Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Көринтлеләргә 4
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

2 Көринтлеләргә 4:1

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.11.2005, 8, 9 б.

2 Көринтлеләргә 4:2

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.11.2005, 8, 9 б.

    «Хезмәт мәктәбе», 153 б.

2 Көринтлеләргә 4:3

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.11.2005, 15, 16 б.

2 Көринтлеләргә 4:6

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.6.2004, 14, 15 б.

    1.5.2002, 23 б.

2 Көринтлеләргә 4:7

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    6/2017, 10, 11 б.

    «Йәһвәгә кире кайт», 6 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.9.2000, 29 б.

2 Көринтлеләргә 4:16

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Тормышыбыз һәм хезмәтебез. Эш дәфтәре»,

    5/2019, 2 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.7.2008, 28 б.

    1.11.2004, 20, 21 б.

2 Көринтлеләргә 4:18

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    5/2020, 26—31 б.

    «Саф гыйбадәт», 36 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
2 Көринтлеләргә 4:1–18

2 Көринтлеләргә

4 Шуңа күрә без, үзебезгә күрсәтелгән мәрхәмәт аша шундый хезмәткә ия булганга, бирешмибез; 2 без оятсыз яшерен эшләрне кире кагып, хәйлә кормыйча һәм Аллаһы сүзенә бернәрсә катыштырмыйча, ә хакыйкатьне ачык белдереп, Аллаһы каршында һәр кешенең вөҗданы өчен яхшы үрнәк бирәбез. 3 Игълан иткән яхшы хәбәребез бөркәнчек астына яшерелгән булса да, ул һәлак булучылардан, 4 имансызлардан яшерелгән. Бу дөнья төзелешенең илаһы, аларга Аллаһының чагылышы — Мәсих турындагы данлыклы яхшы хәбәрнең яктылыгы сибелмәсен өчен, аларның акыл күзләрен сукырайткан. 5 Без үзебез турында түгел, ә Мәсих Гайсә турында, аны Хуҗабыз дип танып, вәгазьлибез һәм Гайсә хакына без сезнең колларыгыз дип игълан итәбез. 6 Чөнки Аллаһы үзе: «Караңгылыктан яктылык балкысын»,— дигән һәм үзе турындагы данлыклы белем яктылыгы белән Мәсих йөзе ярдәмендә йөрәкләребезне яктырткан.

7 Әмма без ия булган кодрәт — кеше көченнән өстенрәк кодрәт — безнеке түгел, ә Аллаһыныкы икәне ачык күренсен өчен, бу хәзинә балчык савытларда саклана. 8 Безне һәр яктан каты кысрыкласалар да, почмакка китереп кысмадылар; без аптырашта калсак та, котылгысыз хәлдә түгел; 9 эзәрлекләнсәк тә, безне ташламадылар; бәреп төшерелсәк тә, һәлак булмыйбыз. 10 Тәнебез газаплары аша Гайсә тормышы да ачык күренсен өчен, без һәрвакыт, аның сыман, үлем белән йөзгә-йөз очрашып торабыз. 11 Фани тәнебез аша аның тормышы да ачык күренсен өчен, безгә, яшәүчеләргә, Гайсә хакына бертуктаусыз үлем янап тора. 12 Шулай итеп, безгә үлем янау аша сез тормышка ия буласыз.

13 Иман рухы турында: «Мин иман иттем, шуңа күрә сөйләдем»,— дип язылган. Без дә шул ук рухка ия, шуңа күрә иман итәбез, шуңа күрә сөйлибез һәм 14 шуны беләбез: Гайсәне үледән терелткән Аллаһы безне дә аны терелткән кебек үледән терелтеп, сезнең белән бергә аның алдына китереп бастырачак. 15 Боларның һәммәсе дә сезнең хакка эшләнә һәм күбрәк кешеләрнең Аллаһыга рәхмәт укулары аша аның юмарт игелеге тагын да мулрак үссен өчен һәм бу аңа дан китерсен өчен башкарыла.

16 Шуңа күрә без бирешмибез, һәм тәнебез череп таркала барса да, эчке кешебез көннән-көн яңара бара. 17 Чөнки кичергән газапларыбыз, кыска вакытлы булса да һәм әллә ни авыр булмаса да, безгә артканнан-арта барган мәңгелек дан китерә, 18 һәм без күренгән түгел, ә күренмәгән нәрсәләрне күздән ычкындырмыйча торабыз, чөнки күренгәне вакытлыча, ә күренмәгәне — мәңгелек.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу