Еврейләргә
2 Шуңа күрә, безне иманнан беркайчан да читкә алып китмәсен өчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга кирәк. 2 Чөнки фәрештәләр аша әйтелгән сүз какшамас булган икән һәм һәр җинаятьче дә, буйсынмаучан кеше дә гадел җәзасын алган икән, 3 ул чакта без, Хуҗабыз беренче булып әйткән бөек коткарылуны санга сукмасак, ничек соң котылып калырбыз? Хуҗабызның шул сүзләрен ишеткән кешеләр дә ул коткарылуны безнең өчен раслады бит. 4 Аллаһы да, шаһитлек бирүдә аларга кушылып, галәмәтләр, могҗизалы күренешләр, төрле кодрәтле эшләр кылды һәм үз ихтыяры буенча изге рух бирде.
5 Чөнки ул без сөйли торган киләчәк җиһанны фәрештәләргә буйсындырмаган. 6 Әмма бер тапкыр бер шаһит болай дип язган: «Син кешене хәтереңдә саклыйсың, адәм улы турында кайгыртасың, әмма кеше кем соң ул? 7 Син аны фәрештәләрдән бераз түбәнрәк куйдың; аның башына дан һәм хөрмәт таҗын кидереп, аны кулларың булдырган нәрсәләр өстеннән билгеләдең. 8 Барысын да аның аяк астына салып буйсындырдың». Һәр нәрсәне дә аңа буйсындырып, Аллаһы аңа буйсынмаган һичнәрсә калдырмаган. Шулай да бар нәрсәнең дә аңа буйсынганын без әлегә күрмибез, 9 әмма шуны күрәбез: фәрештәләрдән бераз түбәнрәк куелган Гайсәгә, үлем газабын кичергәне өчен, дан һәм хөрмәт таҗы кидерелгән. Аллаһы юмарт игелекле булганга, Гайсә һәркем өчен үлемне татыган.
10 Чөнки Аллаһы, күп кенә угылларны данлар өчен, аларның котылуларының Баш Җитәкчесен газаплар аша камил итүне урынлы дип тапкан; Аллаһы барлык нәрсәне бар иткән, һәм бар нәрсә аның даны өчен гамәлдә тора. 11 Изге итүче дә, изге ителүчеләр дә бер үк Атадан бит, шуңа күрә изге итүче аларны «кардәшләрем» дип атарга оялмый 12 һәм: «Синең исемеңне кардәшләремә игълан итәрмен, җыелышта сине җырлар җырлап мактармын»,— ди. 13 Шулай ук: «Мин аңа таянып яшәрмен»,— дип әйтә һәм: «Мин һәм Йәһвә миңа биргән балаларым»,— дип өсти.
14 Шул «балаларның» тәннәре һәм каннары булганга, ул да кан белән тәнгә ия кеше булды. Ул, үз үлеме аша, үлем китерә алучы Иблисне юк итәр өчен 15 һәм үлемнән курыкканга гомере буе кол булып яшәгән кешеләрне азат итәр өчен килде. 16 Ул бит фәрештәләргә түгел, ә Ибраһим нәселенә ярдәм итә. 17 Шуңа күрә ул бар яктан да үз «кардәшләре» кебек булырга тиеш иде. Бу ул, халыкның гөнаһлары өчен Аллаһы белән татулаштыручы корбан китереп, Аллаһыга шәфкатьле һәм тугры иң баш рухани булып хезмәт итсен өчен кирәк иде. 18 Ул үзе сынауларда газап чиккәнгә, сынаулар кичерүчеләргә ярдәм итә ала.