Ягъкуб
4 Сезнең арагыздагы дошманлык һәм талашлар кайдан чыккан? Сездә көрәшеп яшәүче көчле тән теләкләреннән түгелме? 2 Телисез, ләкин сездә юк. Үтерәсез һәм нәфесегезне сузасыз, әмма ала алмыйсыз. Сез талашасыз һәм тартышасыз. Сорамыйсыз, шуңа күрә сездә юк. 3 Ә сораганда, ала алмыйсыз, чөнки начар ният белән, тән теләкләрен канәгатьләндерер өчен сорыйсыз.
4 Хыянәтчеләр*, дөньяга дус булу — Аллаһыга дошман булу икәнен әллә белмисезме? Шуңа күрә дөньяга дус булырга теләүче үзен Аллаһыга дошман итә. 5 Әллә Язмада юкка гына: «Безнең эчебезгә урнашкан көнчелек рухы һәрвакыт берәр нәрсә теләп тора»,— дип әйтелгәнме? 6 Ләкин Аллаһы күрсәтә торган юмарт игелек күпкә зуррак. Менә ни өчен: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга юмарт игелеген күрсәтә»,— дип әйтелгән.
7 Шуңа күрә Аллаһыга буйсыныгыз, ә Иблискә каршы торыгыз, һәм ул сездән качачак. 8 Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр. Гөнаһ кылучылар, кулларыгызны сафландырыгыз; икеләнүчеләр, йөрәкләрегезне пакьләндерегез. 9 Көенегез, кайгырыгыз һәм үкереп елагыз. Көлүегез кайгыга, ә шатлыгыгыз хәсрәткә әйләнсен. 10 Йәһвә алдында басынкыланыгыз, һәм ул сезне югары күтәрер.
11 Кардәшләр, бер-берегезне башка яманламагыз, җитәр. Үз кардәшен яманлаучы яки хөкем итүче канунны да яманлый һәм хөкем итә. Ә инде канунны хөкем итәсең икән, син канун үтәүче түгел, ә хөкемче булып чыгасың. 12 Коткара һәм һәлак итә ала торган бер генә канун чыгаручы һәм хөкемче бар. Ә син, якыныңны хөкем итәргә кем соң син?
13 «Бүген яки иртәгә без бу шәһәргә китәрбез һәм анда ел буе торып акча эшләрбез»,— дип әйтүчеләр, сезгә әйтәм: 14 сез бит иртәгә үзегез белән нәрсә буласын да белмисез. Сез бит — кыска гына вакытка барлыкка килеп юкка чыгучы томан. 15 Сезгә: «Әгәр Йәһвә теләсә, исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез»,— дип әйтергә кирәк. 16 Сез исә масаеп мактанасыз һәм моның белән горурланып йөрисез. Ә андый мактануның һәркайсы төре — явызлык. 17 Шуңа күрә берәрсе дөрес булганны ничек эшләргә икәнен белеп тә, эшләми икән, ул гөнаһ кыла.