Гәләтиялеләргә
4 Сүзем шуның турында: мирасчы сабый чагында, бар нәрсәнең хуҗасы булса да, колдан бернәрсә белән дә аерылып тормый, 2 чөнки ул атасы билгеләгән вакытка кадәр тәрбиячеләр һәм йорт идарәчеләренең күзәтүе астында кала. 3 Без дә бала чагыбызда бу дөнья карашларының коллыгында идек. 4 Әмма билгеләнгән вакыт узгач, Аллаһы үз Улын җибәргән, һәм ул хатын-кыздан туып, канун хакимлегенә эләккән. 5 Аллаһы моны Улы канун хакимлегендәге кешеләрне йолып азат итсен өчен һәм без уллыкка алынсын өчен эшләгән.
6 Һәм хәзер Аллаһы, сез аның балалары булганга, йөрәкләребезгә үз Улының: «А́бба*, Әти!» — дип кычкыручы рухын җибәрде. 7 Шуңа күрә син инде кол түгел, ә угыл. Угыл икәнсең, димәк, Аллаһы аша мирасчы да.
8 Әмма элек, Аллаһыны белмәгәндә, сез ялган илаһларның коллары идегез. 9 Хәзер исә, Аллаһыны белгәч, дөресрәге, Аллаһы сезне белгәч, кабат зәгыйфь һәм файдасыз карашлар буенча яшисегез киләмени, кабат аларның коллары буласыгыз киләмени? 10 Билгеле көннәрне, айларны, вакытларны* һәм елларны җиренә җиткереп тотасыз. 11 Сезнең хакка куйган тырышлыкларым юкка гына булмадымы икән дип, сезнең өчен куркам.
12 Кардәшләрем, үтенәм: минем кебек булыгыз, чөнки мин дә сезнең кебек идем бит. Сез миңа бернинди зыян китермәдегез. 13 Сезгә билгеле булганча, минем авыруым сезгә яхшы хәбәрне беренче тапкыр игълан итәргә мөмкинлек бирде. 14 Һәм авыруым сезнең өчен сынау булса да, сез миңа кимсетеп карамадыгыз һәм җирәнеп төкермәдегез, киресенчә, мине Аллаһы фәрештәсен, Мәсих Гайсәне кабул иткәндәй кабул иттегез. 15 Алайса, элекке куанычыгыз кая китте соң? Һич тә шикләнмим: сез ул вакытта, әгәр мөмкин булса, үз күзләрегезне чокып алып, миңа биргән булыр идегез. 16 Нәрсә, сезгә дөресен сөйләп дошманыгыз булып киттемме? 17 Алар сезне үз якларына авыштырыр өчен бар көчләрен куялар, әмма моны яхшы ният белән түгел, ә сез аларга тагылып йөрсен өчен, сезне миннән аерырга теләп эшлиләр. 18 Әмма сезне берәрсе, мин яныгызда булган чакта гына түгел, ә һәрвакыт, яхшы ниятләрдән чыгып үзенә ияртергә теләсә, бу бик әйбәт. 19 Кадерле балаларым, сезнең үзегезне Мәсихчә тота башлавыгызны көтеп, сезнең хакка кабат бала тудыру газабын кичерәм. 20 Сезнең аркада аптырашта калдым, шуңа күрә нәкъ шушы мизгелдә яныгызда булып, йомшаграк сөйлисем килә иде.
21 Сез, канун хакимлегендә яшәргә теләүчеләр, әйтегез миңа: сез үзегез Канунда әйтелгәнне тыңлыйсызмы соң? 22 Мәсәлән, анда Ибраһимның ике улы булган, һәм аларның берсе хезмәтче кыздан, ә икенчесе ирекле хатыннан туган дип язылган. 23 Әмма хезмәтче кыздан туганы гадәттәгечә дөньяга килгән, ә ирекле хатыннан туганы Аллаһының вәгъдәсе буенча туган. 24 Моның барысы символик мәгънәгә ия: бу ике хатын — ике килешү, һәм аларның берсе Синай тавында төзелгән. Бу килешү, Һаҗәр кебек, коллык өчен балалар тудыра. 25 Һаҗәр — ул Гарәбстандагы Синай тавы һәм хәзерге Иерусалимның чагылышы, чөнки ул үз балалары белән коллыкта яши. 26 Ә югарыдагы Иерусалим ирекле, һәм ул безнең анабыз.
27 Чөнки болай дип язылган: «Балага узмаучы, бала тудырмаучы хатын, сөен; бала тудыру газабын белмәүче хатын, шатлыгыңнан кычкыр, чөнки ташлап калдырылган хатынның балалары ире булганныкыннан күбрәк». 28 Ә без, кардәшләр, Исхак кебек, вәгъдә балалары. 29 Ләкин гадәттәгечә дөньяга килгән угыл рух ярдәмендә туган угылны үткәндә ничек эзәрлекләгән булса, хәзер дә шул ук хәл. 30 Ә Язма нәрсә ди? «Хезмәтче кызны һәм аның улын куып чыгар, чөнки хезмәтче кызның улы беркайчан да ирекле хатын улының варисташы булмас». 31 Шуңа күрә, кардәшләр, без — хезмәтче кызның түгел, ә ирекле хатынның балалары.