Ачылыш
21 Шунда мин яңа күк һәм яңа җир күрдем, чөнки элекке күк һәм элекке җир юкка чыктылар, диңгез дә инде юк. 2 Мин күктән, Аллаһыдан төшүче изге шәһәрне, Яңа Иерусалимны, күрдем. Ул үзенең кияве өчен әзерләнгән, бизәлгән кәләш кебек иде. 3 Шуннан соң мин тәхеттән килгән көчле тавыш ишеттем. Ул болай диде: «Менә! Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә, һәм ул алар белән бергә яшәячәк. Алар аның халкы булачак, һәм Аллаһы үзе алар белән булачак. 4 Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте».
5 Шунда тәхеттә Утыручы: «Менә, мин һәммә нәрсәне яңартам»,— диде һәм: «Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак»,— дип өстәде. 6 Шуннан соң ул миңа болай диде: «Алар тормышка ашты! Мин — А́льфа һәм Оме́га, баш һәм ахыр. Мин һәр сусаучыга тормыш суы чишмәсеннән эчәргә бушлай бирәчәкмен. 7 Һәрбер җиңүче боларны мирас итеп алачак, һәм мин аның Аллаһысы булачакмын, ә ул минем улым булачак. 8 Әмма куркак, иман итмәүче, бозык һәм җирәнгеч кешеләрнең, үтерүче, зиначы, сихерче*, потка табынучы, барлык ялганчыларның өлеше ут һәм күкерт белән янып торган күлдә. Бу — икенче үлем».
9 Шуннан соң соңгы җиде бәла-каза белән тулы җиде касә тоткан җиде фәрештәнең берсе килде дә: «Кил, мин сиңа кәләшне, Бәрәннең хатынын күрсәтәм»,— диде. 10 Ул мине рух ярдәмендә зур һәм биек тауга күчереп, миңа күктән, Аллаһыдан төшүче изге шәһәр Иерусалимны күрсәтте. 11 Ул шәһәр Аллаһы даныннан балкып тора иде. Аның балкышы иң кыйммәтле асылташ балкышына һәм саф бәллүрдәй балкып торган яшма ташы балкышына охшаш иде. 12 Шәһәрнең зур һәм биек стенасының унике капкасы, ә капкалар янында унике фәрештә бар иде. Шул капкалар өстендә Исраил улларының унике кабиләсенең исемнәре язылган иде. 13 Көнчыгыш якта өч капка, төньякта өч капка, көньякта өч капка һәм көнбатышта өч капка иде. 14 Шәһәр стенасының шулай ук унике нигез ташы бар. Шул ташларга Бәрәннең унике рәсүленең исемнәре язылган иде.
15 Минем белән сөйләшүченең шәһәрне, аның капкаларын һәм стенасын үлчәр өчен алтын үлчәү таягы бар иде. 16 Шәһәр тигезьяклы дүртпочмак булып урнашкан: аның озынлыгы киңлегенә тигез. Ул шәһәрне таяк белән үлчәде, һәм якынча 2 220 километр булып чыкты. Аның озынлыгы, киңлеге һәм биеклеге бертигез иде. 17 Ул шулай ук аның стенасын үлчәп чыкты: стена кеше үлчәме буенча 144 терсәк* иде. Бу фәрештә кулланган үлчәм. 18 Шәһәр стенасы яшмадан төзелгән, ә шәһәр үзе үтә күренмәле пыяла сыман саф алтыннан иде. 19 Стена нигезе төрле асылташлар белән бизәлгән: беренче таш — я́шма, икенчесе — сапфи́р, өченчесе — халцедо́н, дүртенчесе — зөбәрҗәт, 20 бишенчесе — сардони́кс, алтынчысы — сердоли́к, җиденчесе — хризоли́т, сигезенчесе — бери́лл, тугызынчысы — топа́з, унынчысы — хризопра́з, унберенчесе — гиаци́нт, уникенчесе — амети́ст. 21 Унике капка — унике энҗе, һәр капка — бер энҗе. Ә шәһәрнең зур урамы үтә күренмәле пыяла сыман саф алтыннан иде.
22 Мин шәһәрдә гыйбадәтханә күрмәдем, чөнки бу шәһәрнең гыйбадәтханәсе — Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы үзе һәм Бәрән. 23 Шәһәргә кояшның да, айның да яктысы кирәк түгел, чөнки Аллаһының даны аны яктыртып тора, ә шәһәрнең яктырткычы — Бәрән. 24 Халыклар бу шәһәрнең яктылыгында йөриячәкләр, җир патшалары аңа үз даннарын китерәчәкләр. 25 Көндез аның капкалары һичкайчан ябылмаячак, ә төн анда булмаячак. 26 Бу шәһәргә халыкларның данын һәм хөрмәтен китерәчәкләр. 27 Шәһәргә нәҗесләнгән һичбер нәрсә, җирәнгеч эшләр кылучы һәм ялганчы кермәячәк. Исемнәре Бәрәннең тормыш төргәгенә язылганнар гына анда керәчәк.