Рәсүлләр
28 Ярга исән-сау гына чыккач, безгә ул утрауның Ма́льта дип аталуы мәгълүм булды. 2 Чит телдә сөйләшүче кешеләр үзләрен гадәттән тыш игелекле тоттылар. Яңгыр явып торганга һәм салкын булганга, алар учак ягып, безне ихлас күңелдән кабул иттеләр. 3 Паул бер кочак чыбык-чабык җыеп, аны учакка салды, шунда кызудан бер агулы елан шуышып чыкты һәм аның кулына асылынды. 4 Чит телдә сөйләшүче кешеләр, аның кулында асылынып торган еланны күргәч: «Бу кеше, һичшиксез, кеше үтерүче. Диңгездән котылса да, Гаделлек аны исән калдырмады»,— диештеләр. 5 Әмма Паул агулы еланны учакка селкеп төшерде һәм һичнинди зыян күрмәде. 6 Кешеләр, аның кулы шешенеп кызарыныр, яки ул үзе кинәт егылып үләр, дип уйлаганнар иде. Әмма озак кына көткәннән соң, аңа бернәрсә булмаганын күреп, алар үз фикерләрен үзгәрттеләр һәм ул илаһ дия башладылар.
7 Шунда якында гына утрау башлыгы Паблиусның җирләре урнашкан иде. Ул безне кунак итте һәм безгә өч көн буе юмартлык күрсәтте. 8 Паблиусның атасы кызышып һәм дизентерия белән җәфаланып ята иде. Паул, аның янына кереп, дога кылды һәм, өстенә кулларын куеп, аны савыктырды. 9 Шуннан соң утраудагы башка авырулар да Паул янына килә башладылар һәм савыктылар. 10 Алар безне олылап, безгә күп кенә бүләкләр бирделәр, ә корабка утырганда, кирәкле әйберләр белән тәэмин иттеләр.
11 Өч айдан соң без Искәндәриядән килеп шул утрауда кышлаган бер корабка утырдык та, юлга чыктык. Аның борынында «Зевс уллары» бизәге бар иде. 12 Сираку́з портына кергәч, анда өч көн булдык. 13 Аннан, юлыбызны чак кына үзгәртеп, Ригиумга барып җиттек. Икенче көнне көньяк җиле исә башлады, чираттагы көнне без Путеолига килеп тукталдык. 14 Анда без кардәшләрне таптык, һәм алар бер атнага үзләре янында калуыбызны үтенделәр. Шулай итеп без Римга якынлаша бардык. 15 Римдагы кардәшләр, безнең хакта ишеткәч, безне каршы алыр өчен Өч Кунакханәгә килгәннәр иде, ә кайберләре А́пиус базары мәйданына тикле килеп җиткән иде. Аларны күргәч, Паул Аллаһыга рәхмәтен белдерде, йөрәкләнеп китте. 16 Ниһаять, Римга барып җиттек. Анда Паулга аерым яшәргә рөхсәт иттеләр, һәм аны бер гаскәри саклап торды.
17 Өч көннән соң Паул яһүдләрнең башлыкларын җыеп, аларга болай диде: «Кардәшләр, халыкка да, ата-бабаларыбызның йолаларына каршы да һичбер нәрсә эшләмәсәм дә, мине Иерусалимнан тоткын итеп римлылар кулына тапшырдылар. 18 Миннән сорау алганнан соң, үлемгә хөкем итәрлек һичнинди гаебем булмаганга, алар мине азат итәргә теләгәннәр иде. 19 Әмма яһүдләр моңа каршы килде, һәм мин кайсар алдында хөкем ителергә теләгемне белдерергә мәҗбүр булдым. Ләкин максатым үз халкымны нәрсәдә дә булса гаепләү түгел иде. 20 Шуңа күрә мин сездән очрашып сөйләшүебез турында үтендем дә. Шушы богауларны миңа Исраил баглаган өмет өчен салдылар». 21 Алар аңа болай диделәр: «Без Яһүдиядән синең хакта хатлар алмадык, шулай ук аннан кардәшләр килсә дә, берсе дә синең хакта начар хәбәр дә, начар сүз дә сөйләмәде. 22 Ләкин синең карашларың турында синең үзеңнән ишетү урынлы булыр дип уйлыйбыз, чөнки безгә билгеле булганча, һәркайда бу сектага каршы сөйлиләр».
23 Шуннан соң алар очрашу көнен билгеләделәр. Шул көнне Паул яшәгән йортка тагы да күбрәк кеше килде. Ул иртәдән кичкә тикле Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек биреп вәгазьләде һәм Гайсә турында Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләр язмаларыннан ышанычлы дәлилләр китерде. 24 Кайберләре аның сүзләренә ышандылар, кайберләре исә ышанмады. 25 Алар бер-берсе белән килешә алмыйча таралыша башлагач, Паул аларга болай диде:
«Изге рух ата-бабаларыгызга Ишагыйя́ пәйгамбәр аша дөрес сүзләр әйткән: 26 „Бу халык янына бар да, әйт: „Ишетүен ишетерсез, әмма бернәрсә дә аңламассыз, каравын карарсыз, әмма бернәрсә дә күрмәссез. 27 Чөнки бу халыкның йөрәге тупасланган, колаклары ишетә, ләкин җавап бирмиләр, күзләрен дә йомганнар. Шулай итеп алар күзләре булса да, күрергә теләмәгәннәрен, колаклары булса да, ишетергә теләмәгәннәрен күрсәтәләр; аларның мине күңелләре белән аңлыйсылары, үз тормышларын үзгәртәселәре килми, шуңа күрә мин аларны савыктырмам“. 28 Шунлыктан сезгә шул билгеле булсын: Аллаһының коткаруы турындагы хәбәр башка халыкларга җиткерелә һәм алар, һичшиксез, аны тыңлаячак». 29* ——
30 Паул үзе түләп торган йортта ике ел буе яшәде һәм үзе янына килүчеләрнең барысын ихлас күңелдән кабул итте. 31 Ул зур кыюлык белән һәм бернинди каршылыксыз Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләде һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсих хакында өйрәтте.