1 Көринтлеләргә
5 Миңа билгеле булганча, арагызда фахишәлек, хәтта башка халыклар арасында булмаган фахишәлек урын ала, ягъни берәү үз әтисенең хатыны белән яши. 2 Моның белән горурланасызмы? Сез кайгырырга һәм андый эш кылучыны җыелыштан чыгарырга тиеш түгелме соң? 3 Үзем сезнең белән булмасам да, рухым сезнең белән, һәм мин, сезнең арагызда булгандай, андый эш кылучыны инде хөкем иттем. 4 Сез Хуҗабыз Гайсә исеменнән җыелганда һәм Хуҗабыз Гайсәнең кодрәте белән минем рухым да сезнең янда булганда, 5 андый гөнаһлы тәэсирне юк итәр өчен, ул кешене Шайтанга тапшырыгыз. Моны Хуҗабыз көнендә рух* котылып калсын өчен эшләгез.
6 Юкка гына мактанасыз. Аз гына ачыткының бөтен камырны ачытканын белмисезме әллә? 7 Яңа камыр булыр өчен, ачыган иске камырны алып ташлагыз, сездә ачыткы юк бит, чөнки Мәсих, безнең Паса́х бәрәнебез, корбан ителде. 8 Шуңа күрә ачыган иске камыр, шулай ук яманлык һәм явызлык ачыткысы белән түгел, ә эчкерсезлек һәм хакыйкатьнең төче икмәге белән бәйрәм итик.
9 Мин сезгә үз хатымда, зиначылар белән башка аралашмагыз, дип язган идем, 10 әмма бу дөньядагы зиначылар, комсызлар, талаучылар, потка табынучылар белән бөтенләй аралашмагыз дип әйтәсем килмәгән иде, юкса сезгә бу дөньядан чыгарга туры килер иде. 11 Хәзер мин сезгә, үзен кардәш дип атап та, зиначы, яки комсыз, яки потка табынучы, яки башкаларны хурлаучы, яки эчкече, яки талаучы булып кала биргән кеше белән башка аралашмагыз, андый кеше белән бергә хәтта ашамагыз да, дип язам. 12 Мин җыелыштан булмаганнарны хөкем итәргә тиеш түгел. Сез җыелыштагыларны хөкем итәргә тиеш. 13 Ә җыелыштан булмаганнарны Аллаһы хөкем итә. «Үз арагыздан явызлык кылучыны чыгарыгыз».