Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Көринтлеләргә 8
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Көринтлеләргә 8:1

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    9/2018, 12—16 б.

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    8/2017, 29 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.1.2001, 19 б.

1 Көринтлеләргә 8:3

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    9/2019, 12 б.

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    7/2018, 8 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
1 Көринтлеләргә 8:1–13

1 Көринтлеләргә

8 Ә потларга багышланган ризыкка килгәндә, әлбәттә, барыбызның да моның турында белемебез бар. Белем масаючан итә, ә мәхәббәт ныгыта. 2 Берәү нәрсәдер беләм дип уйласа да, ул аны әле тиешенчә белми. 3 Ә кеше Аллаһыны яратса, ул аны белә.

4 Потларга багышланган ризыкны ашауга килгәндә исә, без шуны беләбез: пот бу дөньяда буш нәрсә, һәм бер генә хак Аллаһы бар. 5 Җир йөзендә яки күктә «илаһ» дип аталучылар булса да (чыннан да, күп «илаһлар» һәм күп «хуҗалар» бар), 6 безнең бер генә Аллаһыбыз, күктәге Атабыз бар. Бөтен нәрсә — аңардан, ә без аның өчен яшибез. Бер Хуҗа — Гайсә Мәсих бар, һәрнәрсә аның аркылы булдырылды, һәм без аның аша яшибез.

7 Әмма кайберәүләрдә андый белем юк. Элек потларга табынган кайбер кешеләр ризыкны потка корбан ителгән нәрсә кебек ашый, һәм аларның вөҗданнары, өйрәтелмәгән булганга, нәҗесләнә. 8 Шулай да ризык безне Аллаһыга якынрак итми. Ашамасак та, һичнәрсә югалтмыйбыз, ашасак та, һичнәрсә казанмыйбыз. 9 Әмма сак булыгыз: сезнең сайларга хакыгыз көчсезләргә киртә булмасын. 10 Чөнки көчсез булган берәү сине, белемлене, потханәдә табын янында утыруыңны күрсә, вөҗданы аны потларга багышланган ризыкны ашарга этәрмәсме? 11 Әйе, синең белемең көчсезне һәлак итә. Ә Мәсих шул кардәшең хакына да үлгән бит. 12 Димәк, кардәшләрегезгә каршы андый гөнаһ эшләп һәм аларның зәгыйфь вөҗданнарын яралап, сез Мәсихкә каршы гөнаһ кыласыз. 13 Шуңа күрә, ашаган ризыгым кардәшемә киртә булса, аңа киртә булмас өчен, һичкайчан ит ашамам.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу