Марк
11 Алар Иерусалимга якынлашканда, Зәйтүн тавындагы Битфәгия́ белән Битаниягә килеп җитәрәк, Гайсә ике шәкертен үзләреннән алгарак җибәрде дә, 2 болай диде: «Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдәге, бер кешенең дә атланганы булмаган ишәк баласын күрерсез. Аны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез. 3 Ә инде берәрсе: „Сез нәрсә эшлисез?“ — дип сораса: „Ул Хуҗабызга кирәк, ул аны тиздән кире кайтарачак“,— диегез». 4 Шәкертләр барып, тыкрыкта бер ишеккә бәйләп куелган ишәк баласын таптылар һәм аның бавын чиштеләр. 5 Әмма анда басып торганнарның кайберләре аларга: «Ни өчен сез ишәк баласын бәйдән ычкындырасыз?» — диделәр. 6 Шәкертләр нәкъ Гайсә өйрәткәнчә әйткәч, тегеләр аларны тоткарлап тормадылар.
7 Шәкертләр Гайсә янына ишәкне китереп, аның өстенә өс киемнәрен салгач, Гайсә аңа атланды. 8 Шунда күп кенә кеше юл өстенә үз өс киемнәрен, ә башкалар кырда киселгән яшел ботакларны җәйде. 9 Гайсәнең алдыннан һәм артыннан баручы кешеләр болай дип кычкырып бардылар: «Коткар аны, ялварып үтенәбез! Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы! 10 Атабыз Давытның якынлашып килүче Патшалыгы фатихалы! Күктә яшәүче, без синнән аны коткаруыңны ялварып үтенәбез!» 11 Гайсә Иерусалимга килгәч, гыйбадәтханәгә таба китте. Анда кергәч, ул тирә-яктагы бар нәрсәне карап чыкты да, инде соң булганга, унике шәкерте белән бергә Битаниягә китте.
12 Икенче көнне алар Битаниядән чыккач, Гайсәнең ашыйсы килә башлады. 13 Ул яфраклары ачылган ерактагы инҗир агачын күреп, аңарда берәр нәрсә булмасмы дип, карарга китте. Әмма агач янына килгәч, яфраклардан башка берни дә тапмады, чөнки инҗир өлгерү вакыты әле җитмәгән иде. 14 Шунда Гайсә агачка: «Моннан ары синең җимешеңне берәү дә ашамасын»,— диде. Аның шәкертләре моны тыңлап торды.
15 Шуннан соң алар Иерусалимга килделәр. Гайсә гыйбадәтханәгә керү белән, анда сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгара башлады. Ул акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның эскәмияләрен аударып ташлады 16 һәм беркемгә дә гыйбадәтханә аша әйбер ташып үтәргә рөхсәт итмәде. 17 Халыкны өйрәтеп, ул болай диде: «„Минем йортым барча халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр“,— дип язылмаганмыни? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез». 18 Баш руханилар һәм канунчылар моның барысы турында ишеткәч, аны һәлак итү әмәлен эзләргә керештеләр. Алар аңардан куркалар иде, чөнки бөтен халык аның өйрәтүенә таң калып йөри иде.
19 Кич җиткәч, алар, гадәттәгечә, шәһәрдән чыгып киттеләр. 20 Ә иртән иртүк инҗир агачы яныннан узып барганда, карасалар, ул тамырына кадәр корып төшкән. 21 Шунда Петер, Гайсәнең сүзләрен исенә төшереп, аңа: «Остаз, кара! Син каргаган инҗир агачы корып төшкән»,— диде. 22 Гайсә исә аларга болай дип җавап бирде: «Аллаһыга иман итегез. 23 Сезгә хак сүз әйтәм: кеше бу тауга: „Күтәрелеп диңгезгә ташлан“,— дигәндә, үз күңелендә шикләнмәсә һәм әйткән сүзләренең үтәләчәгенә ышанса, нәкъ шулай булачак та. 24 Шуңа күрә сезгә әйтәм: сез нәрсә турында гына дога кылсагыз да һәм нәрсә турында гына сорасагыз да, моны инде алгансыз дип ышаныгыз, һәм ул сездә булачак. 25 Һәм дога кылып торганда, берәрсенә карата үпкәгез булса, күктәге Атагыз да сезнең ялгышлыкларыгызны кичерсен өчен, бу кешене кичерегез». 26* ——
27 Шуннан соң алар кабат Иерусалимга килделәр. Гайсә гыйбадәтханә буйлап йөргәндә, аның янына баш руханилар, канунчылар һәм өлкәннәр килеп: 28 «Синең боларны эшләргә ни хакың бар? Сиңа боларны эшләргә вәкаләтне кем бирде?» — дип сораштырдылар. 29 Гайсә аларга болай диде: «Минем дә сезгә бер соравым бар. Җавап бирсәгез, мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. 30 Яхъяга суга чумдырырга вәкаләт күктән яки кешеләрдән бирелгән булганмы? Җавап бирегез». 31 Шунда тегеләр үзара фикер алыша башладылар: «Әгәр: „Күктән“,— дисәк, ул: „Алайса, ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?“ — дип сорар. 32 Ә, бәлки: „Кешеләрдән“,— дияргәдер?» Әмма алар алай дип әйтергә курка иделәр, чөнки бар кеше дә Яхъяны чын пәйгамбәр дип саный иде. 33 Алар Гайсәгә: «Белмибез»,— диделәр. «Мин дә сезгә боларны эшләргә ни хакым барлыгын әйтмим»,— диде Гайсә.