыгыз белән, Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торучылар белән булсын.