1 Яхъя
4 Кадерле кардәшләр, иңдерелгән хәбәрләрнең һәрберсенә ышанмагыз, әмма бу хәбәрнең чыннан да Аллаһыданмы икәнен тикшерегез. Чөнки дөньяда күп ялган пәйгамбәрләр пәйда булды.
2 Аллаһы иңдергән хәбәрне болай танып була: Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнен раслаган һәр хәбәр Аллаһыдан иңдерелгән була. 3 Гайсәнең кеше булып килгәнен танымаган һәр хәбәр исә Аллаһыдан түгел, ә Мәсих дошманыннан килә. Сез ишеткәнчә, бу хәбәр килергә тиеш иде, һәм хәзер ул инде дөньяда.
4 Сез Аллаһыдан, кадерле балаларым, һәм сез андый кешеләрне* җиңдегез. Чөнки сезнең белән бердәмлектә торучы Аллаһы дөнья белән бердәмлектә торучы Иблистән бөегрәк. 5 Дөньядан булганга, алар дөньяныкын сөйлиләр, һәм бу дөнья аларны тыңлап тора. 6 Без — Аллаһыдан. Аллаһыны белгән кеше безне тыңлый, ә Аллаһыдан булмаган кеше безне тыңламый. Моңа карап без чын хәбәрне ялган хәбәрдән аерабыз.
7 Кадерле кардәшләр, әйдәгез, бер-беребезне яратып яшик, чөнки мәхәббәт Аллаһыдан. Һәр яратучы Аллаһыдан туган була һәм Аллаһыны белә. 8 Яратмаучы — Аллаһыны танып белми, чөнки Аллаһы — мәхәббәт ул. 9 Аллаһы, без аның бердәнбер Улы аша тормыш ала алсын өчен, аны дөньяга җибәрде. Шулай итеп ул безгә үз мәхәббәтен күрсәтте. 10 Мәхәббәтнең асылы шул: без Аллаһыны түгел, ә ул безне яратты һәм Улын үзе белән татулаштыручы, гөнаһларыбызны йолып алучы корбан итеп җибәрде.
11 Кадерле кардәшләр, Аллаһы безне шулай ярата икән, без дә бер-беребезне яратырга бурычлы. 12 Беркемнең дә, беркайчан да Аллаһыны күргәне юк. Без киләчәктә дә бер-беребезне яратып яшәсәк, Аллаһы безнең белән булыр һәм аның мәхәббәте бездә камил рәвештә күрсәтелер. 13 Без аның белән бердәмлектә булуыбызны һәм аның безнең белән бердәмлектә булуын беләбез, чөнки ул безгә үз рухын бирде. 14 Күктәге Атабыз үз Улын дөньяны Коткаручы итеп җибәргән, без моны үзебез күрдек һәм моның турында шаһитлек бирәбез. 15 Кем дә кем Гайсә Мәсихнең Аллаһы Улы икәнен таныса, Аллаһы аның белән бердәмлектә булыр, һәм ул үзе дә Аллаһы белән бердәмлектә булыр. 16 Без үзебез дә Аллаһының мәхәббәтен танып белдек һәм Аллаһының безгә карата булган мәхәббәтенә ышанабыз.
Аллаһы — мәхәббәт ул. Мәхәббәт юлында йөрүче — Аллаһы белән бердәмлектә тора, һәм Аллаһы да аның белән бердәмлектә тора. 17 Шулай итеп, без хөкем көнендә кыюлык белән сөйли алсын өчен, мәхәббәт бездә камил рәвештә күрсәтелә; чөнки Мәсих нинди булган булса, бу дөньяда без дә шундый. 18 Мәхәббәттә курку юк. Камил мәхәббәт куркуны юкка чыгара, чөнки курку безне тоткарлап тора. Куркуга бирелгән кешедә мәхәббәт камил рәвештә күрсәтелми. 19 Без исә ул безне беренче булып яратканга яратабыз.
20 Берәрсе: «Мин Аллаһыны яратам»,— диеп тә, үз кардәшен нәфрәт итә икән, ул — ялганчы. Чөнки үзе күргән кардәшен яратмаучы кеше үзе күрмәгән Аллаһыны ярата алмый. 21 Аның безгә биргән әмере шул: Аллаһыны яратучы үз кардәшен дә яратырга тиеш.