Ачылыш
18 Шуннан соң мин күктән төшүче башка бер фәрештәне күрдем. Аңа бөек хакимлек бирелгән иде. Аның даныннан җир яктырып китте. 2 Фәрештә көчле тавыш белән болай дип кычкырды: «Җимерелеп төште! Бөек Бабыл җимерелеп төште! Ул җеннәр һәм төрле шакшы рухлар торагы, шакшы һәм җирәнгеч кошлар оясы булды! 3 Чөнки бар халыклар аның тыелгысыз фахишәлек шәрабының корбаны булды. Җир патшалары аның белән зина кылды, сәүдәгәрләр* бу хатын оятсызланып җыйган күп кыйммәтле әйберләр аркасында баеды».
4 Шунда мин күктән башка бер тавыш ишеттем. Ул болай диде: «Минем халкым, аның гөнаһларында катнашмас өчен һәм аның бәла-казаларына дучар булмас өчен, чык аннан. 5 Чөнки аның гөнаһлары күккә кадәр җитте, һәм Аллаһы аның явыз эшләрен искә төшерде. 6 Ул башкаларга нәрсә эшләгән булса, үзенә дә шулай ук кайтарылсын, әйе, эшләренә карап икеләтә бирелсен; үзе әзерләгән касәдә аның үзенә икеләтә әзерләнсен. 7 Ул үзен никадәр данлаган, оятсызланып кыйммәтле әйберләр җыйган булса, шулкадәр аңа газап һәм кайгы булсын. Чөнки ул үз күңеленнән: „Патшабикәдәй утырам, мин тол хатын түгел, кайгы да беркайчан күрмәм“,— дип әйтә. 8 Шуңа күрә аңа үлем, хәсрәт, ачлык кебек бәла-казалар бер көндә киләчәк, ул утта яндырылачак, чөнки аны хөкем иткән Йәһвә Аллаһы кодрәтле.
9 Шунда аның белән зина кылган һәм бергә оятсызланып кыйммәтле әйберләр җыйган җир патшалары, ул янганда чыккан төтенне күреп, аның хакында үкереп елаячаклар һәм кайгырып үз күкрәкләренә сугачаклар. 10 Алар аның газапларыннан куркып, читтәрәк басып торачаклар һәм: „Нинди кайгы, нинди кайгы, бөек һәм куәтле Бабыл шәһәре, чөнки сиңа чыгарылган хөкем бер сәгать эчендә үтәлде!“ — дип әйтәчәкләр.
11 Җир сәүдәгәрләре дә аның хакында үкереп елаячаклар һәм кайгырачаклар, чөнки аларның әйберләрен сатып алырга инде беркем дә калмады. 12 Аларның алтын һәм көмеш әйберләрен, асылташларын һәм энҗеләрен, нәфис җитенен, куе кызыл төстәге тукымаларын, ефәкләрен һәм җете кызыл төстәге тукымаларын, хуш исле агачтан, фил сөягеннән, иң кыйммәтле агачтан, бакырдан, тимердән һәм мәрмәрдән ясалган әйберләрен, 13 шулай ук дарчиннарын*, һинд тәмләткечләрен, фимиамнарын, ладаннарын, шәрабларын, зәйтүн майларын, иң яхшы оннарын һәм бодайларын, мал-туарларын, сарыкларын, атларын, арбаларын, колларын һәм кеше җаннарын да алучы юк. 14 Әйе, синең җаның теләгән яхшы җимешләр юкка чыкты, барлык ләззәтле һәм купшы нәрсәләрең юк булды, аларны һичкайчан тапмаячаклар.
15 Болар белән сәүдә итүче сәүдәгәрләр һәм аның ярдәмендә баючылар, аның газапларыннан куркып, читтәрәк басып торачаклар, үкереп елаячаклар һәм кайгырып 16 болай диячәкләр: „Нинди кайгы, нинди кайгы... Чөнки нәфис җитен, куе кызыл һәм җете кызыл төстәге киемнәргә киенгән, алтын әйберләр, асылташлар һәм энҗе белән бизәлгән бөек шәһәр, 17 шундый зур байлык, бер сәгать эчендә юк ителде!“
Диңгездәге һәрбер кораб капитаны, диңгездәге һәрбер сәяхәтче, матрос, һәм диңгез исәбенә яшәүче барысы да еракта басып тордылар 18 һәм ул янганда чыккан төтенгә карап: „Бу бөек шәһәргә кайсы шәһәр тиң булсын?“ — дип кычкырдылар. 19 Алар башларына тузан сиптеләр, үкереп еладылар һәм кайгырып: „Нинди кайгы, нинди кайгы... Чөнки бу бөек шәһәрнең байлыгыннан диңгездә кораблары булган һәммә кеше баеган иде, ә ул бер сәгать эчендә юкка чыкты!“ — дип кычкырдылар.
20 Күк, шулай ук изгеләр, рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр, куаныгыз, чөнки Аллаһы аны сезнең хакка хөкемгә тартты!»
21 Шунда бер көчле фәрештә тегермән ташы сыман зур ташны алды да, диңгезгә ташлады һәм болай диде: «Бөек шәһәр Бабыл да шулай ук тиз ыргытылачак, һәм аны инде беркайчан да тапмаячаклар. 22 Арфада уйнап җырлаучылар, флейтачылар һәм быргычылар тавышы синдә инде ишетелмәячәк. Бернинди дә һөнәрче инде табылмаячак, тегермән ташларының тавышы синдә инде ишетелмәячәк. 23 Яктырткыч уты синдә инде яктыртмаячак, кияү белән кәләш тавышлары синдә инде ишетелмәячәк. Чөнки сәүдәгәрләрең җирдә түрәләр иде, һәм сихерчелегең* бар халыкларны юлдан яздырды. 24 Әйе, бу шәһәрдә бар пәйгамбәрләрнең, изгеләрнең һәм җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең каны табылды».