Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Көринтлеләргә 1
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Көринтлеләргә 1:13

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «Паул исеменә».

1 Көринтлеләргә 1:21

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.7.2008, 26 б.

1 Көринтлеләргә 1:23

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.8.2010, 4 б.

1 Көринтлеләргә 1:24

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.6.2015, 3—7 б.

1 Көринтлеләргә 1:27

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.6.2014, 24 б.

1 Көринтлеләргә 1:31

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.5.2005, 7, 8 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
  • 31
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
1 Көринтлеләргә 1:1–31

1 Көринтлеләргә

1 Бу хатны Аллаһының ихтыяры буенча Гайсә Мәсихнең рәсүле булырга чакырылган Паул һәм кардәшебез Сәстәнә́с 2 Аллаһының Көринттәге җыелышына, сезгә — Мәсих Гайсәнең шәкертләре буларак изгеләндерелгәннәргә, изге булырга чакырылганнарга, шулай ук барыбызга Хуҗа булган Гайсә Мәсихне бөтен җирдә исеме белән чакыручы кардәшләрнең барысына яза.

3 Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән юмарт игелек һәм иминлек сезгә.

4 Сезгә Мәсих Гайсә аша Аллаһының юмарт игелеге күрсәтелгән, шуңа күрә Аллаһыга һәрвакыт сезнең өчен рәхмәт укыйм. 5 Сез бит Мәсих белән бердәмлектә булганга бар яктан баедыгыз, шул исәптән сүзне игълан итү сәләтенә һәм бар белемгә ия булдыгыз, 6 чөнки Мәсих турындагы шаһитлек сездә нык урнашты. 7 Шулай итеп сез Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең ачылышын түземсезлек белән көтеп яшисез, һәм сездә һәр кирәкле нәрсә бар. 8 Шулай ук, сез Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең көнендә тел тидермәслек булсын өчен, Аллаһы сезне ахырга кадәр ныгытып торачак. 9 Сезне үз Улы Хуҗабыз Гайсә Мәсих белән бердәмлектә булу өчен чакырган Аллаһы тугры.

10 Кардәшләр, Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеменнән сезне шуңа өндим: барыгыз да сүздә бердәм булыгыз, арагызда бүленешләр булмасын, бер уй-фикердә булып, бердәмлектә яшәгез. 11 Кардәшләрем, Колая́ йортыннан кайберәүләр миңа сезнең арада каршылыклар туып тора дип хәбәр итте. 12 Сүзем шуның турында: сез «Мин — Паулныкы», «Ә мин — Аполлосныкы», «Ә мин — Кифасныкы», «Ә мин — Мәсихнеке» дип әйтәсез. 13 Алайса, Мәсих бүленгән булып чыга. Сезнең хакка баганага кадаклап әллә Паулны үтерделәрме? Әллә Паулны танып* суга чумдырылу үттегезме? 14 Аллаһыга рәхмәтләр укыйм: мин Кри́спи белән Гайустан башка берегезне дә суга чумдырмадым, 15 шуңа күрә берегез дә Паулны танып суга чумдырылу үттем дип әйтә алмый. 16 Мин шулай ук Стифәнәснең өендәгеләрен суга чумдырдым. Ә башкалар турында әйткәндә, тагын берәр кемне суга чумдырганымны хәтерләмим. 17 Чөнки Мәсих мине суга чумдырырга дип түгел, ә яхшы хәбәрне игълан итәргә дип җибәрде, ул мине зирәк сүзләр белән җибәрмәде. Югыйсә Мәсихнең җәфалану баганасы файдасыз булыр иде.

18 Җәфалану баганасы турындагы сүз — һәлакәткә баручылар өчен акылсызлык, ә котылучылар, ягъни безнең өчен — Аллаһының кодрәте, 19 чөнки: «Зирәкләрнең зирәклеген юк итәрмен, акыл ияләренең акылын кире кагармын»,— дип язылган. 20 Кайда зирәк? Кайда канунчы? Бу дөнья төзелешенең бәхәсләшергә яратучысы кайда? Аллаһы бу дөньяның зирәклеген акылсыз итмәдеме? 21 Дөнья үз зирәклегенә таянып Аллаһыны танып белмәсә дә, Аллаһы, үз зирәклеге буенча, иман итүчеләрне вәгазьләнә торган хәбәрнең акылсызлыгы аша коткаруны хуп күрде.

22 Яһүдләр галәмәтләр сорый, греклар зирәклек эзли, 23 без исә баганага кадаклап үтерелгән Мәсих турында вәгазьлибез, бу — яһүдләр өчен абыну ташы, ә башка халыклар өчен — акылсызлык. 24 Ләкин чакырылганнар өчен, ягъни чакырылган яһүдләр һәм греклар өчен, Мәсих — Аллаһының кодрәте һәм зирәклеге. 25 Чөнки Аллаһының акылсыз булып күренгән нәрсәләре кешеләр зирәк дип санаганнан зирәгрәк һәм Аллаһының көчсез булып күренгән нәрсәләре кешеләр көчле дип санаганнан кодрәтлерәк.

26 Кардәшләр, сез үзегез күреп торасыз: сезнең арагызда, ягъни чакырылганнар арасында, кешеләр тарафыннан зирәк дип саналганнар, кодрәтлеләр һәм затлы нәселдән чыкканнар әллә ни күп түгел. 27 Әмма Аллаһы, акыл ияләрен оятка калдырыр өчен, дөнья акылсыз дип исәпләгәннәрне сайлап алды һәм, кодрәтлеләрне оятка калдырыр өчен, дөнья көчсез дип исәпләгәннәрне сайлап алды. 28 Аллаһы, гамәлдә торганны юк итәр өчен, дөньяның затсызларын, кешеләр кимсетеп караган һәм буш дип санаган нәрсәләрне сайлады. 29 Шуңа күрә Аллаһы каршында һичкем дә мактана алмый. 30 Әмма аның ярдәмендә сез Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торасыз. Ул безнең өчен Аллаһыдан килгән зирәклек, шулай ук тәкъвалык, изгелек һәм йолым китерүче азатлык булып китте. 31 Шуңа күрә, язылганча: «Мактанучы — Йәһвә белән мактансын».

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу