Рәсүлләр
16 Шуннан соң ул Дербигә, ә аннары Листрага килде. Анда Тимути́ исемле бер шәкерт бар иде. Аның әнисе иман итүче яһүд, ә әтисе грек иде. 2 Ли́стра белән Икониядәге кардәшләр аны мактап телгә ала иделәр. 3 Паулның аны үзенә юлдаш итеп аласы килде, һәм ул шулай эшләде дә. Әмма башта Тимутине сөннәткә утыртты, чөнки ул җирләрдә яһүдләр яши иде, һәм барысы да аның әтисе грек икәнен белә иде. 4 Шәһәрләр аша үткәндә, алар кардәшләргә Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр кабул иткән карарларны, алар шул карарларны үтәсеннәр өчен, җиткерделәр. 5 Нәтиҗәдә, җыелышлар иманда ныгыды һәм иман итүчеләр саны көннән-көн арта барды.
6 Алар Фри́гия һәм Гәлә́тия аша үттеләр, чөнки изге рух аларны Аллаһы сүзен А́сия өлкәсендә вәгазьләүдән тыйды. 7 Шуннан соң Мисиягә килеп җиткәч, алар Битиниягә барырга булдылар, әмма Гайсәнең рухы аларга рөхсәт итмәде. 8 Шунда алар Мисияне үтеп, Троаска төштеләр. 9 Төнлә Паул бер күренеш күрде: македонияле бер ир-ат аңа: «Македониягә күч һәм безгә ярдәм ит»,— дип, ялварып басып тора иде. 10 Паулның шул күренешеннән соң без, Аллаһы безне аларга яхшы хәбәрне сөйләргә чакыра дигән нәтиҗәгә килеп, шундук Македониягә китәргә булдык.
11 Без, корабка утырып, Троастан туп-туры Самофракка килдек, ә икенче көнне Ниапольга барып җиттек. 12 Аннары Рим хакимлеге астындагы Филипиягә юл тоттык. Ул Македониянең бу өлкәсендәге төп шәһәр. Анда без берничә көнгә тукталдык. 13 Шимбә көнне, шәһәр капкасыннан чыгып, без елга буена киттек. Анда дога кылу урыны бар дип ишеткән идек. Елга буенда без җыелган хатын-кызларга вәгазьләп утырдык. 14 Анда Фиати́ра шәһәреннән Аллаһыга гыйбадәт кылучы Ли́дия исемле бер хатын-кыз бар иде. Ул куе кызыл төстәге кыйммәтле тукымалар һәм киемнәр сатучысы иде. Ул безне тыңлап утырды, һәм, Паул сөйләгәнне кабул итсен өчен, Йәһвә аның йөрәген ачты. 15 Үзе һәм өендәгеләре суга чумдырылу үткәч, Лидия бездән үтенеп: «Мине Йәһвәгә тугры дип санасагыз, өемә кереп, кунак булыгыз»,— диде һәм безне керергә күндерде.
16 Бер көнне дога кылу урынына барганда, безгә бер хезмәтче кыз очрады. Аңарда рух, күрәзәче җен бар иде, һәм шул кыз, күрәзәлек итеп, үз хуҗаларына күп табыш китерә иде. 17 Ул Паул белән безгә иярде һәм: «Бу кешеләр — Аллаһы Тәгаләнең хезмәтчеләре, алар сезгә котылу юлын вәгазьлиләр»,— дип, кычкырып барды. 18 Ул берничә көн шулай эшләде. Бу Паулны туйдыргач, ул борылып, рухка: «Гайсә Мәсих исеменнән сиңа аңардан чыгарга боерам»,— диде. Һәм рух шундук чыкты.
19 Кызның хуҗалары, табыш алуга өметнең юкка чыкканын күреп, Паул белән Силасны тотып алдылар һәм базар мәйданына башлыклар янына өстерәп алып киттеләр. 20 Аларны шәһәр хакимнәре янына китереп, болай диделәр: «Бу кешеләр шәһәрдә тынычлыкны бозып йөриләр. Алар яһүдләр 21 һәм безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, тотарга да ярамаган йолаларны вәгазьлиләр». 22 Шунда халык аларга каршы күтәрелде, һәм шәһәр хакимнәре аларның киемнәрен ертып салдырырга, ә үзләрен чыбык белән кыйнарга куштылар. 23 Аларны, каты гына кыйнаганнан соң, төрмәгә ташладылар һәм төрмә сакчысына, алар кача алмасын өчен, сакларга боердылар. 24 Андый әмер алгач, сакчы аларны төрмәнең иң эчке бүлмәсенә япты һәм аякларын агач богауларга беркетеп куйды.
25 Төн уртасындарак Паул белән Си́лас дога кылдылар һәм Аллаһыга мәдхияләр җырладылар, ә тоткыннар аларны тыңладылар. 26 Кинәт көчле җир тетрәү булды, һәм төрмәнең нигезе селкенеп куйды. Шундук барлык ишекләр ачылды, һәм һәркемнең богавы төшеп китте. 27 Төрмә сакчысы йокысыннан уянып, ишекләрнең ачык булуын күргәч, тоткыннар качкандыр, дип уйлады һәм, кылычын чыгарып, үз-үзен үтерергә җыенды. 28 Әмма Паул: «Үзеңә кул салма, без барыбыз да монда!» — дип кычкырды. 29 Шунда сакчы ут сорап алды да, эчкә йөгереп керде. Ул калтыранып Паул белән Силас алдына тезләнде 30 һәм аларны тышкы якка чыгарып: «Әфәнделәр, котылу өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сорады. 31 Алар аңа: «Хуҗабыз Гайсәгә иман ит. Шулай итеп үзең дә котылачаксың, гаиләң дә котылачак»,— диделәр. 32 Шуннан соң алар аның үзенә һәм өендәге бар кешеләргә Йәһвә сүзен сөйләделәр. 33 Шунда, төнлә, ул аларны үзе белән алып, җәрәхәтләрен юды һәм үзе дә, өендәгеләренең барысы да тоткарланмыйча суга чумдырылу үттеләр. 34 Ул аларны үз өенә алып килде, алар өчен табын әзерләде һәм Аллаһыга иман итә башлаганы өчен өйдәгеләрнең барысы белән бик нык куанды.
35 Таң атканнан соң, шәһәр хакимнәре үз сакчыларын: «Теге кешеләрне азат итегез»,— дигән хәбәр белән җибәрделәр. 36 Төрмә сакчысы шул хәбәрне Паулга җиткерде: «Шәһәр хакимнәре икегезне дә азат итәр өчен кешеләр җибәрделәр. Шуңа күрә барыгыз, исән-имин йөрегез». 37 Ләкин Паул: «Алар безне, Рим гражданнары булсак та, халык алдында чыбыклап, судсыз төрмәгә яптылар, ә хәзер беркемгә дә белдермичә чыгарырга җыеналармы? Юк инде! Килсеннәр дә, үзләре безне чыгарсыннар»,— диде. 38 Сакчылар бу сүзләрне шәһәр хакимнәренә җиткерделәр, ә тегеләре аларның Рим гражданнары булуын ишеткәч, куркып киттеләр 39 һәм алар янына барып, гафу үтенделәр, аларны иреккә чыгардылар һәм шәһәрдән китүләрен сорадылар. 40 Ләкин төрмәдән чыккач, алар Лидиянең йортына бардылар һәм кардәшләрне күреп, аларның рухларын күтәрделәр һәм аннан соң юлга чыктылар.