Марк
9 Шуннан соң ул аларга: «Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре, Аллаһы Патшалыгының үз кодрәтендә идарә итүен күрмичә, үлемне татымаячаклар»,— диде. 2 Һәм алты көннән соң үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны гына алып, биек тауга менде. Шунда алар алдында аның кыяфәте үзгәрде: 3 киемнәре күз чагылдырырлык ак төскә керде, җир йөзендә беркем дә аны шулкадәр ак итеп агарта алмас иде. 4 Алар алдында шулай ук Ильяс белән Муса хасил булды. Алар Гайсә белән сөйләшә иделәр. 5 Шунда Петер Гайсәгә: «Остаз*, монда шундый рәхәт. Каршы булмасаң, без өч чатыр корыр идек: берсен сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска»,— диде. 6 Алар нык курыккан иделәр, шуңа күрә Петер нәрсә әйтергә дә белмәде. 7 Шунда бер болыт килеп аларны каплады, ә болыт эченнән: «Бу — минем сөекле Улым, аны тыңлагыз»,— дигән тавыш ишетелде. 8 Алар як-якларына карап алдылар: яннарында Гайсәдән башка инде беркем дә юк иде.
9 Таудан төшкәндә, Гайсә аларга анда күргәннәрен Кеше Улының үледән терелеп торуына кадәр берәүгә дә сөйләмәскә кушты. 10 Алар нәкъ шулай эшләделәр дә, әмма үзара бу терелеп тору нәрсә аңлата икән дип сөйләштеләр. 11 Шуннан соң аңа мондый сорау бирделәр: «Ни өчен канунчылар башта Ильяс килергә тиеш дип әйтәләр?» 12 Ул аларга болай диде: «Әйе, башта Ильяс киләчәк һәм барын да яңадан торгызачак. Ләкин ни өчен соң, алайса, Кеше Улы күп газаплар чигеп кимсетелергә тиеш дип язылган? 13 Ә мин сезгә шуны әйтәм: Ильяс инде килде, һәм, аның турында язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр».
14 Алар калган шәкертләр янына әйләнеп кайтса, болар янына күп кеше җыелган, һәм канунчылар алар белән бәхәсләшеп тора. 15 Халык Гайсәне күреп, таң калды һәм сәламләр өчен аңа таба йөгерде. 16 «Алар белән нәрсә турында бәхәсләшәсез?» — дип сорады ул алардан. 17 Халык арасыннан берәү аңа җавап бирде: «Остаз, мин синең яныңа үз улымны китердем, чөнки аның эчендә аны телсез итүче рух бар. 18 Ул улымны кайда эләктерсә, шунда җиргә ега, һәм улым авызыннан күбекләр чыгара, тешләрен шыгырдата һәм көчсез кала. Мин шәкертләреңнән аны куып чыгаруларын үтенгән идем дә, алар булдыра алмадылар». 19 Ул аларга җавап итеп: «И имансыз буын, иманыгыз үссен өчен миңа сезнең белән тагын күпме булырга? Миңа сезне күпме түзеп торырга? Аны минем янга китерегез»,— диде. 20 Теге егетне Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрү белән рух егеткә тәэсир итте, һәм аны көзән җыерып алды, һәм ул җиргә егылып, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәри башлады. 21 Гайсә аның әтисеннән: «Бу хәл аның белән күптәнме?» — дип сорагач, әтисе болай диде: «Балачактан бирле. 22 Рух аны үтерергә тырышып, утка да, суга да берничә тапкыр ташлады. Әгәр берәр нәрсә эшли алсаң, кызган безне һәм ярдәм ит». 23 Гайсә аңа: «Ни өчен син: „Әгәр эшли алсаң“,— дисең? Иман итүче бар нәрсәне дә башкара ала»,— диде. 24 Баланың атасы шунда ук кычкырып: «Иман итәм! Иманым җитмәсә, ярдәм ит!» — диде.
