Маттай
13 Шул көнне Гайсә өйдән чыгып диңгез ярына барып утырды. 2 Аның янына күп халык җыелганга, ул көймәгә кереп утырды, ә бар халык яр буенда басып торды. 3 Шунда ул төрле мисаллар китереп аларга күп нәрсә хакында сөйли башлады: «Бер чәчүче чәчәргә чыккан. 4 Ул чәчкәндә, кайбер орлыклар юл буена төшкән, һәм кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергәннәр. 5 Башка орлыклар ташлы урынга төшкән, һәм анда туфрак әз булган. Орлыклар, туфрак тирән булмаганга, шунда ук шытып чыккан, 6 әмма кояш чыккач, шиңеп төшкән һәм тамырлары булмаганлыктан, корыган. 7 Бүтәннәре чәнечкеле үсемлекләр арасына төшкән, һәм шул үсемлекләр үсеп, аларны басып киткән. 8 Ә кайберләре яхшы җиргә төшкән һәм уңыш китерә башлаган: берәүләр — йөз, икенчеләре — алтмыш, ә башкалары утыз тапкыр күбрәк уңыш биргәннәр. 9 Колагы булган тыңласын».
10 Шунда шәкертләре, аның янына килеп: «Ни өчен син алар белән мисаллар китереп сөйләшәсең?» — дип сорадылар. 11 Моңа ул болай диде: «Сезгә күктәге Патшалыкның изге сере ачылган, ә аларга ачылмаган. 12 Кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер һәм аның артыгы белән булыр, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр. 13 Шуңа күрә мин алар белән мисаллар китереп сөйләшәм дә, чөнки алар карыйлар, ләкин күрмиләр, ишетәләр, ләкин тыңламыйлар һәм мәгънәсенә төшенмиләр. 14 Аларда Ишагыйянең мондый пәйгамбәрлеге үтәлә: „Ишетүен ишетерсез, әмма бернәрсә дә аңламассыз, каравын карарсыз, әмма бернәрсә дә күрмәссез. 15 Чөнки бу халыкның йөрәге тупасланган, колаклары ишетә, ләкин җавап бирмиләр, күзләрен дә йомганнар. Шулай итеп алар күзләре булса да, күрергә теләмәгәннәрен, колаклары булса да, ишетергә теләмәгәннәрен күрсәтәләр; аларның мине күңелләре белән аңлыйсылары, үз тормышларын үзгәртәселәре килми, шуңа күрә мин аларны савыктырмам“.
16 Ә сезнең күзләрегез бәхетле, чөнки алар күрәләр, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетәләр. 17 Сезгә хак сүз әйтәм: сез күрә торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләрнең һәм тәкъваларның күрәсе килгән иде, әмма алар күрмәделәр; һәм аларның сез ишетә торган нәрсәләрне ишетәсе килгән иде, әмма алар ишетмәделәр.
18 Чәчүче хакындагы мисалның нәрсә аңлатканын тыңлагыз. 19 Патшалык хакындагы сүзне ишетүче, ләкин аның мәгънәсен аңламаучы янына Явыз килә һәм йөрәгенә чәчелгәнне урлап китә. Бу — юл буена чәчелгән орлык. 20 Ташлы урынга чәчелгән орлык исә — сүзне ишетү белән, аны куанып кабул итүче. 21 Ләкин орлык аның йөрәгендә тамыр җибәрмәгән, ул вакытлыча гына. Сүз аркасында бәлаләр яки эзәрлекләүләр башлану белән ул иманыннан ваз кичә*. 22 Чәнечкеле үсемлекләр арасында чәчелгән орлык исә — сүзне ишетүче. Әмма бу дөнья төзелешендәге мәшәкатьләр һәм күпләрне алдаучы байлык сүзне баса, һәм ул инде уңыш китерми. 23 Яхшы җиргә чәчелгәне исә — сүзне ишетеп, аның мәгънәсенә төшенүче. Ул җимеш китерә: берсе — йөз, икенчесе — алтмыш, ә башкасы утыз тапкыр күбрәк уңыш бирә».
24 Гайсә аларга тагын бер мисал китерде: «Күкләр Патшалыгы үз басуына яхшы орлык чәчкән кешегә охшаш. 25 Төнлә, кешеләр йоклаганда, аның дошманы килеп, чәчелгән бодай арасына чүп үләне чәчеп киткән. 26 Үсентеләр күтәрелеп, уңыш китергәч, чүп үләне дә үсеп чыккан. 27 Йорт хуҗасының хезмәтчеләре аның янына килеп: „Хуҗа, син бит үз басуыңа яхшы орлык чәчкән идең, чүп үләне каян килеп чыккан соң?“ — дип сорагач, 28 ул аларга: „Дошман кеше моны башкарган“,— диде. Алар аңардан: „Чүп үләнен барып утыйкмы соң?“ — дип сорадылар. 29 Ул аларга болай диде: „Юк, утамагыз, югыйсә чүп үләне белән бергә ялгыш бодай үсентеләрен дә йолкуыгыз бар. 30 Ашлык уру вакытына кадәр бергә үссеннәр. Ә урак өсте җиткәч, мин уручыларга болай дип әйтермен: „Иң элек чүп үләнен җыеп, яндырыр өчен көлтәләргә бәйләгез, ә аннан соң барып, бодайны җыегыз да, амбарга салыгыз“».
31 Гайсә аларга тагын бер мисал китерде: «Күкләр Патшалыгы горчица орлыгына охшаш. Кеше аны алган да, үз басуына утырткан. 32 Ул бар орлыкларның иң кечкенәсе, ләкин үсеп җиткәч, бакчадагы бар үсемлекләрнең иң зурысы булып китә, агач була; һәм кошлар, очып килеп, аның ботаклары арасында ышык урын табалар».
33 Ул аларга тагын бер мисал китерде: «Күкләр Патшалыгы ачыткыга охшаш. Хатын-кыз аны алган да, ун килограмм он белән камыр басып куйган һәм бөтен камыр ачыган».
34 Боларның барысын Гайсә халыкка мисаллар китереп сөйләде. Ул алар белән мисаллар китереп кенә сөйләште. 35 Бу, пәйгамбәрнең әйткәннәре үтәлсен өчен булды: «Мин аларга мисаллар китереп сөйләрмен, дөнья яратылганнан бирле яшерен булганны вәгазьләрмен».
36 Аннары Гайсә халыкны җибәрде дә, өйгә керде. Шәкертләре аның янына килеп: «Басудагы чүп үләне турындагы мисалны безгә аңлатып бирче»,— диделәр. 37 Моңа ул болай диде: «Яхшы орлык чәчүче — ул Кеше Улы, 38 басу — ул дөнья, яхшы орлыклар — ул Патшалык угыллары, чүп үләне — ул Явызның угыллары, 39 ә аны чәчүче дошман — Иблис. Урак өсте — бу дөнья төзелешенең тәмамлануы, ә уручылар — фәрештәләр. 40 Чүп үләнен җыеп, утта яндыралар, бу дөнья төзелеше тәмамланганда да нәкъ шулай булачак. 41 Кеше Улы үз фәрештәләрен җибәрәчәк, һәм алар аның Патшалыгында башкаларны гөнаһка тартучыларны* һәм явызлык кылучыларны — һәммәсен җыеп, 42 утлы мичкә ташлаячаклар. Анда алар үкереп елап, тешләрен шыкырдатачаклар. 43 Ә тәкъвалар ул вакытта үз Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торачаклар. Колаклары булган тыңласын.
44 Күкләр Патшалыгы кырда яшерелгән хәзинәгә охшаш. Кеше аны тапкач, кабат яшергән. Ул шатлыгыннан барып бар булганын саткан да, шул кырны сатып алган.
45 Күкләр Патшалыгы шулай ук югары сыйфатлы энҗеләр эзләп, бер урыннан икенчесенә күчеп йөргән сәүдәгәргә охшаш. 46 Ул бик кыйммәтле бер энҗене тапкач, барып, булган бар нәрсәсен саткан да, шул энҗене сатып алган.
47 Күкләр Патшалыгы шулай ук диңгезгә салынган һәм төрле балыклар тотучы ятьмәгә охшаш. 48 Ятьмә тулгач, кешеләр аны ярга тартып чыгарганнар һәм яхшы балыкны кәрзингә салганнар, ә ашарга яраксызын читкә ташлаганнар. 49 Бу дөнья төзелеше тәмамланганда да шулай булачак: фәрештәләр чыгып, явызларны тәкъвалардан аерачаклар 50 һәм утлы мичкә ташлаячаклар. Анда алар үкереп елап, тешләрен шыкырдатачаклар.
51 Сез боларның барысының мәгънәсенә төшендегезме?» «Әйе»,— диделәр алар. 52 Шунда ул аларга: «Шуңа күрә күкләр Патшалыгы турында белем алган һәр остаз үз хәзинәсеннән искесен дә, яңасын да чыгаручы йорт хуҗасына охшаш»,— диде.
53 Шул мисалларны сөйләп бетергәч, Гайсә үз юлын дәвам итте 54 һәм туган якларына кайткач, кешеләрне синагогаларында өйрәтә башлады. Алар таң калдылар һәм болай диделәр: «Бу зирәклекне ул кайдан алган һәм кем аңа бу кодрәтле эшләрне башкарырга сәләт биргән? 55 Ул балта остасының улы түгелме соң? Аның анасы Мәрьям, ә энеләре Ягъкуб, Йосы́ф, Яһүд һәм Шиму́н түгелме соң? 56 Аның сеңелләре дә монда яши түгелме? Алайса, моның барысы аңа кайдан килгән?» 57 Һәм аңа иман итәргә теләмәделәр. Ә Гайсә аларга болай диде: «Пәйгамбәрне бар җирдә дә ихтирам итәләр, аңа тик үз туган җирендә һәм үз өендә генә ихтирам юк». 58 Һәм аларның имансыз булулары аркасында, ул анда күп кенә кодрәтле эшләрне башкармады.