Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Филипиялеләргә 1
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Филипиялеләргә 1:1

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Оештырылган халык», 53 б.

Филипиялеләргә 1:7

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Тормышыбыз һәм хезмәтебез. Эш дәфтәре»,

    7/2023, 3 б.

    «Шаһитлек бирегез», 131, 132 б.

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 21 дәрес

    «Күзәтү манарасы»,

    15.2.2015, 22, 23 б.

Филипиялеләргә 1:9

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    8/2022, 3 б.

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    8/2019, 9, 10 б.

Филипиялеләргә 1:10

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 12 дәрес

    «Уяныгыз!»,

    № 1 2020 12 б.

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    8/2019, 10—12 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.11.2008, 24 б.

Филипиялеләргә 1:11

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    8/2019, 12 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.5.2007, 12 б.

Филипиялеләргә 1:13

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.2.2013, 14—16 б.

    «Изге Язмалар», 1817 б.

Филипиялеләргә 1:23

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.8.2008, 28 б.

Филипиялеләргә 1:27

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.8.2012, 11, 12 б.

    15.9.2010, 13, 14 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Филипиялеләргә 1:1–30

Филипиялеләргә

1 Бу хатны Мәсих Гайсәнең хезмәтчеләре Паул һәм Тимути Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торучы Филипиядәге бар изгеләргә, шулай ук күзәтчеләргә һәм хезмәттәш ярдәмчеләргә яза.

2 Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән юмарт игелек һәм иминлек сезгә.

3 Сезне искә төшергәндә, мин һәрвакыт Аллаһыма рәхмәт укып, 4 барыгыз турында ялварып сорыйм һәм куанам, 5 чөнки сез беренче көннән алып хәзергә кадәр яхшы хәбәр тарату эшенә үз өлешегезне кертеп торасыз. 6 Сезнең арагызда игелекле эш башлаган Аллаһы аны Гайсә Мәсих көнендә тәмамлаганчы башкарачак дип ышанам. 7 Мин сезнең барыгыз турында башкача уйлый да алмыйм, чөнки сез минем күңелемдә. Әйе, сез мин төрмәдә богауларда утырганда, шулай ук яхшы хәбәрне яклауда һәм законлаштыруда миңа таяныч булдыгыз. Шулай итеп сез дә, мин дә — барыбыз Аллаһының юмарт игелеген татыдык.

8 Мин барыгызны да Мәсих Гайсә яраткандай яратам, шуңа күрә сезне сагынып беттем, Аллаһы моны күрә. 9 Мин өзлексез дога кылам һәм мәхәббәтегез, төгәл белемегез артканнан арта барсын һәм зирәклегегез һәр яктан үсә барсын дип ялварам, 10 шулай ук сез нәрсә мөһимрәк, шуны аера белсен дип һәм шуның белән Мәсих көненә кадәр кимчелексез калсын һәм башкаларның иманнарына киртә булмасын дип сорыйм 11 һәм Аллаһыга дан белән мактау булсын өчен, сез Гайсә Мәсих аша тәкъвалык җимешләре белән сугарылсын дип үтенәм.

12 Кардәшләр, шуны белегез: минем белән булган хәлләр чынында яхшы хәбәрнең таралуына китерде. 13 Нәтиҗәдә, минем Мәсих хакына төрмәдә богауланып утыруым Рим патшасының бар сакчыларына һәм башкаларга билгеле булды. 14 Минем төрмә богауларым Хуҗабызга хезмәт итүче кардәшләрнең күбесен какшамыйча нык торырга этәрде, һәм алар Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сөйлиләр.

15 Әйе, кайберәүләр Мәсих турында көнчелек аркасында һәм ярышканга вәгазьли, ә башкалары моны яхшы ният белән эшли. 16 Соңгыларын Мәсих турында игълан итәргә мәхәббәт этәрә, чөнки алар минем яхшы хәбәрне якларга куелганымны беләләр. 17 Беренчеләре исә моны чын күңелдән түгел, ә тартышканга эшлиләр һәм аларның миңа, төрмәдә богауларда утыручыга, газаплар китерәсе килә. 18 Һәм нәтиҗәсе нинди? Вәгазьләүләре чын күңелдәнме яки юкмы — һәрхәлдә, Мәсих турындагы хәбәр игълан ителә, һәм мин моңа шатланам. Мин киләчәктә дә шатланачакмын, 19 чөнки шуны беләм: ялваруларыгыз һәм Гайсә Мәсих рухының ярдәме белән мин нәтиҗәдә коткарылган булачакмын. 20 Әйе, мин бернәрсәдә дә оятка калмаячагыма өметләнәм һәм ул вакытны түземсезлек белән көтәм. Ләкин Мәсих сөйләү ирегем ярдәмендә һәрвакыттагыча кебек хәзер дә тәнем аркылы данлана һәм — тере булсам да, үле булсам да — тәнем аша мактап данланган булачак.

21 Минем өчен тормыш — Мәсих өчен яшәү, үлем — казаныш. 22 Әгәр мин бу тәнемдә яшәргә тиеш икән, эшләп күбрәк җимеш китерермен, шулай да нәрсә сайлаганымны әйтмәячәкмен. 23 Икесенең кайсысын сайларга икәнен белмим; чөнки минем азат ителеп Мәсих белән бергә буласым килә, ә бу, әлбәттә, күпкә яхшырак. 24 Шулай да сезнең хакка бу тәнемдә калуым минем өчен мөһимрәк. 25 Мин моңа инанган һәм шуны беләм: мин тәнемдә калачакмын һәм сез уңышлы булсын өчен, шулай ук иманнан килгән шатлык кичерсен өчен, сезнең барыгыз белән булачакмын. 26 Шулай итеп, мин сезнең яныгызга кабат килгәч, сезнең, Мәсих Гайсәнең шәкертләре буларак, шатлыгыгыз минем аркада ташып торачак.

27 Тик Мәсих турындагы яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулчак мин, сезгә килеп үзегезне күрепме яки килмичә генәме, сезнең турында мондый хәбәр ишетермен: сез яхшы хәбәргә иман итүегез хакына бергәләшеп, иңне иңгә терәп көрәшкәндә, бер рухта нык торасыз 28 һәм үзегезгә каршы килүчеләрдән һич тә курыкмыйсыз. Бу аларның юк ителәчәгенә, ә сезнең коткарылган булачагыгызга дәлил, һәм ул — Аллаһыдан. 29 Чөнки сез Мәсихкә иман итүгә генә түгел, ә аның хакына газап чигүгә дә лаек булдыгыз. 30 Сез элек алып барган көрәшемне күрдегез һәм аны әле дә алып барганым турында ишетеп торасыз. Сез үзегез дә шундый ук көрәштә катнашасыз.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу