Көләсәйлеләргә
3 Ә инде сез Мәсих белән бергә терелеп торгансыз икән, күктәге нәрсәләргә омтылыгыз, Мәсих анда Аллаһының уң ягында утыра. 2 Уй-фикерләрегезне җирдәге түгел, ә күктәге нәрсәләргә төбәгез. 3 Чөнки сез үлдегез, һәм тормышыгыз Аллаһы белән бердәмлектә торучы Мәсих карамагында. 4 Мәсих — безнең тормышыбыз — анык билгеле булгач, сез дә, аның данын уртаклашып, анык билгеле булырсыз.
5 Шуңа күрә фахишәлек, нәҗеслек, җенси нәфес, зарарлы теләк һәм потка табыну белән бер булган комсызлык тудыра торган әгъзаларыгызны* үтерегез. 6 Чөнки болар өчен кешеләр Аллаһының ярсуын татыячак. 7 Элек сез дә боларны эшләп йөргән идегез. 8 Ә хәзер сез боларның һәммәсеннән: ярсудан, ачудан, яманлыктан, яман теллелектән арынырга тиеш, әдәпсез сүзләр авызыгыздан чыкмасын. 9 Бер-берегезгә ялганламагыз. Элекке шәхесегезне үз эшләре белән бергә салып ташлагыз да, 10 яңа шәхес булып киенегез. Ул төгәл белем ярдәмендә үзен Булдыручыга охшаш итеп яңара бара. 11 Андый кеше өчен грек, яһүд, сөннәтле, сөннәтсез, чит ил кешесе, скиф*, кол, ирекле арасында аерма юк, әмма барысы һәм барысында Мәсих.
12 Шулай итеп, изгеләр һәм сөеклеләр, Аллаһының сайланганнары буларак, назлы хисләр белән кызгануны, игелек, тыйнаклык, юашлык һәм сабырлыкны киемне кигәндәй киегез. 13 Бер-берегезгә карата сабыр булыгыз һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез. Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш. 14 Боларга өстәп мәхәббәтне киемне кигәндәй киегез, чөнки ул — бердәмлекнең камил бәйләнешләре.
15 Йөрәкләрегездә Мәсихтән килгән тынычлык хакимлек итсен. Сез, бер тәннең әгъзалары буларак, нәкъ шул тынычлыкка чакырылдыгыз да. Рәхмәтле булыгыз. 16 Мәсих сүзе сезгә сеңеп урнашсын, сезне һәр яктан зирәк итсен. Бер-берегезне мәдхияләр, Аллаһыны мактаучы сүзләр, шулай ук рәхмәтләрегез чагылган рухи җырлар аша дәртләндереп һәм өйрәтеп яшәгез. Йәһвәгә ихлас күңелдән җырлагыз. 17 Нәрсә генә сөйләсәгез дә, нәрсә генә эшләсәгез дә — барын да Хуҗабыз Гайсә исеменнән, аның аша күктәге Атабыз Аллаһыга рәхмәт укып башкарыгыз.
18 Хатыннар, ирләрегезгә мәсихчеләрчә буйсынып яшәгез. 19 Ирләр, хатыннарыгызны өзлексез яратыгыз, аларга кырыс булмагыз. 20 Балалар, ата-аналарыгызга һәрнәрсәдә тыңлаучан булыгыз, чөнки бу Хуҗабызны сөендерә. 21 Аталар, балаларыгыз күңелсезләнеп китмәсен өчен, аларны ярсытмагыз. 22 Коллар, үз хуҗаларыгызга* һәрнәрсәдә тыңлаучан булыгыз. Ялагайлар хуҗалары күзәткәндә генә тыңлаучан, ә сез хуҗаларыгызга Йәһвәдән куркып, ихлас күңелдән күндәм булыгыз. 23 Нәрсә генә эшләсәгез дә, кешеләр өчен түгел, ә Йәһвә өчен эшләгән кебек чын күңелдән эшләгез, 24 чөнки сез бүләк итеп мирасны Йәһвәдән алачагыгызны беләсез. Хуҗабызга, Мәсихкә, кол булып хезмәт итегез. 25 Ә явызлык кылучыга бар кылган явызлыгы өчен кайтарылачак, чөнки Аллаһы кешеләрне аермый.