Маттай
1 Ибраһим улы Давыт токымыннан булган Гайсә Мәсихнең тормышы турында китап.
2 Ибраһим Исхакның атасы;
Исхак Ягъкубның атасы;
Ягъкуб Яһүднең һәм аның абый-энеләренең атасы;
3 Яһүд Тамардан туган Фәреснең һәм Зирәхнең атасы;
Фәре́с Хисрунның атасы;
Хисру́н Рамның атасы;
4 Рам Амминадабның атасы;
Амминада́б исә Наһшунның атасы;
Наһшу́н Салмунның атасы;
5 Салму́н Рәхәбтән туган Боазның атасы;
Боа́з Руттан туган Обидның атасы;
Оби́д Ишайның атасы;
6 Иша́й исә Давыт патшаның атасы;
Давыт У́ри хатыныннан туган Сөләйманның атасы;
7 Сөләйма́н исә Рихәбәмнең атасы;
Рихәбә́м Абиянең атасы;
Абия́ Асаның атасы;
8 А́са Иһошафатның атасы;
Иһошафа́т исә Яһурамның атасы;
Яһура́м Аззиның атасы;
9 Аззи́ Йофамның атасы;
Йофа́м Әһәзнең атасы;
Әһә́з Һизәкиянең атасы;
10 Һизәкия́ исә Манашшеның атасы;
Манашше́ Амонның атасы;
Амо́н Йошиянең атасы;
11 Йошия́ Бабыл әсирлеге вакытында яшәгән Иһоякиннең һәм аның агай-энеләренең атасы.
12 Бабылда Иһоякиннең Шилтии́л исемле улы туды;
Шилтии́л исә Зирубабылның атасы;
13 Зирубабы́л Абиудның атасы;
Абиу́д Ильякимның атасы;
Ильяки́м Азурның атасы;
14 Азу́р Садыйкның атасы;
Садыйк Әхимнең атасы;
Әхи́м Илиудның атасы;
15 Илиу́д Ильязарның атасы;
Ильяза́р Маттанның атасы;
Матта́н Ягъкубның атасы;
16 Ягъкуб Мәрьям ире Йосыфның атасы. Мәрьямнән Мәсих дип аталган Гайсә туды.
17 Шулай итеп, Ибраһимнан Давытка кадәр ундүрт буын, Давыттан алып Бабыл әсирлегенә кадәр ундүрт буын һәм Бабыл әсирлегеннән Мәсихнең тууына кадәр ундүрт буын. Бу барлык булган буыннар.
18 Гайсә Мәсихнең тууы менә болай булды. Анасы Мәрьям Йосыфка ярәшелгән чакта, алар кавышканчы, Мәрьямнең изге рухтан балага узганы ачыкланды. 19 Әмма аның ире Йосыф, тәкъва кеше булганга һәм Мәрьямне оятка калдырасы килмәгәнгә, аның белән яшертен аерылышырга җыенды. 20 Ләкин аның мондый уе тугач, аңа төшендә Йәһвә* фәрештәсе күренде һәм болай диде: «Йосыф, Давыт улы! Хатының Мәрьямне үз өеңә алып кайтырга курыкма, чөнки аның карынындагы бала изге рухтан. 21 Аңардан угыл туачак, һәм син аңа Гайсә* дигән исем бир, чөнки ул үз халкын аларның гөнаһларыннан коткарачак». 22 Боларның барысы да Йәһвәнең үз пәйгамбәре аша әйтелгән мондый сүзләре үтәлсен өчен булды: 23 «Менә, гыйффәтле кыз балага узачак һәм ир бала табачак, һәм аңа Иммануи́л исеме кушачаклар». Бу исем «Аллаһы безнең белән» дигәнне аңлата.
24 Шуннан соң Йосыф йокысыннан уянды һәм Йәһвә фәрештәсе кушканча эшләде: хатынын үз өенә алып кайтты. 25 Әмма улы туганчы, аның белән якынлык кылмады; угылга ул Гайсә дигән исем бирде.