1 Тимутигә
4 Әмма Аллаһыдан иңдерелгән сүз ачык әйтә: киләчәктә кайберәүләр юлдан яздыручы иңдерелгән сүзләргә һәм җеннәрнең тәгълиматларына колак салып, иманнан читкә китәчәкләр, 2 һәм моның сәбәбе тупас вөҗданлы* ялган сөйләүчеләрнең икейөзлелеге булачак. 3 Бу ялганчылар никахлашырга рөхсәт итмиләр һәм кешеләргә ризыктан тыелырга кушалар, ә Аллаһы бу ризыкны иман итүчеләр һәм хакыйкатьне төгәл белүчеләр рәхмәтләрен белдереп ашасыннар өчен булдырган. 4 Аллаһы булдырган һәрнәрсә искиткеч бит, һәм берәр нәрсә рәхмәт белдереп кабул ителсә, кире кагылырга тиеш түгел, 5 чөнки ул Аллаһы сүзе һәм дога аша изге ителә.
6 Кардәшләргә бу киңәшләрне җиткереп, син Мәсих Гайсәнең яхшы хезмәтчесе, иман сүзләре белән һәм гаҗәеп тәгълимат белән тукланучы булырсың. Син ул тәгълиматны төгәл тотып яшисең. 7 Әбиләр сүзенә охшаш көфер уйдырмаларны кире как һәм, Аллаһыга бирелеп яшәр өчен, үзеңне күнектер. 8 Тән өчен күнегүләрнең файдасы аз бит, ә Аллаһыга бирелгәнлек һәрнәрсәгә файдалы, чөнки ул хәзерге һәм киләчәк тормышта фатихалар китерә. 9 Бу сүзләр хак һәм тулысынча кабул ителергә тиеш. 10 Шуңа күрә без тырышып эшлибез дә һәм бар көчебезне куябыз да, чөнки тере Аллаһыга — һәртөрле кешеләрнең, ә аеруча тугрыларның Коткаручысына өмет баглыйбыз.
11 Моны таләп итеп һәм моңа өйрәтеп тор. 12 Һичкем дә һичкайчан син яшь булганга сиңа түбәнсетеп карамасын, ләкин тугрыларга сөйләмдә, тәртиптә, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта үрнәк бул. 13 Мин килгәнче, башкалар алдында кычкырып укы, үгет-нәсыйхәт бир һәм өйрәт, үзеңне шуңа багышла. 14 Өлкәннәр советы сиңа кулларын куйганда үзеңә пәйгамбәрлек буенча бирелгән бүләгеңне кадерлә. 15 Алга китешең һәркемгә ачык күренеп торсын өчен, моның барысы турында уйлан, шулар белән мәшгуль бул. 16 Үз-үзеңне күзәтеп тор һәм өйрәткәннәреңә игътибарлы бул. Моны бирешмичә дәвам ит, чөнки шулай эшләп, син үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың.