1 Тимутигә
2 Шулай итеп, иң элек мондый эшләргә өндим: һәртөрле кеше турында ялварып, аларны яклап һәм алар өчен рәхмәтләрегезне белдереп, 2 шул исәптән патшалар белән башлыклар турында да, дога кылыгыз. Моны без моннан ары да Аллаһыга тулысынча бирелгән булып һәм бар эшләрне җитдилек белән башкарып тыныч-тату гына гомер кичерсен өчен эшләгез. 3 Моны Коткаручыбыз Аллаһы хуп күрә, һәм бу аны сөендерә. 4 Ул һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели. 5 Аллаһы бер, һәм Аллаһы белән кешеләр арасындагы арадашчы да бер — Мәсих Гайсә. Бу кеше 6 үзен барысы өчен тиешле йолым итеп биргән, һәм моның турында үз вакытында шаһитлек биреләчәк. 7 Мин шул шаһитлекне бирер өчен, вәгазьче һәм рәсүл итеп башка халыкларны иман белән хакыйкатькә өйрәтер өчен билгеләнгән дә. Мин дөресен сөйлим, ялганламыйм.
8 Шуңа күрә теләгем шул: Аллаһыга тугры ир-атлар һәр җирдә кулларын күтәреп дога кылуларын дәвам итсеннәр, ярсымасыннар һәм бәхәсләшмәсеннәр. 9 Шулай ук хатын-кызлар да чәчләрен төрлечә үреп, алтын-энҗеләр яки бик кыйммәтле киемнәр киеп түгел, ә үзләрен тыйнаклык, төплелек һәм пөхтә кием белән, 10 Аллаһыга бирелеп яшибез диюче хатын-кызларга хас булганча — игелекле эшләр белән бизәсеннәр.
11 Хатын-кыз тулысынча күндәм булып, тавыш-тынсыз өйрәнсен. 12 Хатын-кызга ир-атны өйрәтергә, аның өстеннән хакимлек итәргә рөхсәт итмим, ул дәшмәсен. 13 Башта бит Адәм, аннан соң гына Хаува яратылган булган. 14 Һәм Адәм түгел, ә хатын-кыз алданган һәм гөнаһ кылган. 15 Әмма хатын-кыз иманлы, яратучан, изге, шулай ук төпле булса, бала табу аның өчен яклау булачак.