Марк
14 Ике көннән соң Паса́х һәм Төче икмәк бәйрәме буласы иде. Баш руханилар белән канунчылар Гайсәне хәйлә корып кулга алу һәм үтерү әмәлен эзли иделәр. 2 Әмма алар: «Бәйрәм вакытында аңа тими торыйк, югыйсә халык арасында чуалыш чыгар»,— дияләр иде.
3 Гайсә Битаниядә, махаулы Шимунның өендә, табын янында утырганда, алебастр савыт тотып бер хатын килде. Савытта хуш исле май, бик кыйммәтле саф нард иде. Хатын, савытны ачып, майны Гайсәнең башына агыза башлады. 4 Шунда кайберәүләр ярсуланып болай диештеләр: «Хуш исле майны нигә алай әрәм итәргә? 5 Бу майны өч йөздән артык динарга* сатып ярлыларга биреп була иде бит!» Һәм аларның бу хатынга ачулары чыкты. 6 Әмма Гайсә болай диде: «Калдырыгыз аны. Ник аны борчыйсыз? Ул минем өчен игелекле эш эшләде. 7 Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр, һәм сез аларга теләсә кайсы вакытта игелек эшли алырсыз, ә мин сезнең белән вакытлыча гына. 8 Ул хәленнән килгәнен эшләде; тәнемне хуш исле май белән майлап, алдан ук җирләүгә әзерләде. 9 Сезгә хак сүз әйтәм: яхшы хәбәр дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен, бу хатынны искә алып, кылган эше хакында да сөйләрләр».
10 Ә Яһүд Искариот, унике шәкертнең берсе, баш руханилар янына Гайсәне аларга сатар өчен китте. 11 Аның сүзләрен ишеткәч, алар сөенделәр һәм аңа көмеш тәңкәләр бирергә вәгъдә иттеләр. Һәм ул Гайсәне алар кулына тапшыру җаен эзли башлады.
12 Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә, йола буенча Паса́х бәйрәме корбаны китерелгәндә, шәкертләре Гайсәдән: «Синең өчен Паса́х ризыгын кайда әзерлик?» — дип сорадылар. 13 Шунда ул ике шәкертен чакырды да, аларга болай диде: «Шәһәргә барыгыз. Анда сезгә су тулы чүлмәк күтәреп баручы кеше очрар. Аңа иярегез дә, 14 ул кергән йортның хуҗасына: „Остаз болай дип сорый: „Шәкертләрем белән Паса́х ризыгын ашар өчен әзерләнгән кунак бүлмәсе кайда?“ — диегез“. 15 Ул сезгә бар кирәклесе булган зур өске бүлмәне күрсәтер, анда безнең өчен Паса́х ризыгын әзерләгез». 16 Шәкертләре шәһәргә кергәч, барысы да нәкъ Гайсә әйткәнчә булды, һәм алар Паса́х бәйрәме өчен барысын әзерләделәр.
17 Кич җиткәч, ул анда унике шәкерте белән бергә килде. 18 Табын янында ашап утырганда, Гайсә: «Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү, минем белән ашаучы, мине сатачак»,— диде. 19 Алар хафага төштеләр һәм бер-бер артлы: «Мин түгел бит?» — дип сорый башладылар. 20 Ул аларга болай диде: «Ул — минем белән бергә бер савытка икмәген манучы уникенең берсе. 21 Әйе, Кеше Улы үзе турында ничек язылган булса, шулай китә, әмма Кеше Улын сатучыга кайгы! Ул тумаган булса, аңа яхшырак булыр иде».
22 Алар ашап утырганда, Гайсә икмәкне алды да, рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып, аларга бирде. «Алыгыз, бу минем тәнемне аңлата»,— диде ул. 23 Шуннан соң Гайсә касә не алды һәм Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларга бирде, алар барысы да аннан эчтеләр. 24 Шунда ул аларга болай дип әйтте: «Бу шәраб күпләр хакына түгеләчәк „килешү канымны“ аңлата. 25 Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчү көне җитмичә, мин инде шәраб эчмәячәкмен». 26 Ахырда алар, мәдхияләр җырлаганнан соң, Зәйтүн тавына киттеләр.
27 Гайсә аларга болай диде: «Сез барыгыз да мине ташлап китәчәксез, чөнки: „Көтүчене һәлак итәрмен, һәм сарыклар таралыр“,— дип язылган. 28 Әмма үледән терелгәч, мин сездән алдарак Гәлиләягә килермен». 29 Петер исә: «Сине барысы ташлап китсә дә, мин ташлап китмәячәкмен»,— диде аңа. 30 Шунда Гайсә аңа: «Сиңа хак сүз әйтәм: бүген, бу төнне үк, әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дип әйтте. 31 Әмма Петер тагы да ныграк кызып: «Хәтта синең белән бергә үләргә туры килсә дә, синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен»,— дия башлады. Калганнары да шулай диде.
32 Алар Гитсимә́н дип аталган урынга килгәч, ул үз шәкертләренә: «Мин дога кылганда, монда утырып торыгыз»,— диде дә, 33 үзе белән Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны алып китте. Аны курку катыш борчу биләп алды. 34 Шунда ул аларга: «Җаным чиксез газаплана. Монда калыгыз һәм уяу торыгыз»,— диде, 35 ә үзе чак кына алгарак узып җиргә тезләнде. Ул, мөмкин булса, бу сәгать аны читләтеп үтсен дип дога кыла башлады. 36 Ул болай диде: «А́бба*, Әтием, син бар нәрсәне башкара аласың; миннән бу касәне алчы. Әмма мин түгел, ә син теләгәнчә булсын». 37 Гайсә үз шәкертләре янына килгәч, аларның йоклаганнарын күреп, Петергә болай диде: «Шимун, йоклыйсыңмы әллә? Бер сәгать тә уяу тора алмадыңмыни? 38 Вәсвәсәгә бирелмәс өчен, уяу торыгыз һәм дога кылыгыз. Әйе, рух көчле, ә тән хәлсез». 39 Аннары ул кабат китте һәм шул ук нәрсәләр турында дога кылды. 40 Кире килсә, алар йоклап ята, чөнки күзләрен йокы баскан иде, һәм алар аңа нәрсә әйтергә белмәделәр. 41 Ә өченче тапкыр әйләнеп килгәч, ул аларга болай диде: «Ни өчен сез шундый мөһим вакытта йоклыйсыз һәм ял итәсез? Җитәр! Вакыт килде! Кеше Улы гөнаһ кылучылар кулына сатыла. 42 Торыгыз, киттек. Миңа хыянәт итүче инде якын».
43 Шунда, Гайсә әле сөйләп торганда, унике шәкертнең берсе — Яһүд килде. Аның белән бергә кылычлар һәм чукмарлар тоткан халык та килде. Аларны баш руханилар, канунчылар һәм өлкәннәр җибәргән иде. 44 Хыянәтче исә алар белән билге турында алдан сөйләшеп: «Кемне үпсәм, шул Гайсә булыр; аны кулга алыгыз да, сак астында алып барыгыз»,— дип әйткән булган. 45 Яһүд туп-туры Гайсә янына китте һәм якынлашкач: «Остаз!» — диде дә, аны назлы итеп үбеп алды. 46 Шунда Гайсәне сак астына алдылар. 47 Ләкин янәшә торучыларның берсе, кылычын чыгарып, иң баш рухани хезмәтчесенең колагын чабып өзде. 48 Һәм Гайсә болай диде: «Сез кылыч һәм чукмар тотып мине кулга алыр өчен килдегезме? Әллә мин юлбасармы? 49 Мин ничәмә көннәр гыйбадәтханәдә өйрәтеп сезнең белән булдым, һәм сез мине кулга алмадыгыз. Хәер, моның барысы Язмалар тормышка ашсын өчен үтәлә».
50 Шунда бар шәкертләр аны ташлап качтылар. 51 Ә шәрә тәненә яхшы җитен кием кигән бер егет аңа ияреп читтәрәк барды. Аны тотарга тырышканнар иде дә, 52 әмма ул, киемен калдырып, шәрә килеш качып китте.
53 Гайсәне иң баш рухани янына китерделәр. Шунда барлык баш руханилар, өлкәннәр һәм канунчылар җыелды. 54 Петер исә, Гайсәдән арттарак калып, иң баш руханиның ишегалдына кадәр аңа ияреп барды. Анда ул янып торган учак янында хезмәтчеләр белән бергә җылынып утырды. 55 Ә ул вакыт баш руханилар белән бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлемгә тапшырыр өчен, аңа каршы шаһитлек эзли иде. Әмма таба алмый иделәр. 56 Күпләр аңа каршы ялган шаһитлек бирсә дә, шаһитлекләре туры килми иде. 57 Ә кайберәүләр, торып, аңа каршы мондый ялган шаһитлек бирделәр: 58 «Без аның: „Мин кеше кулы белән салынган бу гыйбадәтханәне җимерәчәкмен һәм өч көндә башкасын төзиячәкмен. Ул кеше кулы белән төзелмәс“,— дип әйткәнен ишеттек». 59 Әмма аларның хәтта бу шаһитлекләре дә туры килми иде.
60 Ниһаять, иң баш рухани торды һәм Гайсәдән: «Җавапка бернәрсә дә әйтмисеңме? Аларның сиңа каршы шаһитлек биргәннәренә нәрсә әйтерсең?» — дип сорады. 61 Әмма Гайсә дәшмәде һәм бернинди җавап бирмәде. Иң баш рухани аңардан кабат сораштыра башлады һәм: «Изге Аллаһының Улы Мәсих — синме?» — дип әйтте. 62 Шунда Гайсә: «Әйе, мин. Һәм сез Кеше Улының кодрәтле Затның уң ягында утыруын һәм күк болытлары белән килүен күрерсез»,— диде. 63 Иң баш рухани исә үз киемен ертып җибәрде һәм болай дип әйтте: «Нәрсәгә безгә тагын шаһитләр? 64 Сез үзегез бу көфер сүзләрне ишеттегез. Нинди карар чыгарырсыз?» Барысы да Гайсә үләргә тиеш дигән карар чыгарды. 65 Шунда кайберәүләр аңа төкерә башладылар. Алар аның битен капладылар да, аңа йодрыклары белән сугып: «Йә, пәйгамбәр булсаң, әйт, кем сиңа сукты?!» — диделәр. Аннары суд хезмәткәрләре аны яңакладылар да, шуннан соң алып киттеләр.
66 Ә ул вакытта Петер аста, ишегалдында иде. Шунда иң баш руханиның хезмәтче кызларының берсе килде. 67 Ул җылынып утырган Петерне күрде дә, аңа текәлеп карап: «Син дә насаралы белән, шул Гайсә белән бергә булдың»,— диде. 68 Әмма Петер моны инкяр итеп: «Мин аны белмим һәм синең нәрсә хакында сөйләгәнеңне аңламыйм»,— диде һәм капкага таба китте. 69 Анда шул хезмәтче кыз, аны күреп, якында торучы кешеләргә кабат: «Ул — аларның берсе»,— дия башлады. 70 Ул моны да инкяр итте. Бераздан Петер янында торучылар аңа яңадан: «Син чыннан да аларның берсе, син бит Гәлиләядән»,— дип әйтә башладылар. 71 Әмма ул: «Сүзләрем дөрес булмаса, мине каһәр суксын. Мин сез сөйләгән кешене белмим!» — дип, ант итә башлады. 72 Шунда әтәч икенче тапкыр кычкырды, һәм Петер Гайсәнең: «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дигән сүзләрен исенә төшереп, түзә алмыйча елый башлады.