Марк
16 Шимбә көне үткәннән соң, Магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям һәм Салумия́ Гайсәнең тәненә сөртер өчен хуш исле үлән сатып алдылар. 2 Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, кояш чыкканда, алар төрбә янына килделәр 3 һәм бер-берсенә: «Төрбә авызындагы ташны читкә тәгәрәтеп куярга безгә кем ярдәм итәр икән?» — диделәр. 4 Карасалар, таш, бик зур булса да, читкә тәгәрәтеп куелган. 5 Төрбәгә кергәч, алар уң якта утыручы егетне күрделәр, ул озын ак кием кигән иде, һәм алар гаҗәпләнүләреннән катып калдылар. 6 Ул аларга болай диде: «Гаҗәпләнмәгез. Мин беләм, сез баганага кадакланган насаралы Гайсәне эзлисез. Ул терелтелде, ул монда юк. Карагыз, менә ул салынган урын. 7 Барыгыз, аның шәкертләренә һәм Петергә: „Ул сездән алда Гәлиләягә бара; ул сезгә әйткәнчә, аны шунда күрерсез“,— дип әйтегез». 8 Хатын-кызлар төрбәдән чыгып, йөгереп киттеләр. Алар калтырый иде һәм бик нык гаҗәпләнгән иде. Курыкканга, алар беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр*.
ОЗЫН ЙОМГАКЛАУЧЫ СҮЗЛӘР
9 Гайсә атнаның беренче көнендә иртән иртүк терелтелгәннән соң, башта Магдалалы Мәрьямгә күренде. Ул аңардан җиде җенне куып чыгарган иде. 10 Мәрьям барып моның турында шәкертләргә сөйләде, чөнки алар бик нык кайгырып елап утыра иделәр. 11 Әмма Гайсәнең терелтелгәне һәм Мәрьямнең аны күргәне турында ишеткәч, алар аңа ышанмады. 12 Шуннан соң Гайсә бер авылга баручы ике шәкертенә башка кыяфәттә күренде. 13 Алар кайткач, башкаларга да моның турында сөйләделәр, әмма аларга да ышанмадылар. 14 Соңрак ул унбер шәкертенә алар табын алдында утырганда күренде. Гайсә аларны ышанмаганнары һәм каты күңелле булганнары өчен шелтәләде, чөнки алар ул терелтелгәч аны күргән кешеләргә ышанмаган иделәр. 15 Гайсә аларга болай диде: «Барыгыз, бөтен дөнья буйлап бар кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләгез. 16 Иман итеп суга чумдырылу үтүче коткарылган булыр, ә иман итмәүче хөкем ителер. 17 Иман итүчеләргә исә мондый могҗизалы күренешләр юлдаш булыр: алар исемемне кулланып җеннәрне куып чыгарыр, төрле телләрдә сөйләшер, 18 еланнарны кулларына тотар, үлемгә китерүче агулы берәр нәрсә эчсәләр, бу аларга бернинди дә зыян китермәс. Алар авырулар өстенә кулларын куяр, һәм тегеләре сәламәтләнер».
19 Хуҗабыз Гайсә алар белән сөйләшүен тәмамлагач, күккә алынды һәм Аллаһының уң ягына утырды. 20 Ә шәкертләр, китеп, вәгазьли башладылар. Хуҗабыз аларга булышты һәм хәбәрне төрле могҗизалы күренешләр белән исбат итте.
КЫСКА ЙОМГАКЛАУЧЫ СҮЗЛӘР
Алар үзләренә кушканны Петер янындагы кешеләргә кыскача гына сөйләп бирделәр. Шуннан соң Гайсә үзе алар аша мәңгелек котылу турындагы изге һәм үзгәрмәс хәбәрне көнчыгыштан көнбатышка кадәр тарата башлады.