Ягъкуб
5 Сезгә әйтәм, байлар: сезгә бәла-казалар якынлашып килә, шуңа күрә үкереп-үкереп елагыз. 2 Байлыгыгыз череп бетте, киемнәрегезне көя кискәләде. 3 Алтын-көмешләрегез тутыкты, һәм бу тутык сезгә каршы шаһитлек булачак һәм тәнегезне ашаячак. Сез җыйган байлык бу соңгы көннәрдә ут шикелле булачак. 4 Менә! Сезнең кырларыгызда уңыш җыючыларга сез түләмәгән хезмәт хакы ыңгыраша. Уракчыларның ярдәм сорап үтенүләре Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең колакларына барып җитте. 5 Сез җирдә байлык, күңел ачулар дип яшәдегез, үз йөрәкләрегезне чалу көне өчен симерттегез. 6 Сез тәкъваны хөкем итеп үтердегез. Ул сезгә каршы тора түгелме?
7 Шуңа күрә, кардәшләр, Хуҗабызның килү чорына кадәр сабыр итегез. Игенче көзге һәм язгы яңгырлар яуганчы җирнең кыйммәтле уңышын сабырлык белән көтә. 8 Сез дә сабыр булыгыз. Йөрәкләрегез какшамас булсын, чөнки Хуҗабызның килү чоры якынлашты.
9 Кардәшләр, хөкем ителмәс өчен бер-берегездән зарланмагыз. Менә! Хөкемче инде ишек төбендә тора. 10 Кардәшләр, авырлыкларны кичереп чыгу һәм сабырлык турында әйткәндә, Йәһвә исеменнән сөйләгән пәйгамбәрләрдән үрнәк алыгыз. 11 Нык калганнарны без бәхетле дип атыйбыз. Сез Әюбнең чыдамлыгы турында ишеттегез һәм Йәһвәнең аны ничек фатихалаганын беләсез. Сез Йәһвәнең назлы хисләрен һәм шәфкатьле булуын күрдегез.
12 Иң элек, кардәшләрем, күк, җир я башка берәр нәрсә белән ант итүегезне ташлагыз. Хөкем ителмәс өчен, сезнең «әйе» дигәнегез «әйе» булсын, «юк» — «юк» булсын.
13 Берәрегез авырлыкларга дучар булдымы? Өзлексез дога кылсын. Кәефе яхшымы? Мәдхияләр җырласын. 14 Берәрегез авырыймы? Җыелыш өлкәннәрен чакырсын, һәм алар, Йәһвә исеме белән аңа май сөртеп, аның турында дога кылсыннар. 15 Иман белән әйтелгән дога авыруны сәламәт итәчәк, һәм Йәһвә аны савыктырачак. Ул гөнаһлар кылган булса, кичереләчәк.
16 Шуңа күрә, савыгыр өчен, бер-берегез алдында гөнаһларыгызны икърар итегез һәм бер-берегез турында дога кылыгыз. Тәкъва кешенең ялваруы зур куәткә ия һәм чыннан да ярдәм итә ала. 17 Бездә булган хисләр Ильяста да булган, шулай да ул яңгыр яумасын дип, тырышып дога кылгач, шул җирдә өч ел ярым яңгыр яумаган. 18 Әмма ул кабат дога кылгач, күктән яңгыр яуган, һәм җир уңыш китергән.
19 Кардәшләрем, берәрегез хакыйкать юлыннан читкә тайпылса, ә башка берәү аны кире кайтарса, 20 шуны белегез: гөнаһ кылучыны ялгыш юлдан кире кайтаручы аның җанын үлемнән коткарыр, һәм Аллаһы гөнаһ кылучының бихисап күп гөнаһларын кичерер.