Ачылыш
4 Шуннан соң карасам: менә, күктә ачык ишек. Шунда мин беренче тавышны ишеттем, ул быргы тавышына охшаш иде. «Монда мен, һәм мин сиңа нәрсә буласын күрсәтермен»,— дип әйтте миңа бу тавыш. 2 Шул мизгелдә мине Аллаһы рухы биләп алды. Карасам, күктә тәхет тора, ә тәхеттә кемдер утыра. 3 Утыручы кыяфәте белән яшма һәм кыйммәтле кызыл таш сыман, ә тәхетне зөбәрҗәткә охшаш салават күпере әйләндереп алган.
4 Шул тәхет тирәсендә башка егерме дүрт тәхет тора, ә тәхетләрдә өсләренә ак кием, башларына алтын таҗ кигән егерме дүрт өлкән утыра. 5 Тәхет ягыннан яшен яшьни, авазлар һәм күк күкрәгән тавышлар чыга. Ә тәхет алдында җиде яктырткыч янып тора. Алар — Аллаһының җиде рухы. 6 Тәхет каршында пыяла диңгезгә охшаш, бәллүрдәй, нәрсәдер тора.
Ә уртада, тәхет тирәли, дүрт тере зат урнашкан. Аларның тәннәре, алдан да, арттан да, күз белән тулы. 7 Беренче тере зат арысланга, икенчесе яшь үгезгә охшаган, өченчесенең йөзе кешенеке кебек, дүртенчесе исә очып баручы бөркет сыман. 8 Шул дүрт тере затның һәрберсендә алты канат, канатларының тышкы һәм эчке ягы күзләр белән тулы. Алар көне-төне бертуктаусыз: «Яши торган, яшәгән һәм киләчәк Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы изге, изге, изге»,— дип әйтә.
9 Тере затлар тәхеттә Утыручыны, мәңге Яшәүчене данлаганда, аңа хөрмәт һәм рәхмәт белдергәндә, 10 егерме дүрт өлкән, тәхеттә Утыручы каршына тезләнеп, мәңге Яшәүчегә сәҗдә кылалар һәм, таҗларын тәхет алдына ыргытып, болай диләр: 11 «Йәһвә Аллаһыбыз, син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки бар нәрсәне син яраттың, һәм барысы да синең ихтыярың белән гамәлдә тора һәм барлыкка китерелде».