25 Гайсә, халыкның алар янына ашыгып җыелганын күреп, җенне шелтәләде дә: «Телсез һәм чукрак итүче рух, мин сиңа аның эченнән чыгарга һәм башка кермәскә кушам»,— диде. 26 Шунда җен кычкырып җибәрде, ә егетне каты көзән җыерды, һәм җен аңардан чыкты. Егет үлгән шикелле ята иде, шуңа күрә кешеләрнең күбесе: «Ул үлде!» — диештеләр. 27 Гайсә егетне кулыннан тотып торгызды. 28 Ул өйгә кергәч, шәкертләре аның белән генә калып: «Ни өчен без аны куып чыгара алмадык?» — дип сорадылар. 29 Ул аларга: «Андый рухларны дога белән генә куып чыгарып була»,— диде.
30 Шул урыннан киткәч, алар Гәлилә́я аша юл тоттылар. Әмма ул беркемнең дә моның турында белүен теләмәде, 31 чөнки ул үз шәкертләрен өйрәтә иде. Ул аларга: «Кеше Улы дошманнар кулына тапшырылырга тиеш, һәм алар аны үтерәчәкләр. Әмма үтерелсә дә, ул өч көннән соң терелеп торачак»,— дип сөйләде. 32 Алар ул әйткәнне аңламасалар да, сораштырырга куркалар иде.
33 Кәпернаумга килгәч, алар бер өйгә керделәр. Гайсә алардан: «Юлда барганда сез нәрсә хакында бәхәсләштегез?» — дип сорады. 34 Алар дәшмәделәр, чөнки алар юлда барганда, араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшкәннәр иде. 35 Шунда ул утырды һәм үзе янына унике рәсүлен чакырып: «Беренче булырга теләүче соңгы булырга, бөтенесе өчен хезмәтче булырга тиеш»,— диде. 36 Ул бер баланы чакырып алар арасына бастырды да, аны кочаклап болай диде: 37 «Минем исемем хакына мондый балаларның берсен кабул итүче мине дә кабул итә. Ә мине кабул итүче мине генә түгел, мине җибәрүчене дә кабул итә».
38 Яхъя аңа: «Остаз, без бер кешенең синең исемеңне кулланып, җеннәрне куып чыгарганын күрдек һәм аны, безнең белән бергә йөрмәгәнгә, туктатырга тырыштык»,— дип әйтте. 39 Ләкин Гайсә болай диде: «Аңа комачауламагыз, чөнки минем исемем хакына берәр кодрәтле эш башкаручы минем турында шунда ук берәр нинди начар сүз әйтә башламас, 40 чөнки безгә каршы тормаучы безнең яклы. 41 Һәм берәрсе, сез Мәсихнеке булганга, сезгә эчәргә бер касә су бирсә, сезгә хак сүз әйтәм: ул үз бүләген һичшиксез алачак. 42 Әмма берәрсе миңа иман итүче бу кечеләрнең берсен иманнан ваз кичәргә этәрсә*, аны, муенына тегермән ташы бәйләп, диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде.
43 Кулың сине гөнаһка тартса*, аны чабып ташла. Гәһәннәгә*, сүнмәс утка, ике куллы килеш барганчы, тормышка гарип килеш керүең яхшырак. 44* —— 45 Аягың сине гөнаһка тартса, аны чабып ташла. Гәһәннәгә ике аягың белән эләккәнче, тормышка аксак килеш керүең яхшырак. 46* —— 47 Күзең сине гөнаһка тартса, аны алып ташла. Гәһәннәгә ике күзле килеш эләккәнче, Аллаһы Патшалыгына бер күзле килеш керүең яхшырак. 48 Гәһәннәдә кортлар да үлми, ялкын да сүнми.
49 Чөнки һәркем* ут белән тозланырга тиеш. 50 Тоз — яхшы нәрсә, әмма тоз үз тәмен югалтса, аны нәрсә белән тозлы итәрсең? Сездә тоз булсын, һәм бер-берегез белән тату яшәгез».