Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Көринтлеләргә 11
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Көринтлеләргә 11:1

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.12.2010, 12 б.

1 Көринтлеләргә 11:3

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    2/2021, 2, 3 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.11.2015, 22, 23 б.

    15.5.2010, 8—16 б.

    15.5.2009, 20 б.

    1.3.2007, 8—12 б.

    1.6.2007, 6 б.

    «Аллага гыйбадәт кылыгыз», 153, 154 б.

    «Гаилә бәхете», 31, 32 б.

    «Белем», 134—136 б.

1 Көринтлеләргә 11:5

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Аллаһы мәхәббәте», 209, 210 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.11.2009, 12, 13 б.

1 Көринтлеләргә 11:10

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Аллаһы мәхәббәте», 211, 212 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.5.2009, 24 б.

1 Көринтлеләргә 11:20

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 28 дәрес

1 Көринтлеләргә 11:23

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.4.2004, 4 б.

    1.3.2003, 8, 9 б.

1 Көринтлеләргә 11:24

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.12.2013, 24, 25 б.

    1.4.2004, 4 б.

1 Көринтлеләргә 11:25

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар», 45 мәкалә

    «Күзәтү манарасы»,

    15.12.2013, 25 б.

    «Иң бөек кеше», 114 бүл.

1 Көринтлеләргә 11:26

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар», 45 мәкалә

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    1/2018, 16 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.3.2010, 27 б.

    15.7.2008, 27 б.

    1.4.2004, 6, 7 б.

    1.3.2003, 9 б.

1 Көринтлеләргә 11:27

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    1/2020, 27, 28 б.

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    1/2016, 23 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.1.2015, 15, 16 б.

    1.3.2003, 13—15 б.

1 Көринтлеләргә 11:28

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.1.2015, 15 б.

1 Көринтлеләргә 11:30

Искәрмәләр

  • *

    Сүз көринтлеләрнең рухи хәле турында бара. Бу шигырьдә йокы рухи үлемнең символы булып тора.

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.1.2015, 15 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
  • 31
  • 32
  • 33
  • 34
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
1 Көринтлеләргә 11:1–34

1 Көринтлеләргә

11 Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз.

2 Сез мине һәрвакыт истә тотасыз һәм мин сезгә тапшырганнарны төгәл үтәп киләсез. Сезне моның өчен мактыйм. 3 Ләкин шуны белегез: һәр ирнең башы — Мәсих, хатынның башы — ир, ә Мәсихнең башы — Аллаһы. 4 Башын каплап дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр ир-ат үз башын оятлы итә. 5 Башын капламыйча дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр хатын-кыз үз башын оятлы итә, чөнки ул чәче кырылган хатын-кыз белән бер. 6 Хатын-кыз башын капламый икән, ул чакта чәчен алдыртсын, ә инде чәче алынган яки кырылган килеш йөрү аның өчен оятлы икән, ул чакта башын капласын.

7 Ир-ат үз башын капламасын, чөнки ул Аллаһыга охшаш итеп яратылган, ул — Аллаһының даны, ә хатын-кыз — ир-атның даны. 8 Ир-ат — хатын-кыздан түгел, ә хатын-кыз — ир-аттан, 9 моннан тыш ир-ат хатын-кыз өчен түгел, ә хатын-кыз ир-ат өчен яратылган бит. 10 Шуңа күрә хатын-кыз башында буйсыну билгесе булырга тиеш. Бу — фәрештәләр өчен.

11 Шулай да Хуҗабыз шәкертләре арасында ир-аттан башка хатын-кыз юк, хатын-кыздан башка ир-ат юк. 12 Чөнки хатын-кыз ир-ат тәненнән булдырылган кебек, ир-ат та хатын-кыздан туган, ләкин һәрнәрсәне Аллаһы булдырган. 13 Үзегез уйлап карагыз: хатын-кызга башын капламыйча Аллаһыга дога кылу килешәме? 14 Ир-ат озын чәч йөртсә, бу — аның өчен хурлык дип санау табигый түгелме? 15 Ә хатын-кыз озын чәч йөртсә, бу — аның өчен дан дип санау табигый түгелме? Чөнки чәч аңа баш киеме урынына бирелгән. 16 Ә берәрсе, башка йоланы яклап, бәхәсләшергә тели икән, шуны белсен: бездә дә, Аллаһы җыелышларында да бүтән йола юк.

17 Ләкин бу күрсәтмәләремне биреп, сезне мактамыйм, чөнки бергә җыелып очрашуыгыз файдага караганда күбрәк зыян китерә. 18 Беренчедән, миңа шул билгеле булды: сез җыелышларга килгәндә, арагызда бүленешләр булгалый; һәм мин моңа өлешчә ышанам. 19 Һичшиксез, сездә секталар да булачак, әмма бу арагыздагы Аллаһы хуплаган кешеләрне билгеле итәчәк.

20 Шунлыктан сез, бергә җыелганда, Хуҗабызның кичке ашын тиешенчә ашый алмыйсыз да. 21 Чөнки аны бәйрәм итәр алдыннан һәркем үз кичке ашын ашап куя, шулай итеп кайберәүләр ач кала, ә кайберәүләр исерә. 22 Әллә ашап-эчәр өчен үз өйләрегез юкмы? Яки сез Аллаһы җыелышын санга сукмыйсызмы һәм ярлы кардәшләрегезне оятка калдырасызмы? Сезгә нәрсә әйтергә? Мактаргамы? Юк, моның өчен мактамыйм.

23 Сезне Хуҗабыздан кабул иткән нәрсәләргә өйрәтәм: Хуҗабыз Гайсә хыянәткә дучар булачак төнне кулына икмәк алган да, 24 рәхмәтләрен әйткәннән соң, икмәкне сындырып болай дигән: «Бу сезнең хакка биреләчәк минем тәнемне аңлата. Мине искә алу өчен шулай эшләгез». 25 Кичке аштан соң Гайсә шул ук рәвешчә касәне алып, болай дигән: «Бу касә түгеләчәк каныма нигезләнгән яңа килешүне аңлата. Моны эчкән саен, мине искә алу өчен шулай эшләгез». 26 Чөнки бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән һәр очракта сез Хуҗабыз килгәнгә кадәр аның үлемен игълан итәсез.

27 Шуңа күрә хөрмәт күрсәтмичә Хуҗабыз икмәген ашаучы һәм касәсеннән эчүче Хуҗабызның тәненә һәм канына каршы гөнаһ кыла. 28 Кеше, лаек булуын белер өчен, башта үз-үзен сынасын, аннан соң гына икмәкне ашасын һәм касәдән эчсен. 29 Чөнки тәннең мөһим мәгънәсенә төшенмичә ашаучы һәм эчүче үз-үзен хөкемгә дучар итә. 30 Менә шуңа күрә күбегез зәгыйфь һәм авыру, ә байтагы үлем йокысына талган*. 31 Ә үз-үзебезне тикшереп, үз хәлебезне билгеләсәк, хөкем ителмәс идек. 32 Әмма моны эшләмәгәндә, хөкем ителәбез, һәм Йәһвә, без бу дөнья белән бергә хөкем ителмәсен өчен, безгә җәза бирә. 33 Шуңа күрә, кардәшләрем, шул кичке ашка җыелганда бер-берегезне көтегез. 34 Берәрегез ач булса, өендә ашасын, югыйсә җыелганда хөкемгә дучар булырсыз. Ә башка нәрсәләрне килгәч җайга салырмын.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу