Марк
8 Шул көннәрдә кабат күп кеше җыелды һәм аларның ашарларына юк иде. Гайсә шәкертләрен чакырып, болай диде: 2 «Кешеләрне кызганам, чөнки алар инде өч көн минем янымда, ә ашарларына юк. 3 Аларны ач килеш өйләренә кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, кайберләре ерактан килгән бит». 4 Ләкин шәкертләре: «Монда, шундый ерак урында, бу кешеләрне туендырыр өчен икмәкне кайдан табарга?» — дип җавап бирделәр. 5 Ул алардан: «Сездә ничә икмәк бар?» — дип сорады. Алар: «Җиде»,— диделәр. 6 Шунда Гайсә халыкка җиргә утырырга кушты, ә үзе җиде икмәкне алды да, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларны сындыргалады. Ул икмәкне халыкка таратыр өчен шәкертләренә бирде, һәм тегеләре тарата башладылар. 7 Аларның шулай ук берничә балыгы да бар иде, һәм Гайсә, Аллаһыга рәхмәтләрен белдергәннән соң, аларны да таратырга кушты. 8 Барысы да туенганнан соң, калган сыныкларны җыйдылар һәм тулы җиде зур кәрзин булып чыкты. 9 Анда исә дүрт меңгә якын ир-ат бар иде. Шуннан соң Гайсә аларны кайтарып җибәрде.
10 Ә үзе шәкертләре белән көймәгә утырып, Далмануфа́ җирләренә килде. 11 Анда аның янына фарисейлар җыелды һәм, аны сынар өчен, күктән билге сорап, аның белән бәхәсләшә башладылар. 12 Ул авыр сулап: «Ни өчен бу буын билге эзли? Сезгә хак сүз әйтәм: бу буынга бернинди билге бирелмәс»,— диде. 13 Шуннан соң ул аларны калдырып, кабат көймәгә утырды да, аръякка таба китте.
14 Аның шәкертләре үзләре белән икмәк алырга онытканнар иде, һәм көймәдә бер икмәктән башка бернинди ризык та юк иде. 15 Гайсә аларны кисәтеп: «Сак булыгыз, фарисейлар ачыткысыннан һәм Һиру́д ачыткысыннан сакланыгыз»,— диде. 16 Шунда шәкертләр бер-берсен икмәк алмауда гаепли башладылар. 17 Моны ишетеп, ул аларга болай диде: «Ни өчен сез бер-берегезне икмәк алмагансың дип гаеплисез? Әле дә аңламыйсызмыни, әле дә төшенмисезмени? Йөрәкләрегез әле дә аңларлык хәлдә түгелмени? 18 „Күзләрегез булып та, күрмисезме; колакларыгыз булып та, ишетмисезме?“ 19 Мин биш икмәкне биш мең ир кешегә сындырып биргәч, сыныклар белән тулы ничә кәрзин җыйганыгызны хәтерлисезме?» Алар: «Унике»,— дип җавап бирделәр. 20 «Ә җиде икмәкне дүрт мең ир-атка сындырып биргәч, сыныклар белән тулы күпме зур кәрзин җыйдыгыз?» Алар: «Җиде»,— диделәр. 21 Шунда Гайсә аларга: «Сез һаман да моның мәгънәсен аңламыйсызмы?» — диде.
22 Алар Битсәидәгә барып җиткәч, кешеләр аның янына бер сукырны китерделәр һәм аңа кагылып алуын үтенделәр. 23 Гайсә сукырны кулыннан алып авылдан чыгарды. Ул аның күзләренә төкерде дә, өстенә кулларын куеп: «Берәр нәрсә күрәсеңме?» — дип сорады. 24 Теге кеше тирә-якка карап: «Кешеләрне күрәм. Алар агачларга охшаш, ләкин йөриләр»,— диде. 25 Гайсә аның күзләренә кабат кулларын куйды. Шунда теге кеше сәламәтләнде һәм барысын да ачык күрә башлады. 26 Гайсә аңа: «Авылга гына кермә»,— дип, өенә кайтарып җибәрде.
27 Шуннан соң Гайсә һәм аның шәкертләре Филипи́я Кайсариясе тирәсендәге авылларга киттеләр. Юлда барганда, ул үз шәкертләренә: «Кешеләр мине кемгә саный, нәрсә сөйли?» — дип, аларга сораулар бирә башлады. 28 Алар аңа: «Берәүләр — Чумдыручы Яхъя, икенчеләре — Ильяс, ә башкалары пәйгамбәрләрнең берсе дип саный»,— диделәр. 29 Шунда ул алардан: «Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз?» — дип сорады. «Син — Мәсих»,— дип җавап бирде Петер. 30 Әмма Гайсә аларга үзе хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты. 31 Шуннан соң ул аларны, Кеше Улына күп газап чигәргә туры киләчәк, өлкәннәр, баш руханилар һәм канунчылар аны кире кагачак, аны үтерәчәкләр, һәм ул өч көннән соң терелеп торачак, дип өйрәтә башлады. 32 Ул бу хакта турыдан-туры сөйләде. Әмма Петер аны читкәрәк чакырып, шелтәләргә тотынды. 33 Гайсә борылып шәкертләренә карады да, Петерне шелтәләп: «Кит янымнан, Шайтан! Чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары»,— диде.
34 Шунда ул, үзе янына халыкны һәм шәкертләрен чакырып, болай диде: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын. 35 Үз җанын саклап калырга теләүче аны югалтыр, ә җанын минем хакка һәм яхшы хәбәр хакына югалтучы аны коткарыр. 36 Чыннан да, кеше бөтен дөньяны үзенеке итеп тә, җанын югалтса, аңа ни файда? 37 Әйе, кеше үзендә булган бар нәрсәсен бирсә дә, җанын саклап кала алырмы? 38 Берәрсе бу зиначы һәм гөнаһлы буын алдында миннән һәм минем сүзләремнән оялса, Кеше Улы да изге фәрештәләре белән Атасының данында килгәндә, бу кешедән оялачак».