Марк
6 Шуннан ул үз шәкертләре белән бергә туган якларына кайтты. 2 Шимбә көнне ул синагогада өйрәтә башлады, һәм аны тыңлаган күп кенә кеше таң калып болай дип сорады: «Ул моңа кайдан өйрәнгән? Ни өчен бу кешегә андый зирәклек бирелгән һәм ничек ул шундый кодрәтле эшләр башкара? 3 Ул балта остасы, Мәрьямнең улы түгелме соң? Ягъкубның, Йосыфның, Яһүднең һәм Шимунның абыйсы ул түгелме? Аның сеңелләре безнең белән монда тора түгелме?» Һәм аңа иман итәргә теләмәделәр. 4 Ә Гайсә аларга болай диде: «Пәйгамбәрне бар җирдә дә ихтирам итәләр, аңа тик үз туган җирендә, үз туганнары арасында һәм үз өендә генә ихтирам юк». 5 Ул анда бернинди дә кодрәтле эш башкармады, нибары берничә авыру кешене генә өсләренә кулларын куеп савыктырды. 6 Гайсә аларның имансыз булуларына гаҗәпләнде һәм кешеләрне өйрәтер өчен якындагы авылларга китте.
7 Шуннан соң, унике рәсүлен чакырып, ул аларны икешәрләп җибәрә башлады һәм аларга җеннәр өстеннән хакимлек бирде. 8 Ул аларга шулай ук юлга юл таягыннан башка бернәрсә дә: икмәк тә, капчык та, акча* да, 9 алмаш күлмәк тә алмагыз диде, аяк киемнәрен кияргә генә кушты. 10 Шуннан соң ул аларга болай дип әйтте: «Кайда гына булсагыз да, йортка кергәч, ул урыннан киткәнче шунда калыгыз. 11 Берәр җирдә сезне кабул итмәсәләр һәм тыңламасалар, аннан чыкканда, аларга кисәтү билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез». 12 Шуннан соң алар чыгып киттеләр һәм кешеләргә, алар тәүбә итсен өчен, вәгазьли башладылар; 13 алар күп җеннәрне куып чыгардылар; күп авыру кешеләрне, аларга май сөртеп савыктырдылар.
14 Бу хакта Һируд патша да ишетте, чөнки Гайсә исеме һәркемгә билгеле булды һәм кешеләр: «Чумдыручы Яхъя терелеп торган, һәм бу кодрәтле эшләр аның аша башкарыла»,— дип сөйләделәр. 15 Икенчеләре исә: «Бу Ильяс»,— диделәр, ә кайберләре: «Бу борынгы пәйгамбәрләрнең берсе»,— дип әйттеләр. 16 Моны ишетеп, Һиру́д: «Минем кушуым буенча башы чабылган Яхъя үледән терелеп торган»,— диде. 17 Һируд үз абыйсы Филипнең хатыны Һирудиягә өйләнгән булган һәм хатыны аркасында кешеләр җибәреп Яхъяны кулга алган һәм аны бәйләп, төрмәгә утырткан булган. 18 Чөнки Яхъя Һирудка: «Синең абыеңның хатынына өйләнергә хакың юк»,— дип кат-кат әйткән булган. 19 Һирудия́ исә Яхъяга ачу саклаган һәм аны үтерергә теләсә дә, моны булдыра алмаган. 20 Чөнки Һируд, Яхъяның тәкъва һәм изге кеше булуын белгәнгә күрә, аны хөрмәт иткән һәм яклаган. Ул Яхъяны тыңлаганда, аның белән нәрсә эшләргә икәнен белмәгән, шулай да аны рәхәтләнеп тыңлаган.
21 Ләкин бер көн Һируд үз туган көне уңаеннан үз түрәләре, гаскәр башлыклары һәм Гәлиләянең иң күренекле кешеләре өчен мәҗлес оештырды. Шунда Һирудия өчен үз ниятен тормышка ашырырга мөмкинлек туды. 22 Шул кичне Һирудиянең кызы мәҗлескә килеп биеде, һәм Һируд белән аның янында утырганнарга бу бик ошады. Патша шул кызга: «Миннән ни теләсәң, шуны сора һәм мин сиңа бирәм»,— диде. 23 Һәм: «Миннән нәрсә генә сорасаң да, хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, бирәм»,— дип ант итте. 24 Шунда кыз чыгып анасыннан: «Миңа нәрсә сорарга?» — диде. Тегесе: «Яхъя Чумдыручының башын»,— дип җавап кайтарды. 25 Кыз шунда ук патша янына кереп: «Чумдыручы Яхъяның башын хәзер үк тәлинкәгә салып бирүеңне телим»,— диде. 26 Бу сүзләр патшаны зур кайгыга төшерсә дә, ул кунаклар алдында биргән вәгъдәсе аркасында аның үтенечен кире кагарга теләмәде. 27 Ул шунда ук тән сакчысын җибәреп, Яхъяның башын китерергә кушты. Тегесе төрмәгә барып, Яхъяның башын чапты 28 һәм тәлинкәгә салып кызга китереп бирде, ә кыз анасына тапшырды. 29 Яхъяның шәкертләре бу хакта ишеткәч, барып аның гәүдәсен алдылар да, кабергә салдылар.
30 Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайткач, үзләренең башкарган эшләре һәм нәрсәгә өйрәткәннәре хакында аңа барын сөйләп бирделәр. 31 Шунда ул аларга: «Минем белән аулак урынга барып, бераз ял итеп алыгыз»,— диде. Чөнки килеп китүче кеше күп булганга, аларның хәтта ашап алырлык вакытлары да юк иде. 32 Һәм алар көймәгә утырып, үзләре генә калыр өчен, аулак урынга киттеләр. 33 Әмма кешеләр аларның киткәнен күрделәр, һәм китүләре шулай ук күпләргә билгеле булды. Алар барысы бергәләп бөтен шәһәрләрдән шунда йөгереп алардан алдарак килделәр. 34 Гайсә көймәдән чыккач, зур халык төркемен күрде һәм аларны кызганды, чөнки алар көтүчесез сарыклар шикелле иде. Һәм ул аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады.
35 Вакыт соң иде инде. Шәкертләре аның янына килеп болай диделәр: «Бу җирдә кеше дә йөрми, вакыт та соң инде. 36 Кешеләрне җибәр. Алар якын тирәдәге авылларга барып, үзләренә берәр нәрсә ашарга сатып алсыннар». 37 Гайсә аларга: «Сез аларга ашарга бирегез»,— дип җавап бирде. Шәкертләре исә аңа: «Әллә үзебез барыйкмы һәм кешеләрне, ике йөз динарга* икмәк сатып алып, ашатыйкмы?» — диделәр. 38 Ул аларга: «Сездә ничә икмәк бар? Карап килегез әле»,— диде. Карап килгәч, алар: «Биш икмәк һәм ике балык»,— диделәр. 39 Шунда Гайсә бар халыкка төркемнәргә бүленеп яшел чирәмгә утырырга кушты. 40 Халык йөз һәм илле кешедән торган төркемнәргә бүленеп утырды. 41 Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алды, шуннан соң күккә карады да, рәхмәтләрен белдереп дога кылды. Ул икмәкне сындыргалады һәм, халыкка таратсыннар өчен, шәкертләренә бирә башлады; шулай ук ике балыкны да барысына бүлеп бирде. 42 Барысы да туенды. 43 Шуннан соң икмәк сыныкларын җыйдылар. Балыкны исәпкә алмаганда, барысы унике тулы кәрзин булды. 44 Икмәк ашаучылар саны биш мең ир кеше иде.
45 Аннан соң Гайсә, тоткарланмыйча, шәкертләренә көймәгә утырып аръякка, Битсәи́дә ягына барырга кушты, ә үзе халыкны озата калды. 46 Халык белән саубуллашкач, ул дога кылыр өчен тауга менде. 47 Караңгы төшкәндә, көймә инде диңгез уртасында, ә Гайсә берүзе яр буенда тора иде. 48 Каршы җил искәнгә, шәкертләр көчкә ишкәк ишә иделәр. Таң атар алдыннан* Гайсә, моны күреп, диңгез буйлап алар янына китте, ләкин ул аларны үтеп китәргә җыенгандай атлый иде. 49 Алар аның диңгез буйлап баруын күреп: «Бу өрәк!» — дип уйладылар һәм каты тавыш белән кычкырып җибәрделәр, 50 чөнки барысы да аны күреп курыккан иде. Әмма ул алар белән шунда ук сөйләшә башлады һәм: «Кыю булыгыз! Бу — мин, курыкмагыз»,— диде. 51 Ул алар янына көймәгә кереп утырды, һәм җил тынды. Алар моңа бик нык гаҗәпләнделәр, 52 чөнки икмәк белән бәйле могҗизаның мәгънәсенә әле дә төшенми иделәр, һәм йөрәкләре әле дә ябык иде.
53 Диңгезне кичеп, алар Генисаре́т җирләренә килделәр һәм яр кырыенда туктадылар. 54 Әмма алар көймәдән чыгу белән, кешеләр Гайсәне танып алдылар 55 һәм шул җирдәге кешеләргә хәбәр итәр өчен йөгереп киттеләр. Алар Гайсәнең кайда булганын ишетеп, шул урынга ятакка салынган авыруларны китерә башладылар. 56 Ул авылларга яки шәһәрләргә — кая гына керсә дә, авыруларны базар мәйданына китереп салалар иде һәм аның киеменең чугына гына булса да кагылырга рөхсәт сорап үтенә иделәр. Һәм кагылганнарның барысы да сәламәтләнә иде.