Титуска
2 Син исә алга таба да файдалы тәгълимат турында сөйләп тор. 2 Олы яшьтәге ир-атлар гадәтләрендә тыйнак, җитди, төпле, иманда нык, мәхәббәттә какшамас һәм чыдам булсыннар. 3 Нәкъ шулай ук олы яшьтәге хатын-кызлар да үзләрен диндар кешеләргә хас тәртип буенча тотсыннар, яла якмасыннар, күп эчеп, шәраб колы булмасыннар, яхшылыкка өйрәтсеннәр; 4 шулай эшләп, алар яшь хатыннарны үз ирләрен, балаларын яратырга үгетли алырлар, 5 аларны төпле, саф, тырыш хуҗабикә, яхшы тәртипле һәм ирләренә күндәм булырга өйрәтә алырлар. Шул чакта Аллаһы сүзе хурланмас.
6 Нәкъ шулай ук яшь ир-атларны да төпле булырга дәртләндереп тор. 7 Игелекле эшләрдә һәр яктан үрнәк бул. Саф булган нәрсәләргә бар җитдилек белән өйрәт, 8 сөйләмең файдалы, хөкем итә алмаслык булсын; шулчак каршы торучылар безнең турында һичнинди начарлык әйтә алмыйча оятка калыр. 9 Коллар хуҗаларына бар нәрсәдә буйсынсыннар һәм, каршы сүз әйтмичә, аларга ярарга тырышсыннар, 10 урлашмасыннар, ә үзләренең ышанычка лаеклы булуларын күрсәтсеннәр. Шулай эшләп, алар Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматын бар яктан бизәрләр.
11 Чөнки Аллаһы һәртөрле кешегә үзенең коткару китерүче юмарт игелеген күрсәтте. 12 Бу юмарт игелек безне бозык тәртипне, дөньяви нәфесләрне кире кагарга һәм бу дөнья төзелешендә төпле, тәкъва һәм Аллаһыга бирелгән булып яшәргә өйрәтә. 13 Без моны куанычлы өметебезнең тормышка ашуын, шулай ук бөек Аллаһының һәм Коткаручыбыз Мәсих Гайсәнең ачык күренәчәк шөһрәтен көтеп яшәгәндә эшләргә тиеш. 14 Гайсә, безне канунсызлыкның һәркайсы төреннән азат итәр өчен һәм, игелекле эшләргә ашкынып торучы халыкны сафландырып, үзенең махсус милке итәр өчен, үзен безнең хакка бирде.
15 Киләчәктә дә бу турыда сөйлә, үгетлә һәм үзеңә бирелгән бар хакимлекне кулланып төзәт. Беркем дә сиңа түбәнсетеп карамасын.