2 Тимутигә
3 Белеп тор, соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк. 2 Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан, мактанчык, тәкәббер, көфер сүз сөйләүче, ата-анасын тыңламаучы, яхшылыкның кадерен белмәүче, тугрылыксыз, 3 кешене яратмаучы, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы, 4 хыянәтче, дуамал, масаючан, Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар, 5 тышкы яктан диндар булып күренерләр, ә гамәлдә диндар булмаслар. Андыйлардан ерак тор. 6 Алар арасыннан хәйләләп йортларга үтеп керүче кешеләр һәм төрле нәфесләргә бирелүчән, гөнаһка баткан хәлсез хатын-кызларны үзләренең әсирләре итүче кешеләр чыга. 7 Ул хатыннар һәрвакыт өйрәнеп торса да, хакыйкать турында төгәл белем һаман ала алмыйлар.
8 Яни́с белән Ямбри́с Мусага каршы килгән кебек, шул кешеләр дә хакыйкатькә каршы киләләр. Алар бозык акыллы һәм, иман турында әйткәндә, хуплауга лаек булмаган кешеләр. 9 Шулай да алар ерак китә алмаслар, чөнки теге ике кешенең акылсызлыгы ачыкланган кебек, аларныкы да һәммәсенә ачык күренәчәк. 10 Ә син тәгълиматыма, яшәү рәвешемә, максатыма, иманыма, түземлегемә, мәхәббәтемә, чыдамлыгыма иярдең һәм үрнәгемне төгәл тоттың. 11 Сиңа шулай ук Антио́х, Ико́ния һәм Листрадагы эзәрлекләнүләрем һәм газапларым билгеле. Мин ул эзәрлекләүләрне кичереп чыктым, һәм Хуҗабыз* мине аларның барысыннан коткарды. 12 Әйе, Мәсих Гайсәнең шәкерте буларак Аллаһыга бирелеп яшәргә теләүче һәркем эзәрлекләүләр кичерәчәк. 13 Ә явызлар һәм алдакчылар, башкаларны да юлдан яздырып һәм үзләре дә юлдан язып, начарланганнан начарлана барачаклар.
14 Син исә өйрәнгәннәрең һәм инанганнарың буенча яшә, чөнки син аларга кемнәрдән өйрәнгәнеңне беләсең, 15 изге язмалар да сиңа сабый чактан ук таныш. Алар сиңа, Мәсих Гайсәгә иман итү аша, котылуга китерүче зирәклек бирә ала. 16 Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, фаш итү, төзәтү һәм тәкъвалык тәрбияләү өчен файдалы. 17 Нәтиҗәдә, Аллаһы кешесе бар нәрсәгә сәләтле һәм һәркайсы игелекле эшкә әзер булачак